Логотип Идель
Шәхес

ШАЯН ҺӘМ БИБИ: «КАМЕРАЛАРДАН ТУЕП БУЛМЫЙ!»

«Ялкын» журналының октябрь саны дөнья күрде. Бәлки инде журналны алып укып та чыккансыңдыр. Әгәр укыган булсаң, синдә, һичшиксез, «Ялкын» сайтына кереп карыйсы килү теләге барлыкка килгән булырга тиеш. Чөнки без тышлыкта чыккан геройларыбызның ЧЫН исемнәрен әйтергә вәгъдә иткән идек.

Шаян һәм Биби, аларның шөгыльләре, кызыксынулары, характерлары, кайда укулары турында 4-5нче битләрдән укып белгәнсеңдер инде. Ә менә исемнәре...

Ярар, ярар, башка сузмыйбыз. Шаян һәм Бибинең ЧЫН исемнәре Эльдар һәм Сәмирә.

Эльдар – шук-шаян, кызыксынучан малай булса, Сәмирә – бик тәртипле, үрнәк кыз. Тормышта да шундый ук булып чыктылар, үзләре телгә осталар, күз иярми хәтта.

- Телевидение дөньясы белән танышуыгыз ничек башланды?

Биби: Телевидениегә 6 яшемдә килдем. Укытучым Лилия Альфред кызы тәкъдиме белән «Җырлы-моңлы балачак» фестивалендә катнаштым. Биредә мин «Әбием-әбекәем» җырын башкардым. Ә «Шаян-ТВ»га кастинг аша килдем. Әниемә шалтыратып хәбәр иткәннәр, ул миңа шунда  барырга тәкъдим итте. Бирегә килгәч, текст бирделәр, аны тиз генә өйрәнеп сөйләп күрсәттем, ролик төшердек.

Шаян белән дә беренче тапкыр шунда күрештек, шунда дуслаштык без. Аны күрүгә: «Минем кулдашым ул булсын иде», – дип уйлап куйганым хәтердә. Калган малайлар миңа буйлары буенча туры килми, миннән озынрак иделәр...

Шаян: Карале, мин дә шулай уйлаган идем бит! Сөйләгәнен ишеткәч, бу кыз минем партнёр булыр, дип фаразладым. Ә телевидение дөньясы белән мин дә 6 яшемдә таныштым. Балалар бакчасына гына йөри идем әле, әти-әнием мине «Нур» театр студиясенә алып барды. «Нәни принц» әсәреннән өзек әзерләдек, мин король ролен башкардым. Шушы ролемнән соң ук миннән интервьюлар ала башладылар, ышанасызмы?  «Шаян-ТВ»га мин дә кастинг аша эләктем. Башта бик дулкынландым, борчылдым, мөһим чаралар алдыннан гел шулай дулкынланам инде.

Биби: Ә мин кастинг бетеп өйгә кайтып киткәч тә, 5 минут саен әнине «Без үттекме?», «Хәбәр итмәделәрме әле?»  дип аптыраткан идем.

- Биредә эшләү ошыймы соң?

Шаян: Миңа бик ошый. Безнең янга төрле фокусниклар, клоуннар килә, шунысы аеруча да ошый! Биредә бик күп яңа дуслар таптым.

Биби: Минем дә биредә дусларым бар. Галиәсгар һәм Азалия – иң якыннары.

- Дәресләргә вакыт каламы соң?

Биби: Дәресләрдән соң мин биюгә, рәсем түгәрәгенә дә өлгерәм әле. ТНВга барасы булмаганда, дәресләрне кайтуга ук эшләп куям. Ә ТНВда булган көннәрдә дәресләргә кич белән генә утырам.

Шаян: Вакыт, теләк булганда, һәрнәрсәгә дә җитә. Мин театр студиясенә йөрүемне һаман да дәвам итәм. Менә быел да биредә дәресләрнең башланганын көтеп йөрим. Дәресләрдән буш вакытта текстлар өйрәнәм. Үзеңне камилләштерү өчен, һәрдаим эшләү кирәк бит. Йөргән таш шомара, диләр.

- Сценарий текстларын ятлыйсы авырмы?

Биби: Авыр. Күп булса, тагын да авыррак.

Шаян: Аңлашылмаган сүзләр белән бераз кыенрак. Шуңа башта аларны аңлау кирәк, аннары эшләр җиңеләя.

- Тиз ятлауның сез белгән берәр сере юкмы соң?

Биби: Сере бик гади: текстны башта укып чыгасың. Үзең генәме, әниең беләнме – мөһим түгел. Аннары өзекләргә бүлеп кабатлый башлыйсың. Мин үзем юлда барганда кабатлап барырга яратам. Вакыт та янга кала.

Шаян: Миңа калса, күп текстлар өйрәнгән саен, хәтер яхшыра гына бара. Тиз ятлауның төп сере  – мөмкин кадәр күбрәк өйрәнүдә.

- Костюмнарны каян эзлисез?

Биби: Кастингка килгәндә, үзебез алдык. Бантикларын  үзем сайладым. Ә хәзер безгә яңа күлмәк-костюмнарны тегәләр.

- Кәеф булмаганда да кадрда ничек матур итеп төшәргә?

Шаян: Берәр шәп әйбер турында уйларга кирәк. Мин үзем шулай итәм. Кайтканда, әни  яңа уенчык алачак дип яки режиссёрыбыз Резедә апа Хәсәнова бургер белән сыйлаячак дип.

Биби: Күңелсезләнеп утырсаң, Резедә апа килә дә кытыклый гына ул, шунда ук елмаеп-көлеп җибәрәсең. Гомумән, бирегә килгәч, кәефсез утырып булмый. Монда бит безнең дусларыбыз, әзрәк аралашуга ук кәеф күтәрелә. Дәресләрдән «бишле”ләр алу да кәефне күтәрергә мөмкин.

Шаян: Мин әле сөйләп бетермәгән идем бит, Биби. Дуслар турында мин дә әйтмәкче идем, син  өлгеррәк булып чыктың.

- Камералардан туеп буламы?

Биби: Юк, алар шундый зур, серле, мавыктыргыч. Алар безне яраталар, гел ярдәм итеп торалар шикелле.



- Эфирда ялгышсаң нишләргә?

Шаян: Иң мөһиме, режиссёрга карамаска. Аның усал карашына эләгүең ихтимал. Аннары, каушамыйча, текстны хәтердә яңартып, дөрес итеп кабатлыйсың.

- Татар теленә сезне кем өйрәтә?

Биби: Мине дәү әнием, дәү әтием, абыйларым өйрәтә. Аңлашылмаганрак, катлаулы сүз очраганда, алардан сорыйм. Балалар бакчасында да татарча аралаша идем, хәзер  исә укытучылар белән  гел татарча сөйләшәм.

Шаян: Минем бөтен гаиләм бары татар телендә генә аралаша. Әти-әнием дә туган телне саклау яклы. Телне әйбәт белүем белән аларга рәхмәтлемен!

- Зәңгәр экраннардан күреп, башкалар сезне ничек кабул итте?

Биби: Мине беренче дәү әнием күргән иде. Мәктәптә гел килеп шаккатып сорыйлар: «Огоо, син Бибиме?» – дип йөдәтәләр. Авылга кайткач та, әбиләр: “Биби кызым», – дип сөяләр.

Шаян: Миңа да мәктәптә,  кызлар килеп: «Шаян синме инде ул?» –диләр. Паркта, кибетләрдә дә таныйлар.

- Ә үскәч, Биби белән Шаян кем булачак?

Биби: Минем модель буласым килә.

Шаян: Ә мин режиссёр яки актёр булачакмын.

Илүзә Бикчәнтәева
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев