Логотип Идель
Спорт

ЭМИЛЬ ГАРИПОВ: КАЗАННАН – ТӨНЬЯК АМЕРИКАГА?

“Ак Барс” хоккейчылары тулы көчкә Гагарин кубогы өчен көрәштә плей-оффның икенче раундына әзерләнеп йөргән көннәрдә (ә конференцияләрдә ярымфинал сериясе җомга кичендә старт ала), Казан җанатарларын борчуга салган хәбәр таралды. Капкачы Эмиль Гарипов Казаннан китә, имеш...

Федераль спорт басмаларының берсендә дөнья күргән: “Ак Барс” капкачысы Эмиль Гарипов карьерасын Төньяк Америкада дәвам итү мөмкинлекләрен барлый. Аның урынын “Сибирь” командасы капкачысы Александр Салак алачак”, – дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Моңа өстәп, Чехия капкачысы 31 яшьлек Салакны бездән кала “Авангард” клубы да үзендә күрергә тели, дип, хәбәрне тагын да куертып җибәрделәр.

26 яшьлек Эмильнең НХЛда уйнау хыялы бардыр, анысы. Профессиональ яктан үсеш өчен хыялына аяк та чалырга кирәкми торгандыр. Әмма плей-офф вакытында әлеге хәбәрнең таралуы команданың рухи әзерлеген какшатмасмы? Ни дисәк тә, Эмиль бүген команданың төп капкачысы бит әле.

– Ахмак сүзләргә нишләп игътибар итәргә?– диде бүген бу уңайдан команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов журналистларга. – Әлеге мәгълүматны командада кем дә булса җитди кабул иткәндер дип уйламыйм.

...Сүз уңаеннан, бүген Зиннәтулла ага үзенең 63 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Бәйрәм итәргә генә уңай вакыт түгел? Көн уртасында ачык күнегүләр үткәрде, плей-оффның икенче раундына ныклап әзерләнергә кирәк. Беренче уен – 16 мартта Казанда уза. Көндәш иртәгә генә ачыклана. “Барслар”га каршы “Металлург” яисә “Авангард” чыгачак.

“Кайсына өстенлек бирәбез, дисезме? Бу хакта уйламыйбыз. Икесе дә лаеклы уйный”, – диде Билалетдинов.

Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев