Логотип Идель
Шәхес

МӘҢГЕ ҮЛМӘС ФӘНИС АБЫЙ

***


1958-1960 еллар. Мин армия хезмәтеннән бернигә яраксыз булып имгәнеп кайттым. Хастаханә арты хастаханә. Операция арты операция. Тән тулы җәрәхәт. Яшәү белән үлем арасында бик тә нечкә кылдан сузылган күпер. Бу күпер гүяки сират күпере. Җәһәннәмгә очмас өчен нәрсәгәдер тотынырга кирәк. Һәм шунда мин үземдә бер кызык халәт сиздем: күңел шиърияткә тартыла башлады. Яралардан саркып чыккан кебек җанда бер-бер артлы шигырьләр ярала. Минем белән бер палата ятучы газапташларымның миңа ихтирамы артканын тоям. «Карале, син шагыйрь икәнсең бит, боларны әрәм итеп яткырма. Җибәр берәр газета йә журналга. Басып чыгарсыннар. Безнең больницада туган шигырь дип мактанып укырбыз, ичмасам», – диләр. Минем үземнең дә шигырьләремне газета-журналларга җибәреп карыйсым килә, ләкин куркам. Минем өчен шагыйрьләр, әдипләр ниндидер илаһи зат булып тоела. Аларның һәрбер сүзе хикмәт. Үзләре дә безнең кебек җир кешесе түгел, каядыр йолдыздан, айдан төшкәндер кебек. Ә менә монда буразнада аунап, кайчандыр төпсез ыштан, киндер күлмәк киеп, урам малайлары белән шар сугып, өянке ботакларында атына-атына үскән гап-гади табигать баласы шагыйрь булсын, имеш. Җитмәсә, аягын-кулын селкетә алмаган авыру бит әле. Юк, юк!

Язган әйберләремне газета-журналларга җибәрергә куркуымның тагын бер сәбәбе бар. Кайчандыр мондый бер чирканчыкны алып караган идем инде. Җиденче, сигезенче классларда укып йөргәндә, шигырьләр яза башлаган идем. Шигырьләрем шактый җыелгач, батыраеп китеп, «Совет әдәбияты», ягъни хәзерге «Казан утлары» журналына җибәрдем. Шул көннән «Совет әдәбияты» журналының яңа саны килгәнен көтеп йөри башладым.

Ләкин көтеп-көтеп тә шигырьләрем журналда күренмәде. Аның каравы бик әйбәт итеп машинкада басылган хат килде. Ул хатта минем шигырьләремнең бернигә яраксыз икәне, киләчәктә тормышчанрак, үзем ныклап белгән темаларга язарга кирәклеге әйтелгән иде.

Әлбәттә инде, мин бу хатны кеше-кара күзенә күрсәтмәдем. Беренче җиңелүдән бәреп чыккан күз яшьләремне җиңем белән сыпырып төшердем дә хатны, вак-вак кисәкләргә ерткалап, суга агыздым. Хастаханәдә кабат шигырьләргә тотынгач, элеккечә артык зурдан купмыйча, башта район газетасына гына җибәреп карарга булдым. Район газеталарында шигырьләрем күренгәли башлагач, күңелдә әз-мәз ышаныч туды. Инде үземнең канатларымны зуррак очышта сыныйсым килде. Һәм көннәрдән бер көнне, ни булса булыр дип, күпмедер шигыремне Казанга – «Яшь ленинчы» газетасына җибәрдем. Бераздан миңа Марс Шабаев дигән кешедән хат килеп төште. Ул «Яшь ленинчы» газетасында әдәби бүлек мөдире булып эшли икән. Ә хатында ул: «Шигырьләреңнең берсен ошаттык. Тагын яңа шигырьләр көтәбез», – дип язган иде.

***


Ни өчендер мин иҗатымны, әгәр басылып чыкмаган шигырьләрне дә иҗатка санасак, сатирадан башладым. Мәктәп стена газеталарына да начар укучыларны, дәрестән качучыларны, тәнәфестә сугышып йөрүчеләрне тәнкыйтьләп яза идем. Күрәсең, тәнкыйть белән тормышның бөкресен турайтып була дип уйлаганмындыр.

***


Минем шигырь дәфтәремне аркылыга-буйлыга кат-кат йөреп чыкканнан соң, ул үзенә ошаган шигырьләрне блокнотына күчереп алды. Китеп берничә атна узуга, М.Шабаевның «Татарстан яшьләре» газетасының 20 февраль санында «Егет үлемне җиңә», ә «Яшь ленинчы»да (21 февраль 1962) «Корыч менә шулай чыныга» дигән мәкаләләре белән бергә минем фоторәсемем һәм шигырьләрем дә басылган иде.

***


«Яшь ленинчы»да һәм «Татарстан яшьләре»ндә бер-бер артлы шигырьләрем чыга башлагач, үз-үземә ышанычым артып китте.

***


Мин төрле редакцияләргә шигырь, хикәяләремне яудырам гына. Хәер, ул чакта әдәби журналлардан бердәнбере «Казан утлары», ләкин анда елына бер тапкырдан артык кертмиләр, чөнки язучылар күп, журнал бөтенесен сыйдырып бетерә алмый. Шуңа «Азат хатын»га яки «Ялкын»га җибәрәм. Тик анда да минем әйберләрне генә көтеп тормыйлар. Ә мин ашыгам: язып калырга, яшәп калырга ашыгам. «Азат хатын»нан бер хикәямне кире борып кайтаргач, ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җиттем.

***


Җырлар язарга мин нигәдер бик ашкынмадым. Фасил Әхмәтов белән 3-4 җыр язган идек. Алар арасында иң уңышлысы «Кем елый соң?» дигәне иде. Бу җыр «Казан утлары» тышлыгында нотасы белән басылып чыккач, Мөхәммәт абый Мәһдиев «Мондый җырлар ун елга бер генә туа», – дип язып та чыккан иде. Ләкин бу җырны башкарырга Хәйдәр Бигичевтан кала башка җырчыларның көче җитмәде. Х.Бигичев аны минем 50 еллык бәйрәмемдә бер җырлады да яңадан радиога барып яздырырга җай тапмады. Шулай итеп, Фасил абый белән бергә тудырган кошыбыз оча алмады. «Бирмә мине беркемгә дә»не Клара Хәйретдинова үз репертуарына алды, «Ташлама мине, ташлама» ны Люция Хәсәнова белән Фердинанд Сәлахов җырлый.

***


Күп кенә автографлы китаплар миңа февраль аенда бүләк ителгән. Туган аем февраль булгангалыр, күрәсең. Ләкин туган көнем паспортта 9ы, элекке язучылар исемлегендә 13е, әни әйтүе буенча, 23 февраль дип язылган. Үзем дә кайсы дөрес икәнен белмим. Шуңа күрә февральнең 9ыннан башлап, ай ахырына кадәр туган көнем белән котлыйлар.

***


Кешегә автограф язып китап бүләк итү авыр эш. Мин үзем, мәсәлән, китапка кул куеп бирергә туры килгәндә аптырап бетәм. Автографларда күпчелек очракта кешенең яшенә, нинди һөнәр иясе булуына карап, тиешле сүзләр эзлисең. Бервакыт миңа ике көн буена автографлар язарга туры килде. Россиянең төрле төбәкләреннән белемнәрен күтәрергә килгән туксан укытучының һәрберсенә берәр куплет шигырь яздым.


***


Күп кенә кешеләрнең күңелендә үз исемен мәңгеләштерү омтылышы ята. Без, мәсәлән, Ык елгасының аргы ягыннан үз биеклеге белән масайган, горур башын болытларга терәп торучы Өемташ тавына менеп, аның каты ташына исемнәребезне чукып калдыра идек. Беренчедән, текә тауга менү күңелдә җиңү горурлыгы уята, икенчедән, яңадан менгәндә кайчандыр язган исемеңнең ташлар хәтерендә саклануын күрү сөендерә. Бу – кешенең җирдә яшәвен, хәтта үзе үлгәннән соң да исеме калачагын расларга теләүнең примитив формасыдыр, мөгаен.

... Кызлар исә нечкәрәк күңелле: матурлыкка, нәфислеккә ныграк тартылучан. Алар җирдә яшәүнең мәгънәсен матурлык аша ачарга тырыша. Кыз бала нәни чакта курчагына күлмәк тегә, үсеп, күңеленә мәхәббәт дулкыннары бәреп керә башлагач, хыялында туган бизәкләрне кулъяулыкка ефәк җепләр белән төшерә, ояла-ояла егетләрнең кесәсенә үзенең җан җылысын салып чиккән кулъяулыкны салганда, алар нинди хисләр кичергәндер! Кулъяулык почмагына һәр кыз үзе исеменең баш хәрефен чигә. «Н»нан «Ф»га кебек ак тукыма өстенә озак тузмый торган ефән җеп белән язылган хәрефләрне мәңгелеккә йөрәгеңә уеп куясың.

... Чиккән кулъяулыклардан, ә бәлки, кызлардандыр, минем бәхет булды. Һаман да әле кулъяулык чигеп бүләк итүче кызлар бар. Вакыт-вакыт мин аларны үземнең карават янындагы стена келәмемә булавкалар белән кадатып куям. Озынлыгы өч, киңлеге ике метрлы келәмнең өслеге чиккән кулъяулыклар белән тула. Менә никадәр байлык! Моның кадәр байлык тагын кайсы язучыда бар икән. Һәм бу – автографларның бозылмый, юып үтүкләгән саен матурлана торганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев