Логотип Идель
Шәхес

ВИКТОРИЯ КУЦЫНА - "ТЫ - СУПЕР!"

Азнакай районының Әгерҗе авылы кызы Виктория Куцына НТВ каналында барган «Ты – супер!» проектында катнашты. Ул – Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» ансамбле солисты. Хәзер Әлмәт музыка көллиятендә белем ала. Викторияне апасы тәрбияли.

Виктория, Азнакай районының музыка мәктәбенә укырга кергәч, «Бәхет» вокал ансамбле җитәкчесе Наилә Сафуановна Шәрифуллинаның ансамбленә эләгә. Моңлы бу кыз турында тулырак белү өчен «Ялкын» журналы Азнакай укытучысы белән элемтәгә керде.

[embed]https://youtu.be/o3BLa1d2SeE[/embed]

«Җырга сәләте кечкенәдән бар иде»


– Аның кечкенәдән үк җырга сәләте бар иде. Тавышы да бик көчле булды. Вика мәктәпкә кергәнче үк Пионерлар сарае каршындагы ансамбльгә йөрде. Республика конкурсларында да актив катнашты. «Сандугач сайрар илем» бәйгесендә призлы урыннар алды. Конкурсларда ансамбль белән берлектә дә, үзе генә дә чыгыш ясый иде, – дип сөйли беренче җитәкчесе.

Викториянең тормыш юлы, «Ты – супер!» проектында катнашучы һәркемнеке кебек, гади түгел. 2 яшендә кыз әтисез кала: ул гаиләдән китә. Кызганыч, Виканың әнисе хәмер белән дуслаша. Озак вакыт ул бу гадәттән җәфа чиккәч, кызны әнисенең апасы тәрбиягә ала. Әнисе кыз белән бик сирәк күрешә, ә йөрәк парәсе һәр очрашуны түземсезлек белән көтә.



Наилә Сафуановна фикеренчә, Викториянең гаиләдәге ситуациясен укытучылар белмәгән түгел, белгән. Тик ул укыган мәктәптә дә, музыка мәктәбендә дә бу ситуацияне контрольдә тотканнар.

– Викториянең әнисе башта андый ук тәртипсез түгел иде. Ул аны тәрбияләде. Әбисе дә булыша иде. Вика безгә бик ачылып бетмәде, серләрен әйтеп бетермәде. Сораша калсаң, әнисен беркайчан да гаепләмәде, яклап чыга иде. Үсә төшкәч, ул 6-7 сыйныфларда укыган чакта, әнисе бик каты эчүгә сабышты. Ул вакытта аны әбисе тәрбияләде, аннан соң апасы тәрбиягә алды. Берәр бәйгедән кайтканда, Вика һәрвакыт әбисенә кайта иде, – ди Наилә Сафуановна.

Җитәкчесе Викторияне бары тик яхшы кеше буларак сыйфатлый. Виктория «Бәхет» ансамбленә йөргәндә, дисциплинасы белән аерылып торган, дәресләрен дә һәрвакыт вакытында әзерләп килгән. Укытучылары да аптырый торган булган хәтта: шундый гаиләдә үсеп тә, дәресләрен калдырмый, өй эшләрен вакытында ясый.

Азнакайда ул «эстрада вокалы» юнәлешендә белем алса, аннары «академик вокал» юнәлеше буенча Әлмәт музыка көллиятенә укырга керә. Наилә Сафуановна Әлмәткә төрле чараларга барганда да Виктория белән күрешмичә калмый.

«Нинди күңелсезләнү булсын, ди?!»


Бүген Викториянең тавышы инде бөтенләй башка юнәлеш алган. Хәзер ул классик җырларны, романслар башкара икән. «Ты – супер!» программасында катнашырга Викага Әлмәт музыка көллияте укытучысы Людмила Вячеславовна Шатунова тәкъдим итә. Уку йортына шушы конкурс турында нигезләмә килә.

– Викторияне бу проектта катнашырга бераз гына үгетләргә туры килде. Чөнки халык алдында чыгыш ясарга һәм аның шәхси тормышы турында белүләреннән оялды. Ләкин бераз кыюлык җыйганнан соң, катнашырга булды. Без анда академик җырчы буларак катнашырга дәгъва кылдык, Салих Сәйдәшев җырын башкардык. Ә Мәскәүдә программа редакторы башка җыр тәкъдим итә, – дип аңлатты укытучы «Ялкын»га.



Проектта катнашу өчен гариза тапшырганнан соң, Викториянең тавышын скайп аша тыңлыйлар. «Сез кастингны уздыгыз», дип шалтыраталар. 11 гыйнварга Мәскәүгә чакыралар. Викториянең бару-кайту, яшәү чыгымнарын оештыручылар каплый. Бер ай дәвамында ул анда яши, укытучылар белән эшли. Беренче турда катнашканда, Сергей Лазарев Виктория өчен тавыш бирә. Ләкин бер генә тавыш булгач, аңа проекттан төшеп калырга туры килә.

– Алга таба үтмәгәч, бераз гына елап алды. Тик бер дә артык күңелсезләнмәде. Елау инде теләсә нинди организмның нормаль реакциясе. Хәзер ул кайтты, аның белән алга таба эшләүне дәвам итәбез. Киләсе атнада ул зачетларын тапшырачак. Бөтенесе дә – укытучылар да, төркемдәшләре дә «Вика, шушындый зур проектта катнашу, Мәскәү укытучыларыннан белем алу бу бит зур дәрәҗә», дип аны һәрвакыт үсендереп торды. Монда нинди күңелсезләнү булсын, ди?! Без аның белән горурланабыз. Барлыгы 3000 дәгъва кылучыдан 82 катнашучы арасына эләгү – монда нинди өмет өзү булсын, ди?! Бары тик шатлык кына, – ди Людмила Вячеславовна.

Үз шәкертен мөгаллиме бары тик яхшы яктан гына тасвирлый. Вика тырыш, эш сөючән, музыкаль, тиз отып ала. Проекттан кайтса да, бар кеше белән бергә зачетларын тапшыра икән. «Көтеп торыгыз әле», «Мин бит дәресләрдә булмадым» мондый сүзләрне Виканың авызыннан ишетмәссең. Укытучысы да аның киләчәгенең өметле булачагына шикләнми. Сайлап алынган һөнәре дә аңа туры килеп тора, дип саный.

«Башта барырга теләмәдем»


Хәзер Виктория 3 курста укый. Киләсе елга аның чыгарылыш елы. Шуннан соң ул музыкаль юнәлештәге югары уку йортына керергә тели икән. Людмила Вячеславовна аңа консерваториягә керергә киңәш итә. Әгәр ниндидер ташламалар булса, әлбәттә, укытучысы моннан кулланырга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Викториянең үзе белән дә элемтәгә керә алдык. «Дөресен генә әйткәндә, миңа укытучы «Ты – супер!»да катнашырга тәкъдим иткәч, мин бик озак уйладым. Чөнки минем өчен бу бөтен илгә үзеңне ачып салу булыр иде. Минем шәхси борчуларымны һәркем белер, дип, башта барырга да теләмәдем. Ләкин аннары уңай якка карар кылдым», – ди Вика үзе.



Виктория 4 яшеннән бирле җырлый башлый. Ул Земфира һәм Елка белән чыгыш ясарга хыялларга. Бу җырчыларның иҗатын ул кечкенәдән ярата икән. Музыкадан кала, чаңгы, тимераякта шуарга ярата. Проектта Виктория Елка репертуарыннан «Около тебя» җырын башкара. Бу композициянең Вика өчен гадәти булмаганын Сергей Лазарев та билгеләп үтә.

Студент кыз өчен әлеге проектта катнашу зур тәҗрибә булган. Аның киләчәк тормыш юлында да кирәк булачагына шиге юк. Проектта танышкан яшьтәшләре белән Виктория әле хәзер дә аралашып тора, алар өчен җан ата.

– Киләсе турга үтмәгәч, бераз үпкә булды. Ләкин алай озак кайгырып утырмадым. Ә киләчәктә кая укырга керүемне әлегә төгәл билгеләмәдем. Ләкин музыка юнәлеше буенча дәвам итәргә теләр идем. Хәзер мин Әлмәттәге апамда яшим. Азнакайга ял көннәрендә кайтып йөрим, – ди Вика.
Белешмә:

«Ты – супер!» – НТВ каналында бара торган халыкара балалар вокаль конкурсы. Анда балалар йортында, мәктәп-интернатларда, тәрбиягә алынган гаиләләрдә үскән балалар катнаша ала. 7-18 яшьлек балалар үзләренең вокал мөмкинлекләрен профессиональ жюри һәм меңләгән тамашачы алдында күрсәтә. Бу проект әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга үзләрен күрсәтер өчен мөмкинлек бирә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар язма героеның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев