Логотип Идель
Спорт

ИҢ ЯШЬ КӨРӘШ ЧЕМПИОНЫ: "ТРЕНЕРЫМА ОШАРГА ТЫРЫШАМ" /ФОТО, ВИДЕО/

Гыйнварның соңгы ялларында күп районнарда көрәш ярышлары уздырылса да, Зәйдәгесе аеруча игътибарга лаек бәйге иде. Элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә уза торган ярышның тарихы да шактый. Быел унынчы тапкыр уздырыла икән, ә соңгы 3 елда бу ярыш республикакүләм дәрәҗәдәге булып санала. Иң кызыгы: әлеге ярыш кысаларында зурлар һәм балалар көрәше дә оештырыла. Димәк, көрәшчеләр арасында журналыбызның яшь укучылары да булырга мөмкин бит. Яшьтәшләре арасында көрәш чемпионнары, бәлки булачак данлыклы мәйдан батырларын җиңүләре белән беренчеләрдән котларга дип Зәйгә юл алдык.



Яңа кагыйдәләр сыналды


Зурлар көрәше турында, шөкер, республика мәгълүмат чараларында язып торучылар бар. Билгеле бер кинодагы кебек "чыбыксыз телефон" кулланып та, замана технологияләрен (смс, мессенджерлардан хәбәр ирештереп) эшкә җигеп тә келәмдәге хәлләр минутында-секундында сайтларга куелып укучыга барып җитә анысы. Тик келәм рухын тоеп, татарның йөзек кашы булган спорт төренең "үсеш"ен үз күзләрең белән күрүгә ни җитә соң! Менә без дә яшь көрәшчеләрнең самими хисләрен күреп, тәҗрибәлерәк спортчыларның "дипломатик мөнәсәбәтләрен" күзәтеп, келәм хәлләре белән танышып кайттык.

Зәй районында көрәшнең югары дәрәҗәгә җитүен, соңгы елларда узган ярыш нәтиҗәләренә күз салсак, инкарь итүчеләр табылмас, мөгаен. Муса Җәлил истәлегенә уздырылган ярышта ике ел рәттән – чемпион , узган елгы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына оештырылган бәйгедә – шулай ук чемпион, ә Татарстан чемпионатында икенче урын яулаган Зәй командасы бүгенге көндә республикада лидер команда булып санала. Чираттагы ярыш та бу сүзләрнең дөреслеккә туры килүен раслады.



– Җәхәтрәк эшлә! Елама, өеңә кайткач еларсың! Түз, күп калмады!

Келәмдә 13-14 яшьлек малайлар бил алыша, кырыйда исә тренерлары аларны "юатып" шундый сүзләр кычкырып тора. Беренче карашка, тыныч тормыш алып барган кешеләр келәм рухын аңламаска мөмкин. Укымышлы кайберләренең "непедагогично" дип йөз җыерулары да бар. Әлеге малайлар елап, хәле беткәнче көрәшеп киләчәккә чыныгу алуларын аннары гына аңларлар бәлки, һәм тренерларының нәкъ менә шул мизгелдә, нәкъ менә шулай рухландырулары өчен гомер буе рәхмәт укырлар. Бүген исә аларның максатлары бер – көндәшен аркасына салу. Балаларча самимилек, ихласлык бөркелә яшь батырлардан. Тирләп пешеп, беренче секундлардан ук көрәшә башлауларын күреп, ихтыярсыз зурларның көрәше белән чагыштыра башлыйсың. Кызганыч, чагыштыру күз алдына китерүдән ары дәвам итми. Чынбарлыкта зурлар арасында ихлас итеп, бөтен кагыйдәләрне үтәп көрәшүне һәм шул кагыйдәләрнең үтәлешен дөрес хөкемдарлык итүне камилләштерү эшләре шактый әле.

Ринат Фәрдиев истәлегенә узган турнирда, сүз уңаеннан, зәйлеләр бу юнәлештә башланган эшнең үрнәген дә күрсәттеләр: көрәшчеләргә тезләнгән өчен кисәтү бирелде, ә бил алышуның соңгы 30 секунды туктатылмыйча дәвам итте. Таякның ике башы була, дигәндәй, үзгәрешләрнең дә уңай һәм тискәре яклары бихисап. Вакытны туктатмауның уңай яклары өстенрәк булса, тезләнүне тыю шактый сораулар тудырды. "Бу кагыйдәләр гамәлгә кертелмәде, Муса Җәлил турнирында да әлеге яңалыклар булырга тиеш түгел, – дип тынычландырды 1 нче категорияле хөкемдар Рәмис Илһамов. – Карар әле кабул ителмәгән, 50 гә 50".



Раил Нургалиев – Биектауга?


Муса Җәлил истәлегенә уза торган "Ватаным Татарстан" газетасы призларына көрәш ярышы соңгы ике ел рәттән Зәйдә узса да, быел урыны Биектауга күчәчәк. Ач торырга өйрәнеп беткән иде, үлеп китте, дигәнме әле Хуҗа Насретдин ишәге турында? Бу очракта да, инде Зәйләрнең көрәшенә һәм җиңүләрен ияләшеп беттек дигәндә генә, диясе килә. Ник дигәндә, көрәш җәмәгатьчелеге арасында Биектау командасы булачак ярышка ныклап әзерләнә, дигән хәбәрләр йөри. Әлбәттә, хуҗалар кунак кабул итүгә җитди карыйлар бездә. Начар күренеш түгел, мөмкинлекләр һәм ярдәм җитәрлек булса – рәхим итсеннәр! Ярдәм дигәннән, аның саллы өлеше Биектауга Теләчедән булыр ахры. Расланмаган мәгълүмат буенча, Раил Нургалиев бу юлы Биект ау командасы өчен чыгыш ясаячак икән. Көндәш командалардан тагын бер-ике көчле көрәшчене җәлеп итә алсалар, биектаулылар беренчелеккә ирешә дә алырлар шәт.

Зәй исә әлеге ярышның оештырылу дәрәҗәсе һәм кызыклы алышлары белән Муса Җәлил турнирының "бурычын кайтарды" дип санарга мөмкин. Быел 22 команда һәм 260 тан артык көрәшче катнашса, киләсе елларда әлеге турнирның дәрәҗәсе дә бермә-бер артачак. "Р.Фәрдиев истәлегенә уза торган ярышны мастерлык турнирына әйләндерергә телибез, – дип максатлары белән уртаклашты Зәй районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илфат Әшрәпов. – Гомумән, турнирларыбызның саны никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак булачак. Көрәш бәйрәме бил алышып иң көчлене ачыклауга гына кайтып калмый бит, монда элеккеге көрәшчеләр килеп үзара аралашып, хатирәләр белән уртаклашып ял итеп китәләр. Яшьләр исә аларның үрнәгендә үсәләр, алдардан киләчәккә дөрес юнәлеш алалар".

Әлеге фикерне бүгенге турнирның иң яшь чемпионы да раслый. Әлмәт районы Түбән Мактама 2 нче мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Артур Гарипов, мәсәлән, остазы Руслан Нургалиевка ошарга тырышам ди. Белгәнебезчә, Руслан – күптапкырлар Дөнья һәм Россия чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы. Хәзер инде ул келәмдә көрәшче буларак түгел, тренер вазыйфасында гына күренә. Күргәнебезчә, хезмәтенең "җимешләре" дә бар.



15-17 февраль көннәрендә Алабугада "Сабантуй" журналы призларына республикакүләм көрәш ярышлары узачак. Зәйдә батыр калган яшь көрәшчеләр белән озакламый шунда күрешәчәкбез!
Тамашачыларны да көтеп калабыз!






Ринат Фәрдиев истәлегенә узган турнир җиңүчеләре:


2004-2005 елларда туган үсмерләр:


35 кг авырлык

1. Артур Гарипов (Әлмәт)

2. Фидаил Гасыймов (Мамадыш)

3. Динар Гыйззәтуллин (Зәй)

40 кг авырлык

1. Рубин Раджабов (Әлмәт)

2. Илшат Гыйниятуллин (Кукмара)

3. Рөстәм Миннәхмәтов (Мамадыш)

70 кг авырлык

1. Илназ Шәмсиев (Актаныш)

2. Рәмзил Сәләхов (Яңа Чишмә)

3. Булат Галимов (Түбән Кама)

2003-2002 елларда туган үсмерләр:


45 кг авырлык

1. Инсаф Гыйльметдинов (Кукмара)

2. Инсаф Камалеев (Зәй)

3. Илфат Нуриәхмәтов (Зәй)

55 кг авырлык

1. Виталий Колесников (Чаллы)

2. Илнур Хәсәнов (Чаллы)

3. Рәсим Хаҗиев (Әлмәт)

65 кг авырлык

1. Вадим Васильев (Чаллы)

2. Нияз Хөсниев (Чаллы)

3. Руслан Сәлимов (Азнакай)

80 кг авырлык

1. Айнур Галимҗанов (Кукмара)

2. Илнур Сафиуллин (Актаныш)

3. Станислав Николаев (Зәй)

2000-2001 елларда туган үсмерләр:


55 кг авырлык

1. Денис Муллахмәтов (Чаллы-Актаныш)

2. Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама)

3. Рафил Галеев (Актаныш)

65 кг авырлык

1. Тимур Милютин (Әлмәт)

2. Аяз Хафизов (Зәй)

3. Айнур Мирзаянов (Актаныш)

90 кг авырлык

1. Альберт Сәхәбиев (Зәй)

2. Рәсим Шириев (Әлмәт)

3. Андрей Пятачков (Оренбург)

Зурлар арасында җиңүчеләр:




P.S. Татарстан Республикасы "Көрәш" федерациясе мәгълүматлары буенча, бездә 30000 артык кеше милли спорт төре белән шөгыльләнә. Һәр җирлектә бәйге-ярышлар да байтак уздырыла. Күбесенчә балалар һәм үсмерләр катнашындагы мондый ярышлар күп очракта яктыртылмыйча кала. Безнең электрон почталарыбызга (sabantui@bk.ru, yalkin@bk.ru) шундый ярышлар турында мәгълүмат, фотолар юлласагыз, сайтта урнаштырачакбыз. Көрәшебезне үстерик, даими элемтәдә булыйк!

Илназ Фазуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев