Логотип Идель
Сихәтле сәхифә

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ТОМАУМЫ, ӘЛЛӘ СЕЗОНЛЫ АЛЛЕРГИЯМЕ?

Яз кемгәдер бәхет алып килсә, кемгәдер - җәфа гына. Аллергия дип аталган бу афәт агачлар яфрак ярган, чәчәк аткан вакытта аеруча "котыра". Тик кайвакыт томауны аллергия, йә, киресенчә, аллергияне томау белән бутаучылар да очрый.

Поллиноз – сезонлы аллергия – апрель ахырында башлана (быел ул 16 апрельдә ук старт алган).



Аллергиядән интегүчеләргә яз башында, беренче чиратта, каен, имән, өрәңге, зирек, чикләвек агачы, тал агачларының серкәсе бәла була. Бу май ахырына кадәр дәвам итә. Аннары үлән сезоны башлана. Болын, газон үләннәре июльгә кадәр чәчәк ата. Июль ахырында аларны чүп үләннәре –  әрем, алабута алыштыра. Кайберәүләрнең бер сезонда аллергия өч тапкыр булырга мөмкин. Кемнеңдер аллергиясе каен серкәсенә генә була.

Кайвакыт тик торганда күз яшьләнә, борыннан ага. ОРВИны чәчәк атуга аллергия белән бутарга мөмкин. Томау төшүне поллиноз – сезонлы аллергия белән ничек бутамаска соң?

ОРВИны аллергиядән аеру очраклары:

  1. ОРВИ булганда, температура күтәрелә, аллергия вакытында – бик сирәк очракта гына.

  2. Грипп һәм ОРВИ симптомнары даими рәвештә бертөрле була, аллергия вакытында симптомнар үзгәрә. Аллерген чыганагы якында булса (мисал өчен, чәчәк ата торган үсемлек), симптомнар үсә бара.

  3. Аллергия вакытында борынның ике куышлыгы да тыгыла, маңка үтә күренмәле, күп була. Һәрчак диярлек борын, аңкау, күз кычыта.


Әлбәттә, аллергия һәркемдә төрлечә күзәтелергә мөмкин. Шуңа теге яки бу симптомнарын алдан фаразлап булмый. Кемдер йөткерә, тамагы яна, башкаларда – ринит  була яки күзе кычыта. Авыр очраклар булганда, бөтен симптомнар да берьюлы була.

Әти-әниләр еш кына инфекция, дип уйлап, баланы мөстәкыйль рәвештә дәвалый башлый. Тик бу очракта табибка барудан да яхшысы юк. Чөнки бу авыру аллергия булып, аның төрле өзлегүләргә китерүе ихтимал.

Аллергиянең үзенчәлекле симптомнары булырга мөмкин:



  1. Ринит.


Ул булганда, кымырҗу (зуд) була, томау төшә, кеше төчкерә, күзеннән яшь ага, колаклар кычыта. Мондый кымырҗу аеруча балаларда күзәтелә, алар уч төбе белән бармак очын астан өскә сөртә. Моны “аллергик салют”, дип атыйлар. Ринит сезонлы аллергия буларак, кечкенәләрдә сирәгрәк очрый.

  1. Конъюнктивит.


Кымырҗу, күзгә ком керү хисе, яшь агу, күз кызылаю, күз күреме начараю – аллергияле конъюнктивитның сыйфатлары шушы. Дискомфорт аркасында күзнең лайлалы тышчасы кычыта. Бу аллергия йогышлы конъюнктивитка китерергә дә мөмкин. Нәтиҗәдә, күз кызыша, авырта, хәтта үлекләргә мөмкин. Моның блефарит, увеитка китерүе дә ихтимал.

  1. Йөткерү.


Тамак төбе кызышу, күкрәктә авырлык хис итү, сулаганда сызгырган тавышлар чыгу, йөткерү, тавышның карлыккан булуы, тын кысылу – болар астматик приступка китерергә мөмкин. Шуңа да кичекмәстән табибка чабарга кирәк. Кызганыч, бронхиаль астма шушы сезонлы аллергия аркасында килеп чыга да инде.

  1. Тән реакциясе


Гадәттә, тәннең тынычсызлануы азык-төлек яки контактлы аллергия аркасында барлыкка килә, дип саныйлар. Тик поллиноз вакытында да тәндә аллергиягә реакцияне күзәтергә мөмкин. Сезонлы аллергия вакытында кычыткан бизгәге, кымырҗу, тимгел, кырчынлык (шелушение) борчый. Еш кына ул бит, бот, кулларны тынычсызландыра.

  1. Температура күтәрелү (бик сирәк очракта була)


Температура аллергия реакциясенең пигы вакытында күзәтелә, һәм бу еш кына стресс симптомы була. Аллергия вакытында температура 37,5°Cтан югарырак күтәрелми, һәм 1-2 сәгатьтән артыгракка сузылмый.

[caption id="attachment_35614" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Аллергиядән дәвалану:

  • Сезонлы аллергиянең иң куркынычы – анафилактик шок, ангионевротик шешенү (Квинке). Әгәр беренчесе бик сирәк очраса, икенчесе балалар арасында киң таралган. Шуңа да аллергия булса, аның өзлегүен көтмичә, дәвалануны башларга кирәк.

  • Агачлар – иң агрессив аллерген. Аларның серкәсе 5 чакрымга кадәр җитәргә мөмкин. Калган үсемлекләр андый ук куркыныч түгел, серкә һавада очып кына йөрү җитми, аллергия булсын өчен аның күзгә, борынга керүе, тәнгә тиеп китүе кирәк.

  • Аллергиядән чаралар бик күп төрле: антигистамин чаралар, күзгә тамчылар, спрейлар. Антилейктриен препаратлар – яңа төр дәвалану, алар бер үк вакытта профилактик һәм ялкынсынуга каршы да. Бу төр дәвалануны аллергия сезонына 3 ай кала – гыйнварда кабул итә башлыйлар. Бу уколлар яки тел астына куя торган дару булырга мөмкин.

  • Алдан дәваланырга өлгермәсәң, аллергеннар белән сезонлы дәвалану курсын узып була. Аллерген тиешле дозировкада беләккә ышкып кертелә. Тыштан ул манту кебек күзәтелә. Бөтен иммунитет шунда җәлеп ителә, күзләр, борыннар аллергиядән интекми. Бу препаратны тәнгә атнасына 1 тапкыр кертәләр. Әлбәттә, аңа кадәр үзендә төгәл аллергия барлыгын белергә кирәк.

  • Сезонлы аллергиядән интеккән кешегә аллергия китереп чыгарган үсемлек яныннда йөрүне киметергә, туклануны үзгәртергә кирәк. Бу вакытта җиләк-җимеш, чикләвек, бал ашарга ярамый. Даими рәвештә душ керергә кирәк. Табиб кушкан дару препаратлары белән дәвалану,спрейлар, тамчылар турында онытмау мөһим.

  • Аллергиядән дәвалауның халык чаралары юк. Бары тик аллергия китереп чыгарган үсемлек чәчәк аткан вакытта башка җиргә күченеп торып була.

  • Балаларда сезонлы аллергия 7 яшьтә барлыкка килергә мөмкин. Еш кына бу – нәселдән килә торган әйбер.

  • Бала башта аллергиядән интегеп, берничә елдан бу авыру үзеннән-үзе бетәргә мөмкин. Бу еш кына малайларда күзәтелә. Шулай итеп егетләр поллиноздан гына түгел, астмадан да котыла ала. Тик аннары кабаттан аллергия пәйда булу очраклары да булгалый.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Язма Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев