Логотип Идель
Шәхес

ФАТИХ КУТЛУ: «ОСТАЗЛАРЫМА МӘҢГЕ РӘХМӘТЛЕМЕН» /ФОТО, ВИДЕО/

Тел мәсьәләсе кызган мәлдә, татар сөйләмен ишетү, үзара татарча аралашучы кешеләрне күрү рәхәтлек хисе китерә. Ә чиста татар телендә сөйләшүче әңгәмәдәшемнең башка милләт кешесе булуы, шәхсән мине, икеләтә бәхетле итә.

Моңарчы Фатих Кутлу турында күп тапкырлар ишеткәнем, тәрҗемәләрен укыганым бар иде. Тик якыннан танышып сөйләшү Фатих бәйне бөтенләй башка яктан ачты.

Фатих Кутлу – тәрҗемәче, филолог, Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек. Фатих бәй 1993 елда, студентларның алмашып уку программасы нигезендә, Алабуга педагогика университетына укырга килә һәм бүгенгәчә Татарстанда яши.



-​ Татар телен өйрәнүдә авырлыклар булдымы?

-​ Әле Төркиядә чакта безгә «Татар һәм төрек телләр – кардәш телләр, бер-берсенә бик охшаганнар. 70-80 % охшаш сүзләр бар, өйрәнүе авыр булмаячак», – диделәр. Татарстанга килеп төштек, кешеләрнең сөйләмен тыңлыйбыз һәм берни дә аңламыйбыз. Халык бик тиз сөйләшә, шуңа күрә хәл тагын да катлаулана. Безне алдаганнар, телләр бер-берсенә охшамаган икән дип уйлаганым истә. Төрекләр белән әзербәйҗаннар бер-берсен тәрҗемәчесез дә аңлый, ә менә татар белән төрек алай түгел. Татар теле кыпчак теле төркеменә карый, ә төрек – угыз тел төркеменә. Шулай да минем туган шәһәрем Каһраманмарашның шивәсендәге (диалекты) сүзләрнең татар телендә еш очравы күңелемдә әлеге телгә карата җылылык хисләрен уятып җибәрде. Шул вакытта татар телен бик яхшылап өйрәнергә кирәклегенә төшендем. Алабугада безгә татар һәм инглиз теле белгечлеген тәкъдим иттеләр. Татарстанга килгәнче, инглиз теле бик якын иде миңа, әлеге телгә мәхәббәт тә көчлерәк иде. Тик Алабугада укыган арада барысы да үзгәрде, татар теле беренче урынга чыкты, телгә карата ярату хисе барлыкка килде. Монда укытучыларыбызның, дөресрәге, остазларымның өлеше бик зур. Рәзинә апа Мөхиярова, Әлфинә апа Сибгатуллина, Мөнир абый Нигъмәтуллов, Хәлил Сәлимов, мәсәлән. Алар минем күңелемә мәхәббәт орлыгын чәчтеләр һәм телгә булган кызыксынуым, яратуым көннән-көн арта барды. Шундый остазларга эләгүем белән бәхетлемен һәм аларга мәңге рәхмәтлемен. Инглиз теле дөньякүләм тел булса да, мәхәббәт үзенекен итте. Студент вакытта алмашып уку программасына эләгүем белән бик бәхетле дип саныйм үземне, әле ярый нәкъ менә Алабугага һәм нәкъ менә татар теле факультетына эләккәнмен.

-​ Тел өйрәнүдә нинди кызыклы һәм истәлекле хәлләр булды?

-​ Төрек телендә «Исәнмесез» «Merhaba (Мәрхәбә)» була. Студент чакта бер татар авылында кунакта булырга туры килде. Бер әби белән таныштым. «Исемегез ничек, әби?» – дим. «Мәрхәбә, улым», – дип җавап бирә миңа әби. Әхә, бу әби төрекчә бер сүз өйрәнгән икән дидем дә, «Merhaba, әби. Исемегез ничек?» – дим. Әби тагын бер кат «Мәрхәбә, улым», – дип җавап бирде. Елмайдым да, тагын бер төрекчә исәнләштем. Шушы хәл берничә тапкыр кабатланганнан соң, әби бик каты ачуланды, «Син миннән көләсеңмени! Минем исемем бит Мәрхәбә!», – дип кычкырды. Шуннан соң гына бөтен нәрсә ачыкланды. Төрекләрнең иәснләшү сүзе «Merhaba» татарларда хатын-кыз исеме икән. Тагын бер кызыклы хәл булган иде. Элек чит илгә шалтыратканда, почта хезмәте аша башкарыла иде бөтен гамәл. Бер дустым Төркиягә шалтыратырга булган. Почта хезмәткәрләре моннан фамилиясен сорыйлар икән. Дустым: «Минем фамилиям – Кая», – дип җавап биргән. Төрекчәдә “Кая” сүзе татарча да “Кыя”ны аңлата . Эшнең нидә икәнлеген аңлаганчы, шактый озак вакыт узган иде. Мондый мисаллар бик күп. Бу мәсьәлә белән тәрҗемә эшендә дә еш очрашырга туры килә. Татар телендә «кул» сүзе бар, ә төрек телендә ул – «әл». Ә «кул» сүзе төрек телендә беләкне аңлата. Беркайчан да, телләр бер-берсенә якын дип, тел өйрәнүгә җиңел карарга ярамый.



-​ Рус телен өйрәнүдә авырлыклар булдымы?

-​ Рус теле бер дә җиңел түгел, татар теле белән чагыштырганда бигрәк тә. Дәүләт теле дә булгач, телне өйрәнми калу мөмкин түгел. Россиягә күченеп килгән беренче елда рус телен өйрәнү мәсьәләсендә авырлыклар күп булды. Урамда еш кына безне туктатып сәгать сорыйлар иде. 12.05не русча «пять минут первого» дип әйтсәк, төрекчә «унике тулып, биш минут узды» дип әйтәбез. Шуңа күрә безгә русча сәгать әйтү бик авыр бирелә иде. Аптырагач, бер дустым махсус төймәгә баскач, сәгать әйтә торган механик сәгать сатып алган иде. Минем рус телендәге иң беренче өйрәнгән сүзләрем «Я не понимаю по-русски» булды. Шул җөмләне әйтергә ятлый алмыйча бер атна интектем. Тел әйләнми генә бит шуны әйтергә, көннәр буе кабатлап йөрдем. Урамда туктатып берәр нәрсә сорый башласалар, шул сүзләрне әйтә идем. Аннары үз алдыма нишләп азапланганмын теге вакытта, «Я не знаю русский» дип кенә әйтәсе калган бит, дидем. Студент чакта, сүзләрнең әйтелешендәге аермаларны күрми, басымның кайда булырга тиешлеген аңламый идек.

Рус телендәге үземә ошаган фраза, мәкаль-әйтемнәрне язып куя торган гадәт бар иде. «У меня нет привычки лгать людям» һәм «Я не знаю как Вас отблагодарить» фразаларын бик ярата һәм җае туры килгән саен кулланырга тырыша идем. Миңа да рәхәт, әйләнә-тирәдәгеләргә дә күңелле.

Рус теле безнең өчен катлаулы, ләкин бик бай тел булды. Төркия университетларында имтиханнарда Чехов, Пушкин, Достоевскийның әсәрләре сорала. Тел өйрәнүгә ихтыяҗ зур.

Алман галиме Гётеның «Чит тел өйрәнмичә, кеше үз телен камил дәрәҗәдә өйрәнә алмый» дигән сүзләре бар. Башта бу сүзләрнең нәрсә турында булуын аңламый идем. Ләкин Татарстанга килгәч, татар һәм рус телләрен өйрәнә башлангач, Гётеның ни дәрәҗәдә хаклы булуына иннадым. Син ана телеңә чит телгә караган кебек карый башлыйсың, кайсы сүзне кайда кулланырга, ничек дөрес итеп сөйләшергә кирәклегенә төшенәсең. Үз телеңә сакчыл караш барлыкка килә.



-​ Фатыйх бәй, Россиядә калуыгызга нәрсә сәбәпче булды?

-​ Хуҗа Насретдиннан «Син кайсы яктан?» – дип сораганнар икән, Хуҗа «Өйләнмәдем әле», – дип җавап биргән. Бу сорауга җавап итеп, өйләндем дә, калдым дим. Хатыным – Чаллыда туып үскән татар кызы. Әти-әниләре – Минзәлә, Актаныш якларыннан. Тагын бер сәбәп: Россия, Татарстан ошады. Үзем җылы як кешесе бит! Беренче елларда салкыннарга көчкә түзә идем. Тора-бара салкыннарны ярата башладым.

“Түзә идем” дигәннән студент чакта бер танышым белән күрешергә килештек. Сөйләшенгән урынга килдем, ә танышым юк. Бик салкын, зәмһәрир суыклар тора урамда. Туңдым, куллар күшекте. Елыйсылар килә башлады. Күрәсең, юкарак та киенгән булганмын. Җылы яктан килгән студент кыш көннәрендә ничек киенергә кирәклеген белә димени?! Борылып китәр идең, кая барырга кирәклеген дә белмим. Көтә-көтә сәгать ярым вакыт узган икән. Шул чакта «Әй, Раббым, шушы салкыннарны яраттыр», – дип сораган идем. Теләгем чынга ашты: бик яратам салкыннарны, -20-25 С°лар булган көннәрне, чиста салкын һаваны. Яңа яуган кардан шыгыр-шыгыр атлап барулары да рәхәт. Озак еллар шундый җирлектә яшәгәч, урыны, кешеләре генә түгел, салкын һава торышы да синең табигатеңә әверелә.

-​ Гаиләгездә кайсы телгә өстенлек бирәсез?

-​ Минем өчен гаилә – ул кечкенә дәүләт. Ир-ат – дәүләтнең хуҗасы. Нәсел дә ир-аттан бара, балалар да әтинеке исәпләнә, әти фамилиясен йөртә. Шулай булгач, катнаш гаиләләрдә әтинең теле төп тел булырга тиеш дип саныйм. Бездә төрек теле өстенлек итә. Тормыш иптәшем белән төрек телендә аралашабыз. Балалар әниләре белән – татарча, минем белән төрекчә сөйләшәләр. Шундый бер хәл булды - минем икенче баламың теле бик соң ачылды. Логопедларга, башка белгечләргә күрсәттек. Бер телдә генә сөйләшегез, диләр. Бер тел дигәннәре – русча инде. «Баланың теле ачылсын гына, – диләр. – Нинди телдә булуы мөһим түгел...» Алар, бәлки, хаклы да булгандыр, җәмәгатем дә шулай диде. «Юк, мин үз балам белән фәкать ана телемдә генә сөйләшәм, теләсә нишләсеннәр. Баламның теле ана телендә ачылырга тиеш, алай түгел икән – телсез булса да ярый», – дидем. Каты тордым. Ничек инде мин балам белән башка телдә сөйләшим?! Һәм, Аллага шөкер, балам хәзер өч телдә дә сөйләшә. Кызым гел: «Әти, минем белән башка телдә сөйләшүеңне күз алдына да китерә алмыйм», – ди. Өйдә спутник аша төрек каналларын, төрек мультфильмнарын да карап үсәләр. Балалар белән рус телендә дә сөйләшмим, татар телендә дә, бары тик төрек телендә генә аралашам.

-​ Балаларыгыз татар телен яхшы беләләрме?

-​ «Камиллекнең чиге юк», – диләр. Балаларыбыз татар телендә сөйләшләр. Ләкин камил дәрәҗәдә дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, мәктәптә, нигездә, рус телендә сөйләшәләр. Тик әби-бабалары, татар туганнары белән татар телендә сөйләшәләр. Төпчегебез телләр өйрәнүгә сәләтлерәк. Ә менә кызыбыз белән кызыклы хәл булган иде. Баланы бакчага бирер чак җитте. Танышларыбыз: «Балалар, бакчага йөри башлап бер ай узуга, үз телләрен онытып, русча гына сөйләшә башлый. Сезнеке белән дә шулай булачак», – диделәр. Тик кызыбыз бер айдан соң да, соңрак та өйрәнмәде русча. Төрек телендә ничек сөйләшкән булса, шулай ук сөйләшүен дәвам итте. Бөтен балалар, тәрбиячеләр белән төрекчә сөйләшеп йөргән иде. Хәзер исә балаларыбыз берничә телне өйрәнеп, белеп үсәләр.



-​ Фатыйх бәй, Сез үзегез кайсы телдә уйлыйсыз?

-​ Кем белән сөйләшүемә бәйле. Әңгәмәдәшем төрек булса, төрекчә уйлыйм. Татарлар белән аралашканда, татарча язганда, татар телендә уйлыйм. Минем хәтта татар телендә төшләр дә күргәнем бар. Кеше, чит телдә сөйләшкәндә, ана телендә уйлавын дәвам итә икән, димәк, ул әле чит телне белми дигән сүз.
Телләр өйрәнү (кайсы гына тел булса да), беркайчан беркемгә комачаулмый, киресенчә баш мие эшчәнлеген яхшырта, уйлау сәләтен арттыра.

Айгөл Абдрахманова

Фото, видео: Ринат Нәҗметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев