Логотип Идель
Спорт

АЛТЫН КАЗНАСЫ МЕНӘ КАЙДА!

Спорт сөюче, җанатар буларак балачакта спорт ярышлары белән бәйле иң якты хатирәләрнең берсе, әлбәттә – Олимпия уеннары. Ике елга бер мәктәптән өйгә кайта торган юл “озыная”, чөнки Олимпия ярышлары тапшыруларына кайтып җитәсе бар.

Ул вакытта спортчыларның исемнәрен бөтен ил белә. Совет чоры булмаса да, медальләр бер-бер артлы явып тора. Карелин, Попов, Лавров, Хоркина, Немов һ.б. – әлеге исемнәр ниндидер чит-ят түгел, ә шундый якын иде балачакта.

Ул чордан әллә ничаклы ел узган инде. Данлыклы чемпионнар спорт карьераларын тәмамлап, кайсы нинди эш белән мәшгуль. Әмма нинди генә өлкәдә хезмәт куймасыннар – спорт белән дуслыкларын югалтмаган алар, үз осталыкларын балаларга, киләчәк буын олимпия чемпионнарына тапшырырга тырыша.

2018 елның декабрь башында Казанда Александр Попов исемендәге Кубокның XI ярышлары булып узды. Быелгы ярышлар Олимпия чемпионнары бүләкләренә Халыкара балалар уеннары статусында уздырылды. Попов кубогының асылы – йөзү буенча ярышлар. Соңгы ике кубок спорт традицияләре белән дан тоткан башкалабызда үткәрелде. Соңгы елларда әлеге чара йөзү буенча ярышлар белән генә чикләнми. Беренчедән, ярышлар башка спорт төрләре (грек-рим көрәше, гандбол, чаңгыда шуу, нәфис гимнастика, синхрон йөзү) буенча да үкәрелә. Икенчедән, мастер-класс, автограф-сессияләр, җанатарлар өчен бәйгеләр дә уздырыла.



Попов Кубогы саннарда:


* XI Кубокта (Олимпия чемпионнары бүләкләренә Халыкара балалар уеннары) 6 спорт төре буенча ярышлар узды;


* Быелгы ярышларда 1600гә якын яшь спортчы катнашкан;


* Катнашучы балалар һәм үсмерләрнең яше – 16 га кадәр;


* Спортчылар Россиянең 60 төбәгеннән, БДБ һәм Ауропаның берничә иленнән (Германия, Италия, Сербия);


* Аларга 30 Олимпия, дөнья берлекләре чемпионнары һәм медаль яулаучы атаклы спортчы остаханәләр үткәргән;


* Ярышлар 2008 елдан бирле уздырыла; бу еллар эчендә аларда 4000нән артык кеше катнашкан;


* Кубок чаралары 5 спорт объектында барган;


* Казанда уздырылган спорт чараларында катнашкан 6 остазның шәхси коллекциясендә 15 Олимпия уеннары алтыны, 35 дөнья чемпионатлары алтыны, 46 Европа чемпионы дәрәҗәсе бар.



Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев