Логотип Идель
Шәхес

ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВА: "ҮЗЕМ САЙЛАП ЯЗУЧЫ ОНЫГЫ БУЛМАДЫМ"

Зөләйха Камалова – язучы Нурихан Фәттах оныгы.
Туган көне: 27.12. 1993

Туган җире, яши: Казан

Тәмамлаган: КФУның татар филологиясе бүлеге

Эшли: "Идел" журналында веб-редактор

Кызыксынулары: фото, рәсем, әдәбият.

– Картәтәй (без аны шулай дип йөртә идек) миңа 11 яшь булганда бакыйлыкка күчте. Мин аны яхшы хәтерлим. Ул үлгән көн исемдә. Без кечкенә идек, үлемнең ни икәнен белмәдек.
Язучы оныгы булу - башка кеше оныгы булу кебек үк. Мин бит үзем сайлап язучы оныгы булмадым. Миңа картәтәй кебек кеше тәрбия биргәне һәм аны күреп өлгергәнем өчен чиксез шатмын. Язучы Рабит абый Батулла берсендә: “Карашларыгыз охшаган”, – дигән иде. Үзем рухи охшашлык бар дип уйлыйм. Булмыйча мөмкин дә түгел.



Безнең төп тәрбияче, милли үзаң сеңдерүчебез дә ул булды. Әгәр бүген исән булса, хәзерге хәлләргә, татар теле өлкәсендә булган вазгыятькә чыдый алмас иде, дип уйлап куям. Дөресен әйтәм, миңа боларның барысы өчен дә аның каршында оят. Монда һәммәбезнең дә, һәр татар кешесенең дә гаебе бар. Без телне саклар өчен булдыра алган нәрсәләрнең барысын да эшләмибез.

Бүгенге көндә төп максатым – үз-үземне табу. Язуга килсәк, поэзия һәм прозада тәүге адымнарымны ясап ятыш. "Кояш исе” исемле шигыремә яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов һәм композитор Зөлфәт Вәлиуллин белән берлектә җыр иҗат иттек. Зур хыялларымның берсе – пьеса язу. Барысын да эшләп карыйсы килә! Җырлар язу, җырларга өйрәнү, театр, рәсем сәнгатен үзләштерү – болар барысы да алда. Баш кына исән булсын!



Картәтәй иҗатыннан иң яраткан әсәрләремнең берсе – "Мөдир Саҗидә". Ә менә диссертация эшем аның "Итил суы ака торур" романы буенча иде. Н.Фәттахның тарихи романнарын укыр алдыннан белем базасы булу таләп ителә. Картәтәйнең язган һәр юлын, һәр сүзен тулысынча аңлар өчен, ул белгән хәтле белергә, ул укыган хәтле укырга кирәк дип саныйм.



Картәтәй шактый кырыс кеше булып истә калган. Күп эшли иде. Безгә аш пешереп ашата иде. Балта эшләренә бик оста иде. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, сәер һәм гаҗәеп кеше иде.
Нурихан Фәттах ( 1928 - 2004) – язучы, тәрҗемәче, тарихчы.
РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Кайбер әсәрләре:. "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" романнары, "Кол Гали" трагедиясе.

Зилә Сабитова

Фотолар Зөләйха Камалованың шәхси архивыннан алынды




ТАГЫН УКЫРГА:



СӘЙДӘШ КАМАЛИЕВ (Фаил Шәфигуллин оныгы): “АНЫҢ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ҮЗЕМНЕ ТАБАМ”



МИЛӘҮШӘ ЗАКИРОВА (Аяз Гыйләҗев оныгы): “МИН БАБАМНЫҢ КЕЧКЕНӘ КУЯНКАЕ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев