Логотип Идель
Спорт

БЕРДЫЕВНЫҢ СОҢГЫ МАТЧЫ? КАЗАНДА – ӘЙЕ! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

“Рубин” аутсайдер команда капкасына гол кертә алмады: 20 май кичендә “Казан Арена” стадионында “Анжи” белән уен тигез исәпкә төгәлләнде – 0:0. Бу “Рубин”ның сезонда Казандагы соңгы матчы булды.

Түбә булмау куркыта


45 мең кеше сыйдырылышлы стадион бу юлы да тамашачы җыя алмады – уенны карарга килгән 5405 кешене бергә тупласаң да, аренаның почмагы гына тулыр иде, мөгаен. Кызганыч, бу “Рубин”, гомумән Казан футболы өчен проблемага әйләнеп бара. Төп сәбәпләрнең берсе – җиңүләрсез һәм матур булмаган футбол. Әмма җитәкчелек сер бирергә теләми.

– Бәлки сәбәпләрнең берсе – салкыннардыр. Төбәктә салкынчарак һава торышы бит, – дип сөйләде шушы көннәрдә “Рубин” клубының генераль директоры Рөстәм Сәйманов мәгълүм спорт каналының “Инсайдеры” тапшыруында “Казан Арена”га тамашачының аз йөрүе турында. – Хыялыбыз бар – стадионны түбәле итү. Моның өчен мөмкинлекләр бар. Республика җитәкчелегенә тәкъдим иттем, кызыксынып тыңладылар.

Стадион түбәле булырмы, анысын вакыт күрсәтер. Әмма “Рубин” яңа сезонны әлеге стадионда башлый алмаячак. Якын көннәрдә “Казан Арена”ны World Skills дөнья чемпионаты ачылышы һәм ябылышына әзерли башлаячаклар. Димәк, Үзәк стадионга әйләнеп кайтачакбыз. Хәер, 5 мең тамашачы өчен “Рубин”ның үз базасындагы стадион да җитәдер бәлки.


“Рәхмәт Бердыев!”


Стадионда халык аз булгач, шундый эчтәлектә язу тоткан ханым ерактан ук шәйләнде. Кырдагы уеннан бигрәк, баш тренер Корбан Бердыев тирәсендәге имеш-мимешләр кызыграк иде шул бу көнне. Футболдан ерак булмаганнар яхшы аңлый: Корбан Бердыев өчен бу Казандагы соңгы уен булырга мөмкин. Ул “Рубин”нан китәргә җыена. Бу хакта рәсми хәбәр 26 майда кичке сәгать 4ләр тирәсендә үк булырга мөмкин. Нәкъ менә шул вакытта сезонның соңгы туры кысаларында “Краснодар”-“Рубин” матчы төгәлләнәчәк. Корбан Бердыев нинди карар кабул итүе хакында ул чемпионатның соңгы турыннан соң җикерәчәкмен, диде бит.

– Безне Казанга югары максатларны чынга ашырырга чакырдылар. Шуңа туры китереп уенчылар чакырылды. Ул вакытта клубның проблемалары юк иде. Безнең клуб белән бер еллык килешү бар, хезмәт хакының югары булуын да аңлыйбыз, азрак алырга да әзербез. Бу яктан проблема юк. Аз акча белән дә уңышка ирешеп була. Әмма бердәм коллектив кирәк. Кызганыч, клубта анысын яхшыртырга кирәк. Максималь максатлар куелмаса, монда калуның мәгънәсен күрмим, – диде Бердыев әлеге уен алдыннан.

Китеп өлгермәсә дә, кандидатлар инде берничә – Роман Шаронов, Владимир Федотов һәм Роберт Евдокимов исемнәре атала.


Нәтиҗә юк. Бердыевны – җыелмага?


“Рубин” узган сезондагы кебек чемпионатны 10нчы урында төгәлли. Быел әле бер баскыч түбәнрәк тәгәрәү ихтималы да юк түгел. Ни кызганыч: нәтиҗә юк. Кичәге уен шуның бер дәлиле. Казан футболчыларының “Анжи”ны 2017 елның августыннан бирле отканы юк икән инде. Ә “Анжи” соңгы елларда түбән баскычлардан күтәрелә алмый.

– “Анжи” яхшы сакланды. Бер гол кертсәк, уен башка юнәлеш алыр иде, – диде кичәге уеннан соң Корбан Бердыев. Каләм әһелләре арасында аны Россия футбол җыелмасына кодалаучылар да табылды.

– “Рубин”нан китеп Россия җыелмасын җитәкләү ихтималымы? Элек тәкъдим булуы хакында әйткәнем булды, ризалаштым, әмма Черчесовны сайладылар. Һәм ул бу периодта яхшы нәтиҗә күрсәтте, – диде Бердыев.

Корбан Бердыев кая китәрме? Югары максат куйган һәм Чемпионнар лигасында уйнаган чит ил клубларында эшләү теләге дә бар, диде ул “Инсайдеры” тапшыруы вакытында.

Сүз уңаеннан, Чемпионнар лигасының яңа сезонында Россия клубларыннан өч команда – “Зенит”, “Локомотив” һәм “Краснодар” чыгыш ясаячак. Соңгы 7 елда беренче тапкыр ЦСКА чемпионнар лигасыннан мәхрүм калды.


Кемнәр калыр?


Ничек кенә булса да, яңа сезонда “Рубин”ның составы нык үзгәргән булачак. Дмитрий Полоз, Хорен Байрамян һәм Егор Бабурин  кебек уенчыларның аренда вакыты чыга. Хәтта үзебезнең егетләр дә китеп барырга мөмкин. Шуларның берсе – Егор Сорокин. Сүз уңаеннан, “Рубин” аны “Локомотив”ка сатарга мөмкин икән. “Тәкъдимнән тора. Без аны җибәрергә әзер”, – дигән Рөстәм Сәйманов.

Ә ул арада Егор Россия җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә кертелде. Станислав Черчесов шәкертләре 2020 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирында Сан-Марино (8 июнь) һәм Кипр (11 июнь) командалары белән уенга әзерләнә. Чемпионат киләсе елга 12 июнь – 12 июльдә 12 шәһәрдә, шул исәптән Санкт-Петербургта да уза. Билет бәясе дә билгеле: 30 евро –2100 сумнан башлана.

Хәер, монысы бөтенләй башка тарих булачак. Безне әлегә Бердыев һәм “Рубин”ның киләчәге ныграк кызыксындыра. Якшәмбене көтәбез...



















































Фәрит Салихов


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев