Логотип Идель
Спорт

19 ЧЕМПИОНГА – 1 ТӘКӘ

Саба районы Миңгәр авылы Сабантуе быел өченче тапкыр дөньякүләм көрәшчеләрне үзенә җыйды. Катнашучылар санының исәбе-хисабы булмаган (кайбер мәгълүматлар буенча 35 меңнән артык халыкны үзенә җыя алган) милли бәйрәмнең бер мәйданы елдагыча көрәшчеләр өчен генә әзерләнде. Дөнья чемпионы исеме өчен бил алыштылар биредә. Хәер, барысын да бәйнә-бәйнә сөйлик әле...

Җәүдәт Миннәхмәтов, Халыкара билбаулы көрәш федерациясе президенты:


– Көрәш ул – безнең өчен халкыбыз тарихы, горыф-гадәтләребез, төрки-татар халкының уй-фикерләре һәм күңел халәте чагылышы. Көрәштә агрессиягә урын юк, биредә  осталык һәм акыл бәрабәренә җиңү яулана.



Тарихта беренче тапкыр


Көрәш буенча Дөнья чемпионатының моңа кадәр дә узганы бар иде анысы. Әмма быелгысы тарихта иң яхшысы исеменә дәгъва кылырга лаек. Иң беренче чиратта оештыру дәрәҗәсе һәм яңалыклары белән алдырды. Шактый санарга була аларны: Дөнья чемпионаты белән беррәттән быел беренче тапкыр 2001-2002 елгы көрәшчеләр арасында Дөнья беренчелеге дә уздырылды; Россия көрәш ярышларында каралган һәр авырлык үлчәве дә кертелде; Чемпионат җиңүчеләре Халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булды; финалга кадәрге ярышлар спорт залында – Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә, аннан соң гына мәйданда узды... Соңгысы көрәшчеләрне кызу кояш астында тир түгүдән коткарып калса, Сабантуй кунаклары өчен иң мавыктыргыч алышлар гына бүләк итте.

Хәер, тамашачыларның игътибарын җәлеп иткән иң мөһим яңалык башкасы иде, әлбәттә. Анысы – абсолют авырлык. Чемпионатны оештыручыларның әлеге “мөгез”ен аңлаучы да, аңламый калучылар да күп булды. Ә оештыручылар гади генә аңлатты: дөньяның иң көчле көрәшчеләре бил алышсын өчен абсолют авырлык булдырдык, хәтта бер илдән катнашучылар саны да чикләнмәгән.

“...Татарстан – супер. Оештыру шәп! Тагын киләбез әле, – спорт академиясе спорт залында Үзбәкстан командасы тренеры Абдулхәмит үзбәкчә-русча, әмма татарлар гына тулысынча аңлый алган телдә шундый фикере белән уртаклашты. – Әмма хуҗалар сөенмәсен: кунак булырга гына килмәдек. Өч “алтын” безнеке булырга тиеш!”

“Алтын”ның тәме татлы


Үзбәкстан командасы өч алтын медальгә өмет итсә, Россия командасы һәр авырлык үлчәвендә җиңү турында хыялланса да гаҗәп булмас. Чөнки Миңгәрдә әлегә кадәр чит ил көрәшчеләренең батыр калганы юк. Ике ел элек тәүге тапкыр уздырылган Дөнья кубогында,  былтыргы ачык һавада узган беренче Дөнья чемпионатына көрәшчеләр кайдан гына килмәсеннәр, барысында да Россия көрәшчеләре чемпион калган иде. Инде быелгы Чемпионатка 42 илдән җыелган 230 көрәшче арасында да төп фаворитлар – хуҗалар.

...Ләкин хуҗаларны беренче әйләнештә үк күктән җиргә төшерделәр: 65 килограммда бил алышкан Башкортстан көрәшчесе Рушан Ильясов Үзбәкстаннан килгән көндәшенә оттырды. Бераз узгач 85 килограммда Курган өлкәсеннән Максим Морозов та “алтын” өчен көрәшү мөмкинлеген югалтты. Чемпионат алдыннан гына имгәнгән Татарстан көрәшчесе Илмир Төхвәтуллинны алмаштырган Максимның оттыруын тыныч кабул итсәләр, Рушанның җиңелүе көрәш сөючеләрне нык гаҗәпләндерде. Россия чемпионатында Актаныш егете Искәндәр Мортазинны отып, Дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулаган иде ул. Ахыр чиктә бронза медаль өчен көрәштә дә уңышка ирешә алмады.

– Чемпионатка 12 килограмм авырлык куып килдем. Хәл җыеп булмады, – дип сөйләде “Ялкын” хәбәрчесенә Рушан Ильясов. – Россия чемпионаты финалында биш тапкыр Татарстан көрәшчеләренә оттырганнан соң быел тәүге тапкыр чемпион булган идем. Дөнья келәмендә генә уңышка ирешеп булмады. Инде көрәштән китәсе булыр. Бөтен өмет улымда. Россия чемпионы булып танылган көннәрдә туды ул. Шул хөрмәткә Батыр дип исем куштым.



...Үзбәкстаннарның планы үтәлмәде – бер генә “алтын” аларныкы. Тагын ике авырлык үлчәвендә Төрекмәнстан һәм Халыкара көрәш федерация әләме астында чыгыш ясаучы Донецк көрәшчесе мәйдан тотты. Калганнарымы? Сорамасак та аңлашыла – хуҗалар батыр!

Дәрәҗә арта


Россия данын яклаучылар арасында күпчелекне Татарстан көрәшчеләре тәшкил итте.
Россия данын яклаган көрәшчеләр исемлеге:

Яшьләрдә – Инсаф Габдрахманов (55 килограмм, Татарстан), Инсаф Хәкимов (60 килограмм, Чувашия), Эмиль Мәүлин (65 килограмм, Татарстан), Искәндәр Гарифҗанов (70 килограмм, Татарстан), Артур Зарипов (75 килограмм, Башкортстан), Динар Әүхәдиев (80 килограмм, Татарстан), Илвир Хисмәтуллин (85 килограмм, Башкортстан), Фарис Хуҗин (90 килограмм, Татарстан), Альберт Сәхәбиев (110 килограмм, Татарстан).

Ир-атларда – Фирзәр Гыйниятуллин (60 килограмм, Татарстан), Рушан Ильясов (65 килограмм, Башкортстан), Ислам Фәләхов (70 килограмм, Татарстан), Артур Зөлкәрнәев (75 килограмм, Башкортстан), Ренас Кәлимуллин (80 килограмм, Татарстан), Максим Морозов (85 килограмм, Курган өлкәсе), Айгиз Зәйнетдинов (90 килограмм, ХМАО-Югра), Раил Нургалиев (100 килограмм, Татарстан) һәм Сергей Павлик (авыр үлчәү, Ульян өлкәсе).

Состав Россия чемпионаты нәтиҗәләреннән чыгып тупланды, дип аңлатты җыелманың баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов. Тәҗрибәле остаз сүзләренчә, Дөнья чемпионатын оту Россия көрәшчеләренә дә җиңел бирелми.



– Казанда узган Универсиададан соң биш-алты елда көрәш сизелерлек үсеш алды, – дип фикерләре белән уртаклашты Фәрит әфәнде. – 2015 елда Дөнья чемпионатында – биш, былтыр җиде авырлык үлчәвендә бил алышу мөмкинлеге булдырылса, быелгы ун авырлык уртак эштәге зур уңышыбыз турында сөйли. Быелгысы – чын чемпионат! Көрәш үсеше көндәшлекнең үсүендә дә чагыла. Келәмдә көндәшлек көчле булганга сөенәм генә. Димәк, тренерлар өчен – эш, көрәшчеләр өчен әзерлек җитдирәк рәвеш ала.

– Әле безгә туктаусыз тәҗрибә тупларга кирәк, – ди ир-атлар арасында иң җиңел авырлыкта җиңү яулаган Теләче егете Фирзәр Гыйниятуллин. – Россия көрәшчеләре көчлерәк, әмма алымны тиешенчә төгәлләп бетермәү аркасында оттыручыларыбыз бар. Көндәшкә каплап төшәргә юл калдырабыз. Шәхсән үзем менә шул ялгышларны булдырмас өчен махсус әзерләндем. Әзерлек карьерамдагы иң зур җиңүгә китерде.



Чемпионатның яңалыгы – абсолют авырлыкта җиңүче булган Фирдүс Зәйнуллин өчен дә бу келәмдәге иң зур уңышы булды. “Моннан да зуррак җиңү була алмый. Шуңа ирешү өчен Казан Сабантуеннан да баш тарттым”, – диде чемпион төп көндәшен, азәрбайҗан спорчысын – сыртына, тәкәсен иңнәренә салганнан соң.

“Кече яшьтән минем кул астында шөгыльләнде бит ул. Җиңүгә ничек килгәнен беләм”, – дип тулыландырды батырны остазы Фәрит Шәйхетдинов та.

Рәшит Сәмигуллин, танылган көрәшче, Татарстанның атказанган спорт остасы:


– Дөнья чемпионатының мондый форматта узуы, стандартларга туры китереп оештырылуы, әлбәттә, уңай гына бәяләнә. Динамикасы бар, хөкемдар төгәл эшләрен башкара – барлык ярышларда да шулай булырга тиештер ул. Гомумән, татар көрәшенең дөнья аренасына чыгуы куандыра. Шулай да мин бөтен көрәш төрләрен берләштереп ниндидер бер үрнәк спорт төре барлыкка китерү яклы.



Яшьләргә юл


Чемпионат белән бергә яшьләр арасында уздырылган Дөнья беренчелегендә катнашучылар Миңгәр Сабантуен күрде, бәйрәм кунаклары гына аларның бил алышуын күрә алмады. Чемпионнарны академия спорт залында көндез үк ачыкладылар. Ир-атлардан аермалы буларак Россия көрәшчеләренең барысы да медальле булды.

– Җиңелү ихтималы барлыгын чамалаган идек. Чөнки көндәшләр дә көчле, – ди ярыш алдыннан яшьләр җыелмасы белән җыеннар уздырган тренер Илһам Волков. – Әмма медальнең икенче ягы да бар бит әле. Беренче тапкыр уздырылган Дөнья беренчелеге аша безнең көрәш тагын бер баскычка югары күтәрелә, алга таба яшьләрне келәмгә тартырга булышак. Медальләрне санаудан бигрәк, менә шунысына сөенергә кирәк.



...Келәм читен уллары өчен сөенгән, борчылган, шатлыктан елаган әти-әниләр бизәде. Көрәшне үстерүчеләр өчен рәхмәтле иде алар. Әнә: “Үзем ирешмәгән җиңүләрне улым яулый, – ди бит Саба районыннан килгән Радик әфәнде Габдрахманов та чемпион улы Инсаф өчен сөенеп. – Ярый әле улларым көрәшә!”




Дөнья чемпионнары:


60 кг – Фирзәр Гыйниятуллин (Россия)

65 кг – Бегенч Какалыев (Төрекмәнстан)

70 кг – Ислам Фәләхов (Россия)

75 кг – Артур Зөлкәрнәев (Россия)

80 кг – Ренас Кәлимуллин (Россия)

85 кг – Хөснетдин Рузиев (Үзбәкстан)

90 кг – Айгиз Зәйнетдинов (Россия)

100 кг – Раил Нургалиев (Россия)

100 килограммнан югары авырлык – Сергей Павлик (Россия)

Абсолют авырлык – Фирдүс Зәйнуллин (Россия).

Яшьләр арасында дөнья беренчелеге җиңүчеләре:


55 кг – Инсаф Габдрахманов (Росия)

60 кг – Алексей Левабий (Халыкара көрәш федерациясе әлеме астында чыгыш ясады)

65 кг – Эмил Мәүлин (Россия)

70 кг – Искандәр Гарифҗанов (Россия)

75 кг – Артур Зарипов (Россия)

80 кг – Динар Әүхәдиев (Россия)

85 кг – Илвир Хисмәтуллин (Россия)

90 кг – Фарис Хуҗин (Россия)

110 кг – Альберт Сәхәбиев (Россия)



Фәрит САЛИХОВ


Илназ Мөхәрләмов фотолары



ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев