Логотип Идель
Спорт

ӘГЕРҖЕ ЕГЕТЕ КАНАДАДА ДӨНЬЯ КУБОГЫ ӨЧЕН ЯРЫША

Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев Россия яшүсмерләр җыелма командасы составында хоккей буенча Канадада узачак Дөнья Кубогы ярышларында катнашачак.

2008 елда Әгерҗедә Боз сарае ачылгач, Максим беренче көннән үк биредә хоккей секциясенә йөри башлаган иде. “Спутник“ командасы, ул елларда республика күләмендәге ярышларда катнашып, зур җиңүләр яулады.

Максим соңыннан Түбән Каманың “Нефтехимик“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнде. Узган сезонда “Нефтехимик-2001“ командасы, төбәкара этапта җиңү яулап, 17 яшькә кадәр яшүсмерләр командалары арасында Россия беренчелегенә узган уеннарның финалында катнашу хокукы алды. Ул ярышларда Әгерҗе хоккейчысы турнирның “Иң яхшы уенчысы“ исемен яулады.

Быелдан башлап Максим Грошев Түбән Камада “Реактор“ яшьләр хоккей клубында уйный. Команда лидеры булган һөҗүмче Грошевны Дөнья Кубогы уеннарында катнашу өчен Россия яшьләр җыелма командасы составына алдылар. Әгерҗе егете – яшьләр хоккей лигалары арасыннан җыелган 28 уенчы арасында әлеге командада Татарстаннан бердәнбер хоккейчы. Уенчылар Новогорск шәһәрендә тренировкаларын төгәлләделәр инде. Шушы көннәрдә алар Канадага кузгалалар. Әлеге илнең Бонневиль шәһәрендә 9-15 декабрьдә Дөнья Кубогы ярышлары көтә аларны. Спорт күгендә якты йолдыз булып балкучы Әгерҗе егетенә җиңүләр юлдаш булсын!

Миләүшә Ягъфәрова, Әгерҗе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев