Логотип Идель
Спорт

КАР ЯТКАННЫ КӨТӘСЕ ЮК: ЧАҢГЫЧЫЛАР ЯҢА СЕЗОННЫ БАШЛЫЙ

Берничә айдан монда чаңгы юлы салыначак. Әлегә аяк астында кышкы көндәге кебек кар түгел, ә агачлардан коелган яфраклар шыгырдый. Татарстан чаңгычыларының мәркәзе булган “Ялта-Зәй” спорт-әзерлек үзәгендә аклыкның әсәре дә юк – чаңгы-роллер трассасы алтын төскә манылган. Сезонга старт бирү өчен бу иң кулай вакыт, ди белгечләр. Шуңа да узган ял көннәрендә биредә үткәрелгән чаңгычыларның гомум-физик әзерлеген ачыклау буенча җәйге Чемпионат һәм Татарстан беренчелеге яңа сезонның башы буларак кабул ителде.

Әзерлек бушка китми


Чаңгычыларның әзерлеген чаңгы-роллерда узышу һәм кросстагы җитезлек буенча сынадылар. Узыш арасы аз түгел: 2001-2002 елгы үсмер кызлар – 7 чакрымга узышса, аларга яшьтәш булган егетләр өчен ара тагын да ераграк – 10,5 чакрым. Хатын-кызлар өчен – 10,5, ә ир-егетләргә 14 чакрым ара билгеләнгән.

Ярыш барышында спортчыларның җиһазлары белән танышабыз – роллерлары артка тәгәрәми, ә таяклары асфальтта этенүгә яраклаштырылган икән. Ә калганы спортчының үз осталыгына бәйле. “Тау төшкәндә тизлекне киметү чаңгыда шугандагыдан аерыла. Карап торышка техникасы охшаш булса да, роллерларда йөрү кыенрак. Шуңа күрсәткечләр дә төрлечә була”, – ди спортчылар.

...Быелгы сезон белән яңа Олимпия циклы да башлана. “Ялта-Зәй”дә яңа сезонга әзерлек эшләре җәйге-көзге вакытта бер генә көнгә дә тынып тормаган. Бу аңлашыла да, әлеге үзәк – Татарстан чаңгычыларының төп күнегүләр базасы, ил күләмендә теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны уздырырлык җирлек. “Без берьюлы 1500 кешене кабул итәргә әзер”, – дип куанып сөйләде Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов.

Ярышларда 22 командадан 150ләп чаңгычы катнаша. Кызлар һәм малайлар арасында Казан чаңгычыларына тиңнәр юк – Диана Габделбәрова белән Нияз Фатихов иң җитезләре булып танылды.

– Әзерлек бушка китмәде. Чемпионатка кадәр Ижевскида җыеннар уздырдык, – дип сөйләде “Ялкын” хәбәрчесенә җиңүче кыз Диана Габделбәрова финиш сызыгын узганнан соң. – Гаиләмдә чаңгычылар юк. Әлеге спорт төренә очраклы рәвештә килеп кердем. Моннан дүрт ел элек мәктәптәге ярышта җиңү яулаган идем, шуннан күреп алдылар һәм ныклап шөгыльләнә башладык. Җиңү җиңел булдымы, дисезме? Әзерлекле кызлар күп. Үз исемемне беренче урында күргәч, ышанмый торам әле.

Җиңү башын әйләндермәгән Диананың – икенче көнне ул 5 чакрым арага кросста да беренче булды.


“Баша максат куя алмыйбыз”


2017-2018 елгы сезон нәтиҗәләре буенча Татарстан чаңгычылары Россия Федерациясе субъектлары арасында икенче урын алган иде. Бездән алда – көчле чаңгычылары булган Төмән өлкәсе генә. Шул ук вакытта өченче булган Коми республикасы һәм тагын дистәләгән команданың үкчәгә басып килүен дә онытырга ярамый.

– Максат бер генә – Россиядә иң көчле команда булу. Димәк, алда торган сезонда беренчелеккә күтәрелү һәм Россия кубогына ия булу өчен тырышачакбыз, – дип сөйләде  Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, республика җыелмасының баш тренеры Эдуард Галиев. – Республикада чаңгы спорты үсеше өчен шушындый яхшы караш булдырылганда, максатлар башкача була да алмый. Бурыч-максатлар юктан гына билгеләнми: Татарстанда модульле чаңгы базалары арта, яңа спортчылар тәрбияләнә, составыбыз ныгый. Һәм болар бер ел эчендә генә башкарылган эш нәтиҗәсе түгел.


“Айнып” булмый”


Сезон нәтиҗәләре буенча Россия күләмендә икенче урын алу Татарстан чаңгычылары өчен бер уңыш булса, тарихка кереп калган җиңү Олимпия уеннарында яуланды: Яшел Үзән егете Андрей Ларьков 50 чакрым арага ярышта – бронза, эстафетада көмеш медальле булса, Татарстан өчен чыгыш ясый башлаган Анна Нечаевская “бронза”лы эстафета командасының соңгы этабында уңышлы чыгыш ясады.

– Олимпиада “исереклегеме”? Аек исереклек бу! Һәм мондый эйфория берничек тә уза алмый. Чөнки егет-кызларыбызның бу уңышы гомер буена истә калачак, –  дип сөйләде Зәйдәге ярышларны тамаша кылырга килгән Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев. – Инде хәзер чын батырлык күрсәткән әлеге чаңгычылар янәшәсендә ил җыелмасына керерлек тагын берничә чаңгычыбыз бар. Артка юл юк – алга гына барырга кирәк.

...Федерация җитәкчесе сүзләренчә, спортчылар программага нигезләнеп әзерлек узган, сезон нәтиҗәләре буенча куелган бурычлар үтәлгән.

– Тренерлар да, спортчылар да кая таба атлавыбызны яхшы белә. Ләкин шунысын истән чыгармаска кирәк: бүген һәр команда да үз алдына яңа максатлар куя. Узган уңышларны саклап калу һәм алга таба атлау җиңел булмаячак, – диде Фәрдиев.


Килен төшкән өйнең капкасын...


Татарстанның данын югары күтәрү өчен составны читтән килгән чаңгычылар белән дә ныгытырга кирәк. Яшерен-батырын түгел, республика федерациясе бу юнәлештә соңгы елларда нәтиҗәле эш алып бара. Шундый чаңгычыларның иң зур уңыш китергәне – Вологодск өлкәсе кызы Анна Нечаевская. Татарстанга килде, Олимпиадада медаль яулады һәм читкә китмәс тә инде. Чөнки бу җәйдә ул Татарстан чаңгычысы Никита Сурков белән гаилә корып җибәрде. “Әле ишәергә җыенмыйлар, – дип әйтеп куйды федерация җитәкчесе. – Анна Нечаевская ныклап яңа сезонга әзерләнә”.

Татарстан чаңгы җыелмасының ишекләре “киленнәр” генә түгел, “кияү егетләре” өчен дә ачык. Яңа сезон алдыннан да команда кайбер чаңгычылар белән ныгытылган. Әлегә исемнәре генә кычкырып әйтелмәде.

– Көчле спортчылар чакыруны без башка төбәкләрдән алдарак башладык. Ә бу кирәк, – ди Илшат Фәрдиев. – Шул ук вакытта район һәм шәһәрләрдә эш алып барып, резерв команда да туплана, алар арасыннан талантлар барлана.



...Яңа сезонда Дөнья чемпионатында Татарстаннан кимендә дүрт спортчы катнашса яхшы булачак, ә Красноярскида узачак кышкы Универсиадада Россия чаңгы җыелма командасының 30 процентын безнең спортчылар тәшкил итәргә тиеш. Федерация җитәкчелеге шундый максатлар куя. Сүз уңаеннан – соңгысына чаңгычылар кыш җиткәч Зәйдәге ярышлар аша сайланачак.

Фәрит САЛИХОВ
Илназ ФАЗУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев