Логотип Идель
Сихәтле сәхифә

АВИТАМИНОЗ БАЛАЛАРДА ЕШ ОЧРЫЙ. НИШЛӘРГӘ?

Микроэлемент һәм витаминнар организмыбызга җәйге чорда күпләп керсә дә, салкын көннәр якынлашкан саен запаслар кими башлый. Нәтиҗәдә, авитаминоз башлана. Нишләргә?

Нәрсә ул авитаминоз?

Кайбер витамин һәм микроэлементларның организмда җитәрлек дәрәҗәдә булмавы авитаминоз дип атала. Бер генә төрле витамин җитмәсә, моноавитаминоз, ә берничә төрле җитешмәсә, полиавитаминоз дигән атамалары да бар. Гадәттә, бу күренеш кышын һәм язын еш күзәтелә.

Авитаминозның сәбәпләре:

- Ашаган ризыкта витаминнарның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы;

- Ашкайнату системасының дөрес эшләмәве.

Авитаминоз балаларда, матдәләр алмашы башкача булу сәбәпле, еш очрый. Олы яшьтәге кешеләрдә дә була, шулай ук ул аларның организм үзенчәлеләренә бәйле.

Авитаминоз симптомнары:

- Тире кубалаклану;

- Чәчләрнең сынучанга әйләнүе һәм коелулары;

- Тырнакларның сынучанга әйләнүе;

- Әз генә бәреләүдән дә тәннең кара янып чыгуы яки шул урынга кан савуы;

- Хроник авыруларның көчәюе: ирендә герпесның еш чыгуы, аякта гөмбә инфекциясе һ.б.;

- Тән тиресенең аксыл төскә керүе;

- Салкын тиеп еш авыру;

- Даими хәлсезлек, ярсу булу;

- Хәтер начараю;

- Теш чистартканда казналыкларның канавы;

- Иреннәрнең ярылуы.

Авитаминозны ничек дәваларга?

Организм үзенә витамин җитмәвен әнә шулай төрле юллар белән күрсәтә, ә  без, моны вакытында аңлап алып, дәвалауга керешергә бурычлыбыз.

1.  Туклану рәвешегезне анализлап чыгыгыз. Диеталар турында онытып торыгыз, алар бары тик зыян гына китерер. Иң яхшысы – дөрес туклану. Анда организмга кирәкле барлык матләр, микроэлементлар да булырга тиеш.

2. Витаминнар балык, сөт продуктлары һә төрле ярмаларда күп.

3. Витамин комплекслары эчегез.

Сау һәм сәламәт булыйк ;-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев