Логотип Идель
Шәхес

ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШҮГӘ НИ ҖИТӘ?!

22-25 апрель Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада үткәрелде. Әлеге бәйгедә Татарстан, Россия төбәкләреннән генә түгел, ә шулай ук Эстония, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Франция, Индонезия, Финляндия һәм башка илләрдән килгән катнашучылар үзара көч сынашты.

Бу юлы олимпиаданы шаулаткан иң популяр катнашучылары - Финляндиядән килгән фин егетләре Каадырь Касыйм һәм Ильяс.

Искиткеч! Бу егетләр, Финляндиядә яшәп тә туган телләре турында онытмыйлар, изге бурычларын үтиләр! Безгә, Татарстанда яшәүче татарларга, алардан үрнәк алып торырга гына кала!

"Ничек соң бу фин малайлары татар телен өйрәнгән икән?"- дигән сорау тудымы? Алайса алар белән без корган әңгәмәне укы!

— Егетләр, татар телен өйрәнергә авыр булдымы?

— Татар теле - безнең ана телебез. Әниебез - татар кызы, Татарстанда туып яшәгән, ә әтиебез - фин татары. Кечкенә чактан әниебез безне татарча сөйләшергә өйрәтте, татар җырларын бишектә көйләде, йокы алдыннан татарча әкиятләр сөйләде. Хәзер дә өйдә без татарча сөйләшәбез. Ул безнең туган телебез һәм аны белү – изге бурычыбыз! – ди Касыйм һәм Ильяс бертавыштан.

— Ә Финляндиядә татар оешмалары бармы? Милләттәшләрегезне еш очратасызмы?

— Әлбәттә, бар! Ул Хельсинки шәһәрендә урнашкан. Юк, милләттәшләребезне еш очратмыйбыз. Чөнки Финляндиядә барлыгы 900 татар яши һәм аларның күбесе - инде олы кешеләр.

— Тагын башка телләр беләсезме?

— Әйе, без 6 телдә сөйләшә беләбез: фин, швед, инглиз, алман, француз, татар телләрендә. Телләр өйрәнергә безгә бик ошый, чөнки тел белү - ул төрле милләт кешеләре белән аралашу ысулы.

— Искиткеч! Ә Татарстанга еш кайтып йөрисезме? Казанда яраткан җирләрегез бармы?

— Кызганычка каршы, еш кайтып йөрмибез. Әйе, бик яратабыз! Без монда үзебезнең туганнарыбызны күрәбез, дусларыбыз да бар. Ә мондагы татар ризыклары пешерә торган кафеларында ашарга ни җитә! (Көләләр). Аларның ризыкларын ашап карау - үзе бер ләззәт! Ә Казан шәһәренең архитектурасы... Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы... Сокланып туйгысыз!

— Бик әйбәт, ә сезгә татар әдәбияты ошыймы? Яраткан әсәрләрегез бармы?

— Әйе, бик ошый! Минем яраткан әсәрем – М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романы, – ди Касыйм.

— Ә мин, - ди Ильяс, - бәләкәй чактан Г.Тукай иҗатына гашыйк! Аның шигырьләренә. Без, Касыйм белән, кечкенә чакта, балалар бакчасына йөргәндә аның шигырьләрен сөйләп, төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясый идек. Ә татар халык әкиятләре - үзе бер дөнья. Балачакта әниебез безне әкият белән йоклата иде. Шүрәлеләр, Мыраубатырлар һәтта төшләребезгә керә иде...

— Гаҗәп! Ә татар халык ашларын яратасызмы? Нинди яраткан ризыгыгыз?

— Ооо, һичшиксез! Әни безгә һәр ял көнне тәмле-тәмле өчпочмаклар, пәрәмәчләр, кыстыбыйлар, умаклар пешерә! Ә чәк-чәк белән йөзем белеше, ммм... Алар турында әйтеп тә тормыйбыз!

— Шәп! Ә татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада турында каян белдегез? Ничек катнашырга булдыгыз?

— Күптән түгел Финляндиягә Татарстаннан әнинең кардәшләре кунакка килгәннәр иде, алар безгә бу олимпиада турында сөйләделәр, катнашырга тәкъдим иттеләр. Безне бу бәйге бик кызыксындырны, күптәннән инде без татар теле буенча белемнәребезне сынап карарга тели идек. Шулай итеп, бер уйлап карадык та, катнашырга ризалаштык. Чыннан да, бу олимпиада - яңа дуслар табу өчен, татар теленнән белемнәребезне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек бит!

— Афәрин сезгә, егетләр! Сез искитмәле! Киләчәктә дә сезгә зур уңышлар телим, татар телен өйрәнегез, Татарстанга кайтыгыз! Без сезне көтеп калабыз! Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Шаккаттырдыгыз!

— Сиңа бу әңгәмә өчен бик зур рәхмәт! Сорауларыңа җавап бирергә бик кызык иде!

Күренекле мәгърифәтчебез К.Насыйри әйтмешли: «Әгәр кеше нинди дә булса башка телне өйрәнергә тели икән, ул башта үз телен белергә тиеш». Чыннан да, туган телне белү бик мөһим! Милли телдә халыкның үткәне, бүгенгесе, киләчәге чагылган. Безнең бабаларыбыз Туган телебезне буыннан-буынга тапшырган. Шул меңъеллык мирасны ничек сакламыйча була?

Айназ Сулейманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев