Логотип Идель
Спорт

ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ АЛДЫННАН КАЗАН СЫНАЛА

Футбол буенча Дөнья чемпионаты башланырга 38 көннән дә азрак вакыт калып барган көндә – 7 майда, “Казан Арена” стадионының, гомумән, шәһәр һәм җаваплы кешеләрнең әлеге чарага әзерлеген тикшерәчәкләр. Чемпионатның 6 матчын кабул итәчәк стадионда Россия футбол премьер-лигасының 29нчы туры кысаларында “Рубин” - “Уфа” уенын тамаша кылып булачак.

БЕРЕНЧЕ АЕРМА: керү – бушлай


Казанның дөньякүләм футбол матчларын уздыру тәҗрибәсе бар инде – 2017 елның җәендә Татарстан башкаласында Конфедерацияләр кубогының кайбер матчлары узды. Тест матчын да үткәргән бар. Нәкъ менә Конфедерацияләр кубогы алдыннан, 17 майда “Рубин” – ЦСКА матчы Казанның әзерлеген тикшергән иде. Анысы да чемпионатның 29 нчы тур уены, “Рубин”ның сезонда үз тамашачысы алдында соңгы чыгышы булган. Ул көнне Казан тамашачысы испан тренеры Хавьер Грасияне дә соңгы тапкыр күргән, ә ул җитәкләгән “Рубин” Мәскәү футболчыларына оттырган иде (0:2).

Инде хәзер Дөнья чемпионатына әзерлеккә бәя биреләчәк.

– Күптән көткән вакыйга көннән-көн якыная. Һәм без планлы рәвештә кабул ителгән юл картасы буенча стадион, шәһәрне, инфраструктураны чемпионатка әзерлибез. Оештыру комитетының карары нигезендә тест матчы уздыруның төп максаты – шәһәрнең җәмәгать транспортының һәм стадионның әзерлеген тикшерү, – дип сөйләде матбугат вәкилләре белән очрашуда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов. – Беренче чиратта, стадион янындагы территория – “соңгы миль” таләпләренә игътибар ителәчәк. Моннан тыш Дөнья чемпионаты вакытында хезмәт күрсәтәчәк волонтерлар, хезмәт күрсәтүче эшчеләр, стюартлар, куркынычсызлык өлкәсе хезмәткәрләре, туклануны оештыру кебек күпсанлы сервисларның да эшенә бәя бирелә.

Шулай итеп, 7 майда “Казан Арена” берникадәр Дөнья чемпионаты картинасын тудырырга булышачак. Аермалар да булачак, әлбәттә. Беренчесе – стадионга бушлай керү.

7 майда сәгать 10да стадион кассаларында “Рубин” - “Уфа” матчына билетлар таратыла башлый.

ИКЕНЧЕ АЕРМА: җанатар паспорты кирәкми


7 майда 45 мең кеше сыйдырышлы “Казан Арена” стадионын кимендә 50-55 процентка тутырырга ниятлиләр. Шул вакытта гына чемпионатка әзерлеккә дөрес бәя биреп булачак. Чөнки Дөнья чемпионатында Казан стадионындагы матчларда аншлаг булуы фараз кылына. “Казанга бик яхшы командалар килә, тамашачыларның яртысы – чит ил кунаклары. Шуңа да чемпионатка, инде тәҗрибәбез булса да, зур сынау буларак карыйбыз”, – ди бу уңайдан спорт министры.

...“Рубин”ның Үзәк стадиондагы соңгы уенын 5,8 мең кеше караган. 7 майга аларның санын 5 тапкыр арттырырга туры киләчәк. Моңа керү билетының бушка таратылуы һәм җанатар паспорты кирәк булмау да ярдәм итәчәк. Дөнья чемпионатына керү өчен җанатар паспорты (FAN-ID) мәҗбүри булса да, “Рубин”-“Уфа” матчында аны таләп итмәячәкләр. Монысы – тест матчын Дөнья чемпионаты уеныннан аерып торган икенче аерма.

ӨЧЕНЧЕ АЕРМА: өйгә кайтырга “пропуск”


Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов белдергәнчә, тест матчы вакытында стадион янәшәсендәге йортларда яшәүчеләргә йортларына кадәр машинада кайту өчен махсус пропусклар таратыла башлаган. Әлеге документны алу өчен башкаланың 69 нчы кварталында, “Современник” һәм “Столица” торак комплексында яшәүчеләр идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. “Барлыгы 5640 фатир һәм барысына да берәр пропуск бирү ниятләнелә. Конфедерацияләр кубогы вакытында әлеге пропусклар юк иде, ә махсус керү-чыгу урыннары булдырылды. Шуңа да әлеге йортларда яшәүчеләр өчен берникадәр уңайсызлыклар да булды. 7 майда бу яңалыкны да сыныйбыз, анализ ясыйбыз һәм чемпионатта куллану-кулланмау буенча карар кабул ителәчәк”, – диде Фәттахов.

Йорт янына кайту хокукы биргән пропуск алуда идарәче компанияләр белән аңыша алмаган йортчылар Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының “кайнар линия” телефонына шалтырата ала – 519-34-89.

ДҮРТЕНЧЕСЕ, әмма аерма түгел


7 майда җәмәгать транспортының эш тәртибе һәм автомобиль хәрәкәте өчен чикләүләр Дөнья чемпионатындагы кебек үк булачак. Гади генә итеп әйтсәк, “соңгы миль” таләпләре буенча матчка кадәр ике сәгать алдан һәм уен төгәлләнгәннән алып бер сәгать үткәнче (17.00-22.00) транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.

Уен көннендә чикләүләр кертеләчәк:

- С.Хәким урамы (Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр);

- Чистай урамы (Бичурин урамыннан алып Ямашев проспектына кадәр – Бичурин ягыннан хәрәкәт иткәндә);

- Чистай урамы (Ямашев проспектыннан алып Адоратский урамына кадәр – Ямашев ягыннан хәрәкәт иткәндә).

Ә ике урында – С.Хәким урамында (Әмирхан проспектыннан Нигъмәтуллин урамына кадәр) һәм Чистай урамында (Әмирхан проспектыннан Нигъмәтуллин урамына кадәр) чикләүләр 16.00 сәгатьтән үк кертелә.

Үз машинагызны Леруа Мерлен, Парк Хаус, Тандем, Метро кебек сәүдә үзәкләренең парковкасында калдырырга киңәш ителә.

Җәмәгать транспортына килгәндә, чикләүләр 15 автобус, 2 трамвай һәм 2 троллейбус маршрутына кагыла. Алар өчен Ветеринария академиясе һәм Адоратский урамы янында соңгы тукталыш булачак.

Аның каравы футболдан соң борчыласы юк – шул ук тукталышларда тамашачыларны күпсанлы автобус, трамвай һәм троллейбус көтеп торачак.
Онытып бетермәгез: Дөнья чемпионаты 14 июнь-15 июль көннәрендә Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Казанда 6 матч уйнала.

Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев