Логотип Идель
Спорт

Көрәш буенча дөнья чемпионаты: вакыты һәм урыны ул түгел...

Быел Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионаты уздырырга җыеналар. 2015 елда Казанда үткән чемпионаттан соң ошбу ярышларның үткәрелгәне юк иде. Дүрт елга бер үткәрелгән Олимпия уеннары кебек, көрәш буенча дөнья чемпионаты да сагындыра. Аның даими уздырылмавы көрәш үсешенә дә аяк чала. Хәер, быел көтелгәне дә уйланып бетмәгән чемпионатка охшап тора.

Вакыты ул түгел. Көрәш буенча дөнья чемпионатын 29 июньдә уздырмакчылар. Әмма бу әле тәгаен дата түгел. Бил алышулар бер атна алданрак та узарга мөмкин. Ә ул көндә Казанда уеннар каралмаган булса да, 14 июнь – 15 июльдә Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты үтүен искә төшерү урынлы булыр.

Бер казанга ике тәкә башы сыймаган кебек, Казанга да ике чемпионатның сыймавы табигый хәл. Көрәш үсеше өчен җаваплылар дөнья чемпионатын җәен Казанда уздырабыз, дип сөрән салганда, илнең футбол буенча беренче тапкыр дөнья чемпионаты уздырырга җыенуын онытып җибәрде бугай. Искә төшкәндә ике ярышны бер үк вакытта бер шәһәрдә үткәрергә рөхсәт ителмәве җиткерелгән. Әйткән сүзне кире алып, көрәш чемпионатыннан баш тартып булмый бит инде. Көрәш чемпионатының футболныкын кысрыклый алмавы да табигый хәл. Кыскасы, дөнья чемпионаты башкаладан авыл мәйданына күчерелде. “Көрәш буенча дөнья чемпионаты Теләчедә һәм Саба районының Миңгәр авылында узачак”, – дип белдерде Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов.



Урыны ул түгел. Чемпионатның беренче бил алышуларын кабул итеп алачак Теләчедәге “Батыр” спорт комплексы дөнья чемпионатының дәрәҗәсен генә төшерәчәк. Килешәм, район вәкилләре чемпионат кунакларын да шәп итеп каршы алачак, оештыру дәрәҗәсе дә башкаланыкыннан калышмаячак, ачылыш тантанасы да тел-теш тидермәслек булачагына шик юк. Әмма “Батыр” спорт комплексы дөнья чемпионаты үткәрерлек таләпләргә җавап бирә торган объект түгел. Теләчедә көрәш карарга яратучы халык яшәвен беләбез. Әнә, “Манзара” турнирында ярты “Пирамида”ны тутырып Теләчеләр утырды. Шулай булгач, “Батыр” трибунасында кунакларга урын калмаска да мөмкин.

Мәйдан – Сабан туе өчен. Чемпионатның хәлиткеч очрашуларын Миңгәрдә махсус көрәш мәйданында уздырмакчылар. Шулай итеп, икенче ел рәттән Сабан туйдагы меңләгән кунак “чын көрәш”не күрми кайтып китәчәк. Исегездә булса, узган ел Миңгәр мәйданында тәүге тапкыр Дөнья кубогы ярышлары уздырылган иде. Һәм анда безнең егетләрнең Африка, Азия көрәшчеләрен сыртка салганын тамаша кылдык. Катнашучылар 20ләп илдән, 50дән артык көрәшче, диелде. Ничек кенә булмасын, чемпион егетләр – барысы да Россия җыелмасыннан: Азат Нурмөхәммәтов, Булат Мусин һәм Сергей Павлик булды.



Быел да 40лап илдән катнашучы килүен көтәләр. Әмма бу инде Татарстан көрәшчеләренең үзара тузан туздырып көрәшүе булмаячак. Фикерем катгый: Сабан туе – чын көрәш мәйданы булырга тиеш!

Җәй уңайсыз вакыт. Көрәш буенча Дөнья чемпионаты рәсми ярышларның иң кызу вакытында уздырылырга тиеш кебек. Россия чемпионатында катнашу өчен төбәкләрдә батырлар ачыклана, ил чемпионнары билгеле булгач, дөнья чемпионаты алдыннан җыеннар үткәрелә... Менә бу эзлеклелек мантыйкка туры килү, көрәш үсеше өчен нәтиҗәле календарь төзү булыр иде. Ә көрәшчеләр өчен җәй – көрәш сезонына нәтиҗә ясап, Сабан туе мәйданына җыелу фасылы ул. Димәк, чемпионатны кышкы-язгы айларда ук уздырсак, аны Казанның көрәшчеләр сарае да кабул итә ала, көрәшчеләр дә әзерлеклерәк була иде.

Кемне кыскартырлар? Югарыда телгә алынган эзлеклелек сакланса, көрәшчеләргә ныклап шөгыльләнергә бер этәргеч булачагына шик юк. Илдә батыр калсаң, дөнья чемпионатына чыгасыңны да беләсең, дигән сүз. Дөрес, быел Россия чемпионаты алдыннан җиңүчеләрнең дөнья чемпионатына юллама алачагы да игълан ителде анысы. Әмма илнең 9 батыры да дөнья чемпионы була алмаячак икән. Равил Ногуманов дөнья чемпионатында 7 генә авырлык үлчәве булачагын җиткерде. Димәк, кыскартырга туры киләчәк.



Туй үпкәсез булмый, диләрме әле... Әллә нигә бер уздырылган чемпионат, кызганыч, шулайрак булачак. Нишлисең бит, көрәш үсеше өчен тешне кысып түзәргә туры киләчәк.

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев