Логотип Идель
Спорт

КАЗАНДА ЯШЬ ВАТАНДАШЛАР УЕННАРЫ УЗА /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Шушы көннәрдә мәркәзебез Казанда IV Бөтендөнья яшь ватандашларыбыз уеннары уза. Чара, чыннан да, бик масштаблы: Америка, Азия һәм Европаның 60 иленнән 650 бала катнаша.

Елдан-ел спорт төрләре дә арта бара икән. Быел алар 7әү булган: баскетбол, мини-футбол, волейбол, шахматлар, өстәл теннисы, нәфис гимнастика һәм йөзү. Спорт академиясе спортчылар авазыннан яңгырап тора! Гимнастка кызлар гына тыйнак: уңышларына тавыш-тынсыз гына шатланалар, барып чыкмаса ялгыз гына калып көенәләр.

— Инде ничә гасырлар спорт кешенең физик һәм рухи сәламәтлеген генә кайгыртып калмыйча, халыкларны берләштерүче көч тә булып тора, - дип сөйләп китте Уеннарның төп хөкемдары, РФ Дәүләт Думасының Федераль Җыелышы депутаты Ирек Зиннуров. — Шуңа да Чемпионатның әһәмиятле өлеше булып ярышлар гына түгел, ә аның мохите тора. Казанга килгән яшьләребез позитив рухта булулары, үзара дуслашулары, өйләренә таралышкач та шул дулыкны саклаулары мөһим. Шуңа да төп игътибарны Уеннарның мәдәни-күңел ачу бүлегенә бирәбез.

Үзләренең физик көчләрен күрсәтүдән тыш, спортчылар өчен иҗади бирем дә башкарырга кушылган. Һәр ил вәкилләре визитка белән чыгыш ясарга тиеш. Ә чыгыш — рус телендә. Бер-берсенә булышуларын, төзәтмәләрен кертүләрен күреп куандык. Ә Сириядән килгән — сугыш күргән — баларның чыгышын караганда күзгә үзеннән-үзе яшь тула.



Бөекбритания, Мисыр, Исландия, Кипр, Корея, Палестина, Сирия һәм Швейцария кебек илләр беренче тапкыр гына катнаша. Чехиядән бер төркем укучыларын алып килгән Анна Евсина исә бу уеннарның даими кунагы:

— Россиядәге балалар үсешенә бирелгән игътибар, укытучы буларак күңелемне җылыта. Бик дөрес юнәлештә атлыйсыз. Балалар — безнең киләчәк, аны формалаштыру үзебездән тора. Бүген бирегә 10га якын укучымны алып килдем. Казанның кабул итә белүе таң калдыра! Шуның хәтле эчкерсез, шат күңелле, кунакчыл халык яши Татарстанда. Ә өчпочмак, ммм..! Бу ризыкның тәмлелеген сурәтләгәндә сүзләр җитмәс. Безнекеләр биредә рус телендә әз-мәз сукалый башлады инде. Бу тагын бер плюс. Ватандашларың белән аралашу, спортта үз көчеңне сынау, яңа илләр, шәһәрләр белән танышу — зур бәхет. Балаларга шундый бәхет өләшкәнегез өчен рәхмәт!



Казан быел Чемпионатны 2нче тапкыр кабул итә. Үзебезнең илдә үткәрелгәнгәме, безнең спортчылар аеруча да җитди күренделәр. Гимнастка Луиза Гарифуллинага уңышлар телим дигән идем, тренеры чыгыш алдыннан янына килергә да рөхсәт бирмәде:

— Уку елы буе шушы чемпионатны көттек. Биредә шушы озак вакыт дәвамында әзерләгән хезмәтебезне тәкъдим итәбез. Төрле илләрдә яшәүче балаларның үзара аралашуын зур кызыксыну белән күзәтәм. Яшәү рәвешләре аерыла, телләре башка, үзләре төрле — тик бу милләтара дуслыкка комачау итми. Уртаклыклары — спортка мәхәббәт. Быелгы Чемпионат әле үтмәгән, алар инде икенчесен планлый башладылар, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты нәфис гимнастика мөгаллиме Алинә Альберт кызы Лабутина.

Максатчан яшь ватандашларыбызга уңышлар гына телисе кала.



Илүзә БИКЧӘНТӘЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев