Логотип Идель
Спорт

“МАНЗАРА” ШАККАТЫРА: КӨРӘШЧЕГӘ – АЛТЫН БИЛБАУ, ТАМАШАЧЫГА - МАШИНА

Тарихта өченче тапкыр уздырыла торган “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы беренче икесен кабатламаска ниятли. “Татар-информ”да әлеге чарага карата багышланган матбугат конференциясендә катнашканнан соң, шулай булачагына ышаныч артты.

Сәбәпләр берничә: тамаша беренче тапкыр Казан циркында уза, аренада Татарстан көрәшчеләре генә түгел тәүге мәртәбә чит ил көрәшчеләре дә бил алышачак. Көрәш батырына җиңүче билбавы тарихта икенче тапкыр тапшырылса да, быелгы кебек алтыннан йөгертелгәнен беренче мәртәбә генә күрәчәкбез. Тагын бер үзгәлеге: тамашачы тамашаның тизрәк бетүен көтәчәк. Чөнки азактан көрәш җиңүчесе лотереядан бәхетле билетны тартып чыгарып, “Лада Гранта” автомобиленең хуҗасын ачыклаячак.

Бәхетле тамашачы булу өчен тамашага билет сатып алып керергә кирәклеген дә онытмагыз. Билет бәясе 700 сумнан алып 1200 сумга кадәр, дигән сүзләр дә ишетелде, сатылмый калган билетлар санының 200 данә генә калуы да әйтелде.

Көрәш тамашасын акча түләп карау тарихта икенче тапкыр булачак анысы. Узган ел шул рәвешле “Пирамида”ның тамаша залын тутырырга тырышсак, быел максатлар тагын да зуррак.



– Цирк аренасына булган 2 мең билет сатылып бетеп, тагын шуның кадәр кешенең урамда бер билет сорап йөргән көннәрне күрәсе килә, – ди Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. – Татар көрәшен шул дәрәҗәгә күтәрәсе иде.

Тамашада Татарстан көрәшчеләреннән тыш чит ил көрәшчеләре дә катнашачак, диелде. Проект җитәкчесе Айдар Шәймәрданов сүзләренчә, шул рәвешле көрәшне дөньякүләм аренага чыгару максаты алга куела. Премиядә Казахстан (Эскерхан Осканов), Молдавия (Анатолий Молдован), Үзбәкстан (Голиб Әхмедов), Таҗикстан (Мәхмәт Миров) көрәшчеләре катнашырга теләк белдергән. Шулай итеп, цирк аренасында авырлыклары 130 килограммга кадәр булган 32 көрәшче бил алышачак.

Игътибарга лаеклы факт: “Манзара” турниры Ульяновскидан килеп, Татарстанның үз көрәшчесенә әйләнгән һәм төп батыр булырга лаек Сергей Павликтан башка узачак. Дөрес, ул республиканың 2018 елгы Сабан туйларының берсендә дә баш батыр булып танылмаган. Аерым чакыру җибәрер идең, иң авыр пәһлеваннарның да берсе бит әле ул. Башка көрәшчеләр, шул исәптән “Манзара”ның узган елгы җиңүчесе Раил Нургалиев та бераз җиңел сулап куйгандыр.



– Сергей Павликны 6 тапкыр отканым бар. Көндәшләр аннан башка да җитәрлек, – ди Раил үзе. Җитди көндәшләр хакында сүз чыккач Булат Мусин, Фәрхәт Фәйзуллин кебек исемнәр аталды.

Җиңүче көрәшчене ни көтәме? Төп бүләк – 150 мең сумга төшкән билбау, ә калганы әлегә сер икән. Көрәшчеләрнең төп игътибары турнирга әзерлеккә юнәлгән булырга тиеш, ди оештыручылар.

Бәлки хактыр алар. Төп суммасын белми тору хәерлерәктер дә. Көрәш тирәсендә сөйләшеп бил алышулар да булгалый, дип сөйлиләр бит. “Андый сөйләшүләр булганы юк инде, – дип елмая икенче тапкыр батыр булырга җыенучы Раил. – Килешү шундый – Сабан туйларында машина откан кеше башкаларны да буш итми. Шул гына...”



...Туй үпкәсез булмас, анысы. Әмма “Манзара” спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасын оештыручылар көрәш яратучылар өчен кирәкле тамаша әзерли. Шуның өчен генә булса да аларга “туй”га кадәр үк рәхмәт сүзләрен кызганмаска кирәк.

Фәрит САЛИХОВ

МАНЗАРА-2018дән ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев