Логотип Идель
Спорт

МИҢГӘР САБАН ТУЕ ДӨНЬЯ БАТЫРЛАРЫН АЧЫКЛАДЫ

Бөтен ил футбол уйный, ә алманнар җиңә. Футбол тирәсендәгеләр өчен яхшы таныш әлеге гыйбарә Саба районы Миңгәр авылында егерменче тапкыр зур дәрәҗәдә узган Сабан туендагы көрәш өчен дә популяр иде. Көрәштә дә футболдагы кебек булды, әмма геройлары гына башка – дөньяның төрле почмагыннан килгәннәр бил алышты, ә Россия батырларына тиңнәр булмады.

“Көндәшләрме? Көчлеләр бар!”


Көрәш буенча дөнья чемпионатын Миңгәр Сабан туе кысаларында уздырдылар быел. Егор Егоян (Ханты-Манси - Төмән), Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Альберт Рәхмәтуллин (Ханты-Манси – Төмән), Ренас Кәлимуллин (Татарстан), Ильмир Төхвәтуллин (Татарстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан) һәм Муса Галләмов (Марий Эл) – көрәш буенча “табадан гына төшкән” дөнья чемпионнары. Миңгәр Сабан туеның төп өлешенә калдырылган финал ярышларында Россиянең 6 көрәшчесе үз көндәшләрен чистага сыртка сала алды. Кайсына ике-өч секунд, кайберләренә ике тотыш та җитте. 75 килограммда бил алышкан Альбертка гына Молдовия егете белән озаклап көрәшергә туры килде. Ахыр чиктә Россия чемпионатларында Татарстан егетләрен шактый сыртка салган, соңгы вакытта Төмән данын яклаучы Башкортстан көрәшчесе әлеге алышта 5:2 исәбе белән өстен чыкты.

Кырыклап ил һәм 150ләп көрәшчене үзенә җыйган һәм ачык һавада узган беренче дөнья чемпионатын кыска гына шулайрак бәяләргә булыр иде. Моннан тыш шәп көрәш күрергә килгән меңләгән тамашачы бронза медаль өчен бил алышучылар арасында төрле алышларның да шаһиты булды. Ә алары арасында ярыйсы гына татар көрәшенә күнеккәннәре дә, келәмгә беренче адымнарын гына ясаучыларны хәтерләтүчеләре дә булды.





Бераз көрәшә белгәннәр өчен, ерак чакрымнар узып, Миңгәргә килүләр бушка китмәде. Чемпионнар 3 мең доллар күләмендә акчалата бүләккә лаек булса, көмеш медаль ияләренә – 2 мең, “бронза”лы икешәр көрәшчегә 1 мең доллар акча бирделәр. Әллә шуңа, әллә дөнья күләмедәге тәүге уңышына микән, 130 килограммда бер генә техник алым да күрсәтә алмаган, әмма бронза медаль яулаган Пакистан көрәшчесе келәм уртасында рәхәтләнеп биеде хәтта. Акча көрәштерә дә, биетә дә шул ул.

- Көрәшә белүче егетләр бар. Арада көчле көндәшләр дә җитәрлек, - дияр финалга чыгар алдыннан Россия көрәшчесе Муса Галләмов “Ялкын” журналы хәбәрчесенә. – Үз авырлык үлчәвемне генә әйтмим, команда капитаны буларак командадашларымның да көндәшләре белән кызыксынам. Финалда 75 һәм 100 килограммда җиңел булмаячак. Безнекеләрне әлеге авырлыкларда билбау көрәше буенча танылу алган көрәшчеләр көтә.

...Көндәшләрдән курку түгел, ә аларга хөрмәт белән карау дигән сүз бу. Ахыр чиктә Россия көрәшчеләре җиңү яулар, ә чемпионатка (ветеран көрәшчеләрне исәпкә алмасак) “чиста” җиңү белән Муса нокта куяр.




Булсын гына...


Муса Галләмов димәктән, чемпионатның соңгы алышлары төгәлләнгәндә сәгать телләре кичке 11гә таба авышып бара иде инде. Ә бу вакытта һава температурасының 10 градус чамасы булуын да исәпкә алсак, җылы яратучы ил көрәшчеләренә җиңелдән булмагандыр. Сабан туе аша көрәшебезне чит төбәк кунакларына да танытырга теләп, чемпионатның ачык һавада уздыру менә шундый уңайсызлыклар да тудырды.

- Дөнья чемпионатын ачык һавада уздыру – мең еллык тарихы булган көрәш һәм аның традицияләренә тиешле бәя, - дип ачыклык кертте Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов. – “Кыр шартлары”на карамастан, безнең ярышлар бар яклап дөнья стандартларына туры килә. Спортчыларны урнаштыру буенча да, көрәш өчен махсус әзерләнгән мәйдан буенча да.

- Чемпионат узсын гына. Безнең өчен шунысы сөенеч, - диде Россия җыелмасы баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов. – Ә ачык һавада узуга килгәндә, һава торышының уңай булуы нәтиҗәсендә көрәшчеләргә кыенлыклар тумады кебек.

Ә Россия көрәшчеләренең һәр авырлык үлчәвендә җиңү яулау сере турында сорашкач, остаз мыек астыннан гына елмаеп: “Дөрес юнәлештә әзерләндек. Һәр көрәшчебез чемпионатка югары әзерлектә килеп җитте”, - дип белдерде.



...Көрәш чемпионат кысаларында узганлыктан, Сабан туеның баш батыры ачыкланмады. Шулай да тәкәсез булмады. Ул 130 килограмм авырлык үлчәве җиңүчесе Муса Галләмовның иңен бизәде. Миңгәр авылының үз батырлары гына кызганыч. Ике ел рәттән дөньякүләм ярышлар уздырылу сәбәпле, биредәге көрәш мәйданына авыл батырларына юл ябылды. Чемпионатның зур заллардан мәйданга күчүенең төп (бәлки бердәнбер) үкенече дә шулдыр, мөгаен.

Фәрит САЛИХОВ
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

МИҢГӘР-2018: САБАН ТУЙЛАРЫ ГӨРЛИ! ФОТОлар карагыз: МИЗГЕЛЛӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев