Логотип Идель
Сихәтле сәхифә

"СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ": ТЫРНАК КИМЕРҮ ГАДӘТМЕ, АВЫРУМЫ?

Баксаң, тырнак кимерү, эт тырнаклары чыгу начар гадәт кенә түгел, үзенә күрә бер авыру икән бит! Аның хәтта үз термины да бар – онихофагия. Табиблар аны, хәтта, тәмәке тарту белән бер рәткә куя.





Барысына футбол гаепле?!


Камил:

– Мин үземне хәтерләгәннән бирле, тырнак кимерүдән интегәм дип әйтә алмыйм. Шулай да, 7-8 яшьләрдә, бу проблема минем «юлдаш»ыма әверелде инде. Миндә ике начар гадәт бар. Беренчесе – тырнак кимерү, икенчесе – күп сөйләү. Соңгысы кайвакыт файдалы булса да, тырнак кимерүнең бер дә файдасын күрмим. Иң кыены шул: тырнакларның карар җире калмый, сәламәтлеккә зыян килә. Моның бик яхшы аңлыйм, тик аңлау – бер нәрсә, ә менә гадәттән котылу – икенче, һәм бу бер дә җиңел түгел.

Берәр нәрсә ачуымны китергәндә яки дулкынланганда, тырнакларга тынгы бетә. Мондый чак, гадәттә, «Барселона» командасы яки Испаниянең футбол җыелмасы еш була. Әмма гаепне аларга аударып калдыру да ярамас.

«Тырнак кимерүдән котылуның төрле ысуллары бар», – диләр. Аның күбесен минем үземнең дә сынап караганым бар: төссез, ачы тәмле (аларны кимерсәң, авызга әрем тәме тула) махсус лаклар кулландым, шеллак сыман каты, кимерелми торган лак сөрттем. Теш ныклыгын тикшереп карау өчен менә дигән нәрсә икән. Тагын аутотренинг, татарча әйткәндә, үз-үзеңне оялту, башкалар тарафыннан обструкцияләнү кебек ысуллар турында беләм. Кулланып карамаган чара калмады диярлек, ә начар гадәт – һаман минем белән. Табибларга гына мөрәҗәгать итәсе калды, бугай, инде. Монда, миңа калса, иң нәтиҗәлесе психологка бару булачак.

Үз-үзеңне тыеп тору юлларына килгәндә исә, алар күп – йон бияләй, күн перчатка, резин перчатка – шуларны бер дә салмыйча киеп йөрү. Шуңа да бердәнбер котылу юлы – корыч сыман ихтыяр көче булу. Гомумән, мин үземдә бу гадәтне җиңеп чыгарга көч барлыгын сизәм. Тик менә теләк дигән әйбер бар бит әле. Тырнак «ашау»ның төп сәбәбе, минемчә, әлеге механизмның үтә гади булуында: кулны авызга сузудан да гадирәк ни булсын, ди?! Ә алга таба инде бу эшкә күнегеп китәсең, һәм, менә, начар гадәт әзер.




"Ялкын" бу авыру турында тәфсилләбрәк Казан дәүләт медицина университетының балаларның йогышлы авырулары бүлеге доценты Халит Сәүбән улы Хәертдиновтан сорашырга булды.

– Яшүсмерләрнең тырнак кимерә башлаулары нәрсәгә бәйле?

– Тырнак кимерү, ягъни онихофагия авыруының сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бу – эмоциональ киеренкелек тә, стресс та, борчылу ситуациялар дә, төрле психик травмалар һәм чирләр. Хәтта кеше вакытны ничек үткәрергә белмәгәндә дә, шушы гадәт барлыкка килә ала.

– Бу авыру ничә яшьтә башлана?

– Онихофагия балалар арасында киң таралган һәм ул, гадәттә, 3-4 яшьтә башлана. Ләкин тырнак кимерү зурлар арасында да очрый.

– Беренче карашка начар гадәт кенә булып күренгән әлеге чир, чыннан да куркынычмы?

– Берәүләр онхофагияне начар гадәт дип саный, икенчеләр – авыру дип уйлый. Бу проблемага вакытында игътибар итмәсәң һәм тиешле чаралар күрмәсәң, шушы начар гадәт айларга, елларга да сузылырга мөмкин һәм ахыр чиктә чиргә әйләнә ала.

– Тырнак кимерү нинди авыруларга китереп чыгара?

– Башта тырнакнын тышкы кыяфәте үзгәрә һәм ул шешәргә мөмкин. Җитмәсә, тырнакнын үсеше бозыла. Икенчедән, тырнак кимерү кеше организмына төрле йогышлы чирләр дә «алып килә». Мәсәлән, эчәк инфекцияләре һәм паразитлар (гельминтлар) киң таралыш ала.

– Бу начар гадәттән ничек котылырга?

– Әгәр син бу гадәттән интегәсең икән, әти-әниеңнән ярдәм сора. Әти-әниләргә киңәш: онифагиядән интегүче балаларга, яшүсмерләргә тырнак гигиенасы һәм тырнак кимерү төрле йогышлы авырларга китерергә мөмкинлеге турында аңлатырга кирәк. Шулай ук кулларны сабын белән юарга күнектерергә һәм тырнакларны кимерүне туктатырга ияләшергә кирәк. Әлбәттә, бу проблемадан котылу өчен вакыт кирәк булыр. Әгәр болай итеп тә, нәтиҗәләр күренмәсә, психологларга мөрәжәгать итү файдалы булыр.

Котылу ысуллары:


- тырнак кимерүгә китергән әйбернең сәбәбен ачыкла;

- сына торган булу сәбәпле, тырнак кимерсәң, аларны ныгыту өчен, составында кальций һәм башка микроэлементлар булган препаратлар куллан;

- тырнакны үстерү өчен, аларны акрил яки гель белән буя;

- ачы тәмле лаклар куллан;

- син тырнак кимерә башлаган саен, туганнарың шелтә белдерсен;

- тырнак кимерәсе килгән саен, игътибарыңны башка нәрсәгә юнәлт;

- «Әгәр тырнак кимермәсәм, үземне тәмлүшкә белән сыйлыйм», – дип максат куй. Яки үзең яраткан башка шөгыль турында да уйларга була, мәсәлән, кино карау.

P.S. Шунысын да онытма, дустым: тырнак чәйнәү ул әле гомерлек гадәт түгел. Бары тик үз-үзеңне кулга алып, үзеңне камилләштерергә иренмә. Чөнки бу гадәттән үзең теләсәң генә котылып була. Алай да булып чыкмаса, белгечкә мөрәҗәгать итүдән оялма.

Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев