Логотип Идель
Спорт

ХОККЕЙ БӘЙРӘМЕ - ТАТАРСТАНДА!

Татарстан хоккей сөючеләре өчен үтә дә шатлыклы хәбәр, җәмәгать! Юк, "Ак Барс" белән "Нефтехимик" татар егетләреннән генә тормаячак, юк, Гагарин кубогын да уенсыз-нисез генә "Ак Барска" тапшырмадылар. КХЛ рәсми Твиттеры хәбәр иткәнчә, 2019 елда Лиганың бөтен йолдызлары уены Казанда узачак!!!



Татарстан спорт сөючеләрен Россиянең иң оста, иң абруйлы хоккейчылары катнашында Йолдызлар уены, мастер-шоу (уенчылар уенның төрле элементларындагы осталыкларын күрсәтә, көч сынаша), МХЛның Чакыру Кубогы уены, ЖХЛ (Хоккей буенча Россия Хатын-кызлар лигасы) Йолдызлары уены шатландырачак. Казан әлеге уенны кабул итү хокукына Хельсинки, Магнитогорски, Омскины узып, ия булган.

Киләсе матч Лига тарихында инде 11чесе булачак. Аларда иң еш катнашкан уенчылар булып Сергей Мозякин (8 тапкыр) һәм хәзерге вакытта НХЛда уңышлы чыгыш ясаучы Александр Радулов (7 тапкыр) торалар. Сакчы, “Ак Барсның” элеккеге капитаны Илья Никулин 5 тапкыр чакырылган. Очколар саны ягыннан да Мозякин белән Радулов барысын уздырган; беренчесе – 30 (22 алка+8 передача), икенчесе – 23 (5+18) балл җыйган.

Күңелле яңалыклар белән бергә, Лига күңелсезләрен дә хәбәр итә – 2018/19 елгы сезонда КХЛда Рәсәй хоккееның аксакалы, атаклы “Лада” командасы һәм Ханты-Мансийскның “Юграсы” булмаячак – төрле бәяләү критерийлары буенча төзелгән рейтингта соңгы ике урынны әлеге командалар алган, нәтиҗә – КХЛдан төшереп калдыру. Шулай итеп, киләсе сезонда Лигада 25 команда чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев