Логотип Идель
Спорт

ФУТБОЛНЫ МУЗЕЙДА УЙНАП БУЛАМЫ?

“Юк”, диярсең син. Тик Татарстанның Милли музее футбол фанатлары өчен Дөнья чемпионаты вакытында кызыклы программа әзерләгән. Кунакларны ачык йөз, тәмле чәйдән кала, тегү, чигү мастер-класслары, квестлар белән шаккаттырмакчылар. Гомумән, биредәге чараларның барысы да футбол темасына бәйле.

Хәер, чемпионат кунакларының саны Милли музейга тәэсир итми калмаган. Әгәр гади көннәрдә экспозицияләр белән танышырга 1500 кеше килсә, хәзер бу сан 3000-8000 кеше арасында тибрәлә. Моның турында Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әйтте.

Бүген, 25 июньдә, Милли музейда – Футбол төне. Чара 16.00 башланып, кичкә кадәр дәвам итәчәк.


Музей хезмәткәрләре туристларга карарга тиешле “must have”ларны да билгеләгән. Аларга түбәндәгеләр керә:

Татарстанның борынгы тарихы;
Урта гасыр тарихы (халыкларның күчеше);
Г.Р.Державин белән бәйле материаллар;
Татарстан халыкларының һөнәрчелеге һәм башкалар.

Футбол буенча дөнья чемпионаты музейдагы чараларга да тәэсир итми калмый, әлбәттә. Мисал өчен, рәсем сәнгате, ком белән рәсем ясау мастер-классларында да футболга кагылышлы элементларны, һичшиксез, күрерсең.

Әгәр квест-уеннарын син бары тик шәһәрнең махсус квест-бүлмәләрендә генә табып була, дип уйласаң, нык ялгышасың. Чөнки хәзер алар Милли музейда да бик популяр. Мисал өчен, “Тайна гостиного двора” дип исемләнгәнендә һәр турист катнашырга тели икән. Чит ил кешеләре анда әллә никадәр акча сарыф итәргә дә риза икән, бары катнашып кына булсын. Моннан 5-6 ел элек музей эчендә уздырыла торган квестлар гадәти генә булса, хәзер чын-чынлап, рәвешен китереп уза: утларны да сүндерәләр, караңгы бүлмәләргә дә керәсең.

Алда әйтеп узылган Футбол төне Милли музейдан кала, тагын “Казан Кремле” музей-тыюлыгында, Каюм Насыйри, В.И. Ленин, Е.А. Боратынский, А.М. Горький музейларында да уздырыла. Бу биналарда футбол тубы тибеп булмаса да, чын-чынлап Дөнья чемпионаты рухы булдырылган. Мәсәлән, бүген генә дә биредә 4 матчның турыдан-туры трансляциясен карарга мөмкин. Шулай ук татар милли ризыкларыннан авыз итәсең килсә, буфет та эшли.

Моннан тыш, футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында, бары тик бер ай дәвамында, Милли музейда махсус экспозиция эшли. Татарстандагы спортка багышланган әлеге күргәзмәдә “Рубин” футбол клубы, “Ак Барс” хоккей клубы һәм башка спорт төрләре командаларының казанышлары белән танышырга мөмкин.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев