Логотип Идель
Спорт

ИСКЕ-ЯҢА "РУБИН": ЯКШӘМБЕ - СТАРТ

Син футбол яратасың һәм яраткан командаң “Рубин”мы? Алай булса кабат исеңә төшерәм: 29 июль. “Казан Арена” стадионы, кичке сәгать 7. Шушы урында һәм шул вакытта Казанның “Рубин” футболчылары Россия премьер-лигасында яңа сезонны башлый. Көндәше – узган сезонны дүртенче урнында төгәлләгән һәм “бронза”га 2 очкосы җитмәгән “Краснодар” командасы.

БҮГЕНГЕ ХӘЛ


Юридик яктан шәхси клубка әйләнгәннән соң “Рубин” финанс яктан җиңел булмаган чор кичерә. Клуб җитәкчелеге моны үзе дә яшерми. Шуңа да кыйммәтле, зур хезмәт хакы алучы уенчылардан арынырга тырышалар. Ә алар урынын яшь, ирекле һәм аренда хокукларында уйнарга әзер булган футболчылар алачак. Әнә, “Рубин”га узган сезонда килеп, инде 6 уенда кырга чыгарга өлгергән 22 яшьлек Игорь Коновалов Казаннан китеп барган француз уенчысы Янн М’Вилаага караганда 70 тапкыр (!) азрак хезмәт хакы алачак икән. Ә мондый мисалларны тагын да дәвам итәргә була. Хәтта сезон алды җыенына Сербиягә бару да акчаны янда калдыру максатыннан эшләнгән.

Шул рәвешле “Рубин” яшәү өчен тырыша. Ләкин бу – читтән караганда гына яшәү өчен көрәш. Асылда исә, дилбегә “тылсымга ия” тренер – Корбан Бердыев булганда, аз акчага да зур нәтиҗәгә ирешү турында хыялланабыз.



Командадан Корбан Бердыевка яхшы таныш ветеран уенчылар – Гекдениз Карадениз, Сергей Рыжиков һәм Олег Кузьмин китеп барды. 37 яшьлек капкачы яңа клуб эзләү белән мәшгуль – аның Голландия, Бельгия һәм Кытай клубларына китеп бару ихтималы бар, диелә. Команда капитаны – Олег Кузьмин да әлегә башка клуб белән килешү төземәде, аның хакында яңалыклар ишетелми. Ә карьерасын тәмамлаган Гекдениз Караденизның “Рубин” тренерлар штабына керү теләге бар, диелә. Әмма рус телен үзләштергәч кенә. Хак булса, Корбан Бердыев аңа нәкъ менә шул кимчелеген төзәтергә кушкан һәм әлегә интернатта эшләргә киңәш биргән, ди.

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ!


...26 июльдә “Рубин” футбол клубы ташачыларына яңа уенчыларын тәкъдим итте, “Казан Арена” стадионында җанатарлар паркы ачты, ачык күнегүләр уздырды һәм каләм әһелләрен матбугат конференциясенә җыйды.

Корбан Бердыев составны үзе таянырдай футболчылардан туплаган: күбесенең аның җитәкчелегендә уйнаганы бар, ә калганнары тәҗрибәсе, йә булмаса өметле футболчы булуы белән алдырган. “Рубин”да уйнаячак яңа футболчылар белән танышыйк!



№11 Александр БУХАРОВ – һөҗүмче, 1985 елның 12 мартында Чаллыда туган. “Рубин” белән 1 елга килешү төзеде. 2004-2010 елларда Казанда уйнап, 84 матчта 36 гол кертте. Аннары “Зенит”, “Анжи” һәм Корбан Бердыев кул астында “Ростов”та чыгыш ясады. Россия җыелма командасы өчен уйнау тәҗрибәсе дә бар.



№10 Дмитрий ПОЛОЗ – һөҗүмче, 1991 елның 12 июлендә туган. Шулай ук Корбан Бердыевка яхшы таныш – 2012-2017 елларда “Ростов”та уйнап, 156 матчта 29 гол кертте. 2017 елдан “Зенит” командасы данын яклады, ил җыелмасында уйнау тәҗрибәсе бар. Казанда аренда хокукларында сезон азагына кадәр чыгыш ясаячак.



№19 Хорен БАЙРАМЯН – ярымсакчы, 1992 елның 7 гыйнварында Әрмәнстанда туган, Россия гражданины. “Ростов” футбол мәктәбендә тәрбияләнгән. Шлай ук Корбан Бердыевка яхшы таныш уенчы. “Рубин”да сезон азагына кадәр аренда хокукларында чыгыш ясаячак.



№23 Иван КОНОВАЛОВ – капкачы, 1994 елның 18 августында туган. Командадан китеп барган Сергей Рыжиковка алмаш булачак. Клубта аңа өмет белән карыйлар – килешү 4 елга төзелгән.



№5 Филип УРЕМОВИЧ – сакчы, 1997 елның 11 февралендә Хорватиядә туган. Хорватиянең яшьләр (U19) җыелма командасында уйнау тәҗрибәсе бар. Узган сезонда

Словения чемпионатында уйнап, “Олимпия” белән ил чемпионы булып танылды. Өметле яшь уенчы Казан клубы белән 4 елга килешү төзеде.



№4 Хосе Мануэль Чико ФЛОРЕС – сакчы, 1987 елның 6 мартында Испаниядә туган. Тренерлар штабын тәҗрибәсе белән җәлеп иткән футболчы Казанда 2 ел уйнарга җыена.

Сезон алдының тагын бер шәп яңалыгы – Испания сакчысы Цезарь Навас “Рубин” белән килешүне тагын бер елга озайтты. Казан клубы өчен моңа кадәр 236 матчта кырга чыккан уенчының командада әйдаман булачагына өметләнәләр.

– Биредә тагын бер ел уйный алуым белән бәхетлемен. “Рубин” – гаиләм кебек. Үзем дә, гаиләм дә Казанда калу белән канәгать. Җанатарларның көч бирүен тоям, – диде Навас килешүне имзалагач.

...Команда сафлары тагын да тулыланырга мөмкин: “Рубин”ның бүгенге ачык күнегүләр вакытында “Зенит”ның 27 яшьлек футболчысы Ибрагим Цаллагов та бар иде.

“ГАИЛӘНЕ ТАПТЫК”


“Рубин” белән килешүне озайткан һәм яңа гына килеп кушылган уенчылар яңа клубны гаиләбез дип атый. Клубның матбугат хезмәте аша алар менә ниләр җиткерде.



Александр Бухаров:

– Сигез елдан “Рубин” гаиләсенә әйләнеп кайтуыма шатмын. Җылы каршы алдылар, барысы да якын, шуңа да бик бәхетлемен. Яңа сезонны түземсезлек белән көтәм. Алга куелган бурычларны чишүдә командага булышасым .

Дмитрий Полоз:

– Клубларның килешә алуы сөендерде. Тизрәк “Казан Арена”га чыгып, беренче матчны уздырасы килә.

Филип Уремович:

– Карьерамда алга таба зур адым ясадым. “Рубин”га югары нәтиҗәләргә ирешергә булыша алуыма ышанам. Чемпион исеме өчен көрәшә алуга өметләнәм.

Чико Флорес:

– Казан “Рубин”ы гаиләсенә кушылуыма шатмын. Бирегә зур оптимизм белән килдем. Тренерның миннән ни көткәнен беләм һәм югары максатларга ирешү өчен кулдан килгәнне эшләячәкмен.

Клуб җитәкчелеге командага зур өметләр баглый. Ә яңа уенчылар бурычларны тормышка ашырырга булышачак, ди алар.

Рөстәм Сәйманов, “Рубин” футбол клубы генераль директоры:

– Цезарь Навас – клубның легендасы, ул яхшы формада. Ул команда һәм клуб өчен кирәкле кеше. Дмитрий Полоз – “Рубин” өчен яңа кеше, әмма безнең өчен күптәнге танышыбыз. Аның белән “Ростов”та Европа буйлап үттек. Аның уен сыйфатларын яхшы беләбез. Ул – югары осталыкка ия һөҗүмче. Саша Бухаров – безнең шәкерт, клубның барлык зур җиңүләре дә диярлек аның исеме белән бәйле. Кайтуына шатбыз. Ул икенче яшьлеген кичерә һәм җиңүләр китерәчәгенә ышанабыз. Ә баш белән уйнау осталыгы – илдә беренче урындадыр. Филип Уремовичка килгәндә, ул – талантлы уенчы, без яңа командада күрергә теләгән сыйфатларга ия. Бик яхшы сакчы.



Корбан Бердыев, “Рубин”ның баш тренеры Чико Флорес турында:

– Тәҗрибәле сакчыны озак эзләдек. Ул сакта ничек уйнарга икәнен белә һәм команда белән идарә итә ала. Вариантлар күп булды. Әмма тәҗрибә мөһим иде. Испания үзәк сакчылары тәҗрибәсе. Чөнки аларда сак тактик яктан дөрес корылган. Мондый сакчыларны табуы кыен.

СТАРТ – ЯКШӘМБЕ


Иске-яңа “Рубин”га беренче сынауны якшәмбе – 29 июльдә тапшырырга туры киләчәк. “Казан Арена”да узачак “Рубин”-“Краснодар” матчын Санкт-Петербургтан 34 яшьлек Кирилл Левников җитәкләгән хөкемдарлар бригадасы хөкем итәчәк. Әлеге хөкемдар эшләгән 7 матчта “Рубин” бер мәртәбә генә оттырган.

– Сезон алдыннан уздырган җыеннардагы эш канәгатьлек бирә. Әмма Икенче җыен азагына гына составка ачыклык керә башлады, – диде Корбан Бердыев бүгенге матбугат конференциясендә. – Команда капитаны Цезарь Навас булачак. Аның калуына шатбыз. Сезон азагында нинди нәтиҗә канәгатьлек бирерме? Авыр сорау. Алдан күзаллап булмый. Югары нәтиҗәгә өметләнәбез.



[gallery link="file" size="medium" ids="28439,28440,28441,28442,28443,28444,28445,28446,28447,28448,28449,28450,28451,28452,28453,28454,28455,28456"]

Фәрит САЛИХОВ
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

P.S. “Рубин” командасының яңа уенчыларын тәкъдим итү тантанасы алдыннан “Казан Арена” стадионы каршында Җанатарлар паркы ачылды. Бу парк стадиондагы һәр матч алдыннан берничә сәгать кала ук тамашачылар өчен хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев