Логотип Идель
Спорт

“Медаль яңгыры” ява: Россиядә студентларның тәүге Уеннары уза

Нинди тәүге ярыш булсын: Универсиаданың Казанда узганы бар бит инде, диярсез! Сез хаклы – 2013 ел җәйге Универсиаданың Россиядә беренче мәртәбә уздырылуы белән тарихка кереп калды. Ә быел чират Кышкы Уеннарга җитте. 2 мартта Красноярскида XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада ачылышын тамаша кылдык.

Дәрәҗәле ярыш


Россиянең дөньякүләм спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсе зур: Казандагы Универсиада белән Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, Сочи Олимпиадасы, футбол буенча Дөнья чемпионаты... Һәм алар барысы да ил халкының гына түгел, анда катнашучыларның да күңелендә озак сакланачак. Монысының да шулай булачагына шик юк. Чөнки әлеге чараларга әзерлек һәм ярышларны уздыруө барышында без бар булган тырышлыгыбызны эшкә җигә беләбез.

Россия Президенты Владимир Путин да шундый фикер җиткерде. Универсиада ачылышына ил башлыгының үзе килүе ярышларның дәрәҗәсе югары булу турында сөйли.



– Красноярск шәһәренә дөньякүләм студентларның спорт бәйрәм килде. Ул – яшьлек һәм дуслык бәйрәме, гадел, киеренке көрәш бәйрәме, – дип сәламләде Владимир Путин катнашучыларны. ؘ– Биредә уздырган көннәр гомерегез буена истә калачагына, бәхетле мизгелләр бүләк итәчәгенә ышанам. Казан, Сочи һәм Россиянең башка төбәкләрендә узган зур спорт ярышлары нәкъ шулай булды.

...Дәрәҗә димәктән, XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстаннан 25 спортчы


Татарстанның 25 спортчысы Россия җыелмасы составында XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада уеннарында катнаша. Алар спортның фигуралы шуу, чаңгы, сноуборд кебек төрләрендә катнаша, туплы хоккей һәм хоккей җыелмасы составында ил данын яклый.

– Бу – шактый зур сан. Спортчыларның уңышлы чыгышына өметләнәбез, – диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов. – Барлык студентлар – безнең спорт резервы. Арада яшьләр дә, инде җитди ярышларда катнашып, танылу алган спортчылар да бар.



Татарстан спортчыларының исемлеген барлыйк:

- чаңгычылар – Христина Мацокина һәм Егор Казаринов;

- сноубордчылар – Милена Быкова һәм Владислав Хадарин һәм Валерий Коллегов;

- хоккейчы – Александр;

- туплы хоккейда – Владислав Веселов;

- тимераякта фигуралы шууда синхрон чыгыштагы состав тулысынча Татарстан спортчыларыннан тора – Мәдинә Асророва, Татьяна Белозерцева, Венера Диярова, Анна Максимова, Аделина Садыйкова, Дарья Бусыгина, Диләрә Зарипова, Луиза Мортазина, Рената Хуҗина, Юлия Зобнина, Эльвина Кәбирова, Диана Павлова, Арина Пашина, Адилә Шәрәфиева, Дарья Кияшева, Мария Сарматина, Софья Фәйзуллина.

Медальсез калмабыз


Россия, шул исәптән Татарстан спортчыларының уңышлы чыгыш ясаячагына шик юк. Ике ел элек Алма-Атада узган Универсиадада Россия спортчылары 29 алтын медаль яулап, беренче булган иде. Ә үзебездә, һичшиксез, диварлар да булышачак.

Татарстаннан булмаса да, безнең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем алучы чаңгычы Яна Кирпиченко өчен сөенергә өлгердек тә инде. Ул Уеннарда ике бронза медаль яулады.



...Ә Универсиада дәвам итәчәк: 11 спорт төре буенча 76 комплект медаль үз хуҗасын табачак. Бәхәсләшәбезме: 12 мартта төгәлләнәчәк Уеннарның иң күп “алтын”ы безнеке булачак!

Фәрит САЛИХОВ

Фото: krsk2019.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев