Логотип Идель
Шәхес

ТАТАР МАЛАЙ: «МИҢА «МЯМЛЯ» КЫЗ КИРӘКМИ ИДЕ»

Үз насыйбын тапканчы “Мин өйләнмәгән”, дип йөрсә, хәзер “Минем хатыным бар”, дип горурлана Татар малай. Өйләнү кешене үзгәрткәнен үз мисалында бик яхшы аңлаган беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов. Татар малайга өйләнү ничек тәэсир иткән? Аларның гаиләсендә нинди язылмаган кануннар бар? Ни өчен финанслар мәсьәләсен Ринат үз өстенә алган? Бу һәм башка сорауларга Татар малай үзе җавап бирде.

– Өйләнгәч тормышым 360 градуска борылды. Элек буйдак булганда, гел үзем турында гына уйласам, кая телим – шунда барсам, хәзер, беренче чиратта, гаилә турында кайгыртам. Хатыным да шулай. Гаилә тормышына аяк баскач, ике кеше бер-берсенең планнарын туры китерергә тиеш. Күзәтеп барсагыз, катнашкан чараларымның 95 процентында хатыным Илүзә белән барам. Ул да хәзер танылып килә: Instagramда аның 20 меңнән артык язылучысы бар. Өйләнгәч, иркенлек бетте, дусларны Instagramда гына күрәбез. Әмма шуңа да карамастан, тормыш үзенең икенче матур ягын ачты. Дөньяга да карашым үзгәрде. Сизсәгез, постлар да башка төрле. Әгәр элек көненә 3-4 пост элсәм, хәзер – көнгә берәү генә, анысын да төптән уйлап язам.

– “Минем Илүзәм” дип кенә торасың. Хатының синең өчен горурлыкмы?

– Әлбәттә. Илүзә – минем өчен идеал. Мин аны шушы яшемә кадәр эзләдем. Илүзәгә кадәр беркемгә дә тәкъдим ясаганым булмады. Аңа өйләнү – минем ныклы һәм уйланган адымым. Безнең Илүзә белән яшь аермасы зур – 12 ел. Өйләнгәч ялгыз торуның кадерен белә башлыйсың. Ләкин гаиләле булуның үз рәхәте бар. Мин Казанда берүзем идем. Шуңа монда кочаклау, җылылык җитеп бетми иде. Дуслар белән очрашканда да кул биреп күрешәсең, башка кагылу юк. Түбән Камага кайткач, бертуган абыемның балаларын кочаклап үбә, сөя идем. Хәзер, өйләнгәч, әлеге буш ара тулыланды.



– Яшь, юләр чакта өйләнергә кирәк, дип әйтәләр. Cоңрак өйләнгәч, көндәлек тормышка бер-береңә ияләшү авыр булдымы?

– Юк. Монда әнинең йогынтысы зур булды. Мин – мөстәкыйль: ашарга пешерә, кер юа беләм. Өйдә кухняга Илүзәгә булышырга кергәндә дә ул моны шелтә итеп кабул итәргә мөмкин. Ләкин чынлыкта бу алай түгел. Минемчә, ничә яшьтә өйләнсәң дә – соңракмы, иртәме, монда проблема юк, барысы да үзеңнән тора.

– Илүзә белән танышуыгыз ничек булды?

– Без аның белән татарча дискәтүктә таныштык. Илүзә әллә кайдан үзенә тартып тора, актив икәнлеге күренә иде. Мин баштан үк үземнең тиң ярымның актив, үз фикере, эмоциясе булган кеше кирәклеген белдем, миңа “мямля” кирәкми иде. Илүзә белән безнең арада химия барлыкка килде. Танышкач, 2 атна бөтенләй аралашмадык. Мин лайк куйгач, ул үзе беренче язды, берничә айдан йөри башладык. Элегрәк мине кызлар үзләре ташлый иде. Моның ни өчен шулай икәнлеген аңламадым. Илүзә белән йөри башлагач, үземне башкача тотарга кирәклеген аңладым.

– Сезнең гаиләдә малайлар гына булгач, кызлар тансыктыр?

– Әйе. Мине дә туганчы, кыз итеп көткәннәр. “Гүзәл” дигән исем уйлап та куйганнар. Әни – замана кешесе, үзе дә Instagramда блог алып бара. Шуңа да яшьләр белән бер дулкында, хәтта яшьләр сленгын белә. Безнең гаиләдә егет кызны сайлап алып, өйләнергә карар кыла икән, каршы килмиләр. Иң мөһиме – егеткә ошасын. Шуңа да әти-әнием Илүзәне бик җылы кабул итте. Без Илүзә белән 10 ай очраштык. Ләкин Instagramда моны бер дә күрсәтмәдем. Минемчә, әгәр 100 процент ышанычың юк икән, күрсәтүне кирәк, дип санамыйм.



– Яңа гаиләнең һәрвакыт үзенә генә хас традицияләре була. Сездә нинди гадәтләр бар?

– Минем фикеремчә, егетләр акча өчен җавап бирергә тиеш. Хатын-кыз үз акчасын үзенә тота, кирәк булса, ир-аттан сорый. Бездә дә шулай. Гаиләбездә язылмаган канун бар. Кибеттә хатыным бөтен товарны лентага сала, пакетка тутыра, мин акчасын түлим һәм пакетларны күтәреп кайтам. Өйнең ишеген ачкач та, беренче Илүзәне кертеп җибәрәм. Без бу ситуацияләрдә бер-беребезнең нәрсә эшләячәгебезне беләбез. Әлеге гадәтләр әти-әнидән килә. 16 яшь тулгач, туган көнемә “Маленький джентльмен» китабын бүләк иткәннәр иде. Этикет һәм көндәлек тормыштагы кагыйдәләрне шуннан да укып белдем.

– Син финанслар ир-ат җилкәсендә булырга тиеш, дип әйттең. Бер көнне генә акча турындагы постың астына хатының Илүзә “Матурым, синең карточкаң миндә бит”, дип язды...

– Әлбәттә, бу шаярту иде. Моны икебез бергә сөйләшеп эшләдек. Бу – алдан уйланган адым. Моңа карата фикерләр төрле булды. Шуннан соң мин гаилә темаларын күбрәк күтәрергә кирәклеген аңладым, чөнки ул күп кешегә кызыклы.



– Өйләнү блогер Ринат ничек тәэсир ясады?

– Ринат өйләнгәч, бераз тыйнаграк блогерга әйләнде, җитдиләнде. 2019 елга минем планнарым зурдан. Элек бер ябыгып күрсәткән идем. Башта 102 килограмм идем, аннары 73 килограммга калдым, хәзер мин – 96 килограмм. Шуңа күрә үземне кабаттан форма китерәсем килә. Моны бик афишаламаска тырышам. Чөнки моңа кадәр дә ябыгу нияте турында күп яздым. Шуңа әллә ни күп сөйләмичә, отпуск алып ябыгу эшенә тотынам. Үземнең фотоларны сирәк куям, чөнки кешегә ябыгу нәтиҗәсен күрсәтәсем килә. Әлегә мин бер атна – дөрес туклануда.

– Гаиләле булгач, дөрес туклануга күчү тагын да авыррактыр әле?

– Безнең өчен ашау бер культ сыман бит ул. Әлегә бик авыр. Ләкин психологик яктан 1-2 ай түзәргә кирәк. Ризыкны бит аннары да тәмен белеп кенә ашап була. Хәзер үземне башкача программаладым. Күптән түгел бер сәүдә үзәгендә кызык хәл булды. Бер ир-ат килде дә: “Ринат, ничек син фотоларда шулай ябык төшәсең? Моңа өйрәт әле. Тулы гәүдәле икән бит син”, – диде. Бу сүзләр миңа шундый ошады. Ә бер вакыт шундый комментарий калдырдылар: “Шундый матур кыз янында ямьсез егет”. Мин аны бетермәдем. Гомумән, ябыгуга этәргеч булган ситуацияләр бик күп. Яшереп тормыйм: минем матур итеп торстан фотога төшәсем килә. Кешене нәтиҗә белән шаккатыру теләгем бар. Кешеләрнең минем белән башкача соклануын телим. Бөтенесе Яңа елдан соң диетага утыру турында сөйли. Ләкин әгәр 31нче декабрь көнне ашказанына бөтен күргәнне тутырсаң, 1нче гыйнвардан башлап атна буе шул процессны дәвам итәсең. Шәхсән үземнең Яңа ел табынында диетик дип саналган куян ите ашарга планлаштырам.

– Хәзер Рөстәм Миңнеханов та синең белән төшкән фотоны үзенең Instagramына куя башлады...

– Әйе. Очрашуларда ул үзе килеп күрешми, мин үзем килеп күрешәм J. Рөстәм Нургалиевич мине таный, постларымны укый. Соңгы араларда атна саен лайк куя. Мәскәүдә “Медиаклуб” чарасында Президентыбыз белән очраштык. Исәнләшкәч, “Сәлам, Татар малай”, дип әйтеп, фотоны Instagramга куярга онытмаска кушты, аннары миннән респост ясады. Президентыбыз белән формаль булмаган очрашуда аралашасым килә. Элек Рөстәм Миңнеханов миңа язылсын иде дигән теләк бар иде. Моның турында бер интервьюда да әйттем. Шуннан соң 1 айдан ул миңа язылды.



– Сине тәнкыйтьләүчеләр дә күп инде...

– Гел яхшы булу кызык түгел. Әгәр конструктив тәнкыйть булса, аны укырга кызык. Язылучыларым мине үзләре яклап чыга.

– Язылучылар арасында “И, бу Татар малайга барысы да күктән төшә” дип әйтүчеләр бармы?

– Төрлесе бардыр. Ләкин шушы блогны алып бару миңа бер дә җиңел бирелмәде. Иң беренче интервью биргәндә вата-җимерә татарча сөйләшә идем. Әни дә постларымны төзәтә иде. Бу блогерлык эшенә миңа чын эш кебек карый, тәрҗемә итә идем. Хәзер камил сөйләшергә тырышам, тел мәсьәләсендәге үзгәрешне үзем дә сизәм. Бүген бераз җиңелрәк, чөнки монтаж ясарга өйрәндем, сценарийны алдан планлаштырып куям. Әгәр син блог алып барасың икән, ул режимга куелырга тиеш.



– Бер көнне Instagramда мылтыктан атканда, ялгыш телефоныңа тидердең бит әле...

– Мин үзем атарга яратам. Бу процессны, матур кадр булсын, дип төрле яктан төшердем. Телефонны каршыга түгел, бераз кырыйгарак куйдым. Аткач, рикошет белән мониторга эләкте. Аннары үземне зур ахмаклык, дип битәрләдем. Телефонны ремонтлау 8 мең тора, ә бу бюджетка шактый гына суга. Чөнки ул – ипотеканың яртысы дигән сүз. Бу очраклылык булса да, бу видео андый корбанга тормый иде. Ул миңа бик зур сабак булды. Мин бит эләгергә мөмкинлегемне аңлый идем бит, ләкин мөмкинлекләремне артык югары бәяләгән булып чыктым.

– 5 елдан соң Ринат нинди булачак?

– Аңа ул вакытны 38 яшь була, Алла Боерса. Язылучыларымның санын әйтмим. Элек алар артыннан куа идем, хәзер – юк. Авторитетым бар, шуны саклап каласым килә. Кешегә яхшы үрнәк булыр өчен тагын да яхшы якка үзгәрергә телим. Кешеләр минем турында “Кара әле, Татар малай спорт белән шөгыльләнә, ике баласы бар, безнең күз алдында үскән малай бит бу!” дип әйтерлек булсын иде. Аерым өй белән яшәү теләге дә бар.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар Ринат Галиәхмәтәвның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев