Логотип Идель
Шәхес

ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ: "МИННӘН ГЕНӘ ТОРСА, ӨЙ ЭШЛӘРЕН БИРМӘС ИДЕМ!"

Ул кечкенәдән «Ялкын» журналының бер генә санын да калдырмыйча укып барган. Аның мәкаләләре дә «Ялкын»да басылып чыккан. Ул журнал һәм укучылар өчен ут йотып тора һәм көн саен республикабызның мәгариф системасын камилләштерергә омтыла. Сүзебез ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов турында.

«Ялкын» журналының «Лидерлар мәктәбе» эшчәнлеген кысаларында, Энгель Нәвапович белән бик җылы очрашу узды. Бу юлы балалар редколлегиясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кунакта булды. «Без үскәндә балалар өчен ике журнал – «Яшь ленинчы» һәм «Ялкын» гына бар иде. «Яшь ленинчы» үз исеме белән яшәүдән туктаган инде, ә «Ялкын» әле дә яши. Бу мине бик куандыра», – дип сүзен башлады министр.

Энгель Нәваповичның ягымлы сөйләшүе һәм елмаеп, җылы итеп каравыннан бөтен каушау, борчылулар онытылды. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә дә сөйләшүебез аеруча җанлы килеп чыкты.



– Энгель Нәвапович, кечкенә чакта кем булырга теләгән идегез?

– Актаныш районы «Чишмә» колхозының баш инженеры булырга хыялланган идем! Мин кечкенә чакта әтиемнең энесе «Чишмә» хуҗалыгының баш инженеры булып эшли иде, ә минем аның кебек буласы килде. Мин үзем укытучы гаиләсеннән: әтием 45 ел буе башлангыч мәктәп мөдире булып эшләгән, өч апам да – Татарстанның атказанган укытучылары. Шулай да, егет кешегә җир эше, инженер һөнәре күбрәк килешер төсле тоелды. Ул вакытта авыл җирендә эшләү бигрәк тә мәртәбәле иде. Шул теләк белән Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга кердем. Дөресен әйтим: һич үкенмим. Чөнки бу уку йорты тормышка һәрьяклап әзерләде, төпле белем дә, тәҗрибә дә бирде. Инженер булган кеше бер җирдә дә югалмый. «Математиктан гуманитарий ясап була, ә менә гуманитарийдан математик ясап булмый» дигән фикер белән бик килешәм мин. Алган белемем белән район җитәкчесе урынбасары да, район башлыгы булып та эшләргә туры килде, төрле өлкәләрдә үземне сынап карау мөмкинлеге булды. Берсендә дә югалып калмадык кебек. Югары белем кешенең фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Кандидатлык диссертациясен язу, аңарчы фәнни эш язарлык мәгълүмат туплау да шәхес буларак формалашырга ярдәм итә.

– Мәктәп еллары нинди хәлләр белән хәтерегезгә уелып калды?

– Хатирәләр бик күп. Шулай да, башка мәктәпләргә йөреп уку һич онытылмый. Өч ел үземнең туган авылымда белем алдым, 8нче сыйныфка кадәр – 3 километр, 9-10нчы классларны 20 чакрым Актанышка йөреп укыдым. Җәяү дә, чаңгы белән дә йөрергә туры килде. Мөмкинлек булган саен өйгә кайта идек. Менә шулай авылдан читтә укырга туры килү безнең барыбызны да физик яктан бик чыныктырды. Миңа һәр мәктәптә дә бик төпле һәм әйбәт белем бирделәр дип саныйм. Кайсыдыр мәктәп начар, укытучы усал булды дип әйтә алмыйм. Пионер отряды, «Йолдызчык» җитәкчесе булуым бик истәлекле. Комсомолга кабул итүләре бик зур вакыйга булган иде безнең өчен. Мин үземнең сыйныфташлардан кечерәк идем, шуңа күрә бөтен кешенең комсомолга кабул ителер вакыты җиткәндә, минем яшем җитми иде. Иптәшләрдән калышасы килми бит. Кердем, барыбыр, кечерәк булсам да кердем комсомолга. Әле алай гына да түгел, 7-8нче сыйныфларда комсомол секретаре булып эшләргә туры килде. Шуның өчен комсомолның рәхмәт хатын бирделәр. Иң зур бүләк һәм горурлык шул булды инде. 9-10да сыйныф старостасы итеп билгеләделәр, класс сәгатьләрен укытучы миңа үткәрергә бирә иде. Үз иптәшләремне дәрескә йөрмәгән яки начар билге өчен ачуланырга да туры килде. Кыскасы, истәлекле вакыйгалар бик күп, берсе дә онытылырлык түгел.

– Эштән буш вакытыгызны ничек уздырасыз һәм ничек ял итәсез?

– Спорт белән шөгыльләнәм. «Ялкын» журналы аша барлык мәктәп укучыларына да мөрәҗәгать итәсем килә. Сау-сәламәт һәм акыллы булырга теләсәгез, һичшиксез, спорт белән шөгыльләнегез! Сәламәт кеше генә җәмгыятьтә үзен күрсәтә, яхшы эшли һәм гаилә кора ала. Мәктәпнең төп бурычы – әлбәттә, белем бирү. Ләкин белем бирү белән генә чикләнергә һәм баланың сәламәтлеген, исәнлеген югалтырга һич ярамый. Исән-сау булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, дөрес туклану, ә икенчедән, физик күнегүләр эшләү, спорт белән шөгыльләнү мәҗбүри. Балаларга артык эш бирүне дә хупламыйм. Миннән генә торса, өй эшләрен бирмәс идем.

Һәр эш, шул исәптән безнең эш тә тынгысыз. Кая барсаң да – шул ук хәл. Күңелгә тигән, йөрәккә якын алган сүзләр, хәлләр дә була. Спорт булмаса, мин болай нык була алмас идем, мөгаен. Спорт һәм гап-гади физик күнегүләр тән белән бергә рухны да ныгыта. Кыш көне чаңгыда йөрим, җәй көннәрендә йөгерәм, иртәләрен эшкә җәяү киләм, су процедураларын калдырмаска тырышам.

– Бүгенге көндә мәктәпләрнең уку-укыту программаларына нәрсәләр җитми?

– Элегрәк астрономия, сызым кебек фәннәр бар иде. Шәхсән без ул дәресләрнең бары тик уңай ягын гына күрдек. Тиздән мәктәпләрдә астрономия фәне кабаттан кайтарылыр дип өметләнәбез. Бүген мәктәпләрдә кайсы да булса фән артык дип әйтмәс идем. Чөнки һәрберсенең тормышта йә теге, йә бу өлкәдә кирәге чыга. Шулай да укучыларга артык күп эш бирелә, дәрестән тыш чаралар күп уздырыла дип саныйм. Һәр нәрсәнең чамасы бар.



Илзирә Гыйззәтуллина, 10 нчы сыйныф, Арча:

– Республикабызның төрле конкурс-олимпиадаларында күпме катнашсак та, фән һәм мәгариф турында күпме укысак та, яңалыкларны күпме карасак та, Энгель Нәвапович турында ул кадәр мәгълүмат белә алмас идек. Ә менә «Ялкын» журналы безгә андый мөмкинлек бирде: шундый зур шәхес белән очраштырды. Моңа кадәр Энгель абыйны күбрәк телевизор, газета-журналлардан гына күреп белә идем. Шуңа күрә минем күзаллавымда Энгель Нәвапович Фәттахов бик җитди һәм урыны белән кырыс җитәкче иде. Ә чынлыкта ул бик ихлас, шаян кеше икән. Укучыларның да, укытучыларның да хәлен яхшы аңлый, «Миннән генә торса, укучыларга өйгә эшләр бирмәс идем. Ләкин ул миннән генә тормый шул», – дип шаярта үзе. Әңгәмәбез барышында Энгель абый турында моңарчы белмәгән күп нәрсәләр белдек, акыллы фикерләрен «мыегыбызга чорнап бардык». Безнең белән күрешеп сөйләшкәне өчен аңа зур рәхмәт! Тагын күрешергә насыйп булсын!

Айназ Минневәлиев, 7 нче сыйныф, Балык Бистәсе:

– Мәгариф һәм фән министры Энгель Навапович Фәттахов белән беренче тапкыр очрашуым. Моңа кадәр җитәкчеләр белән күзгә-күз карап сөйләшкәнем юк иде әле. Менә инде хәзер министр кадәр министр белән очраштым дип, горурланып сөйли алам!

Энгель Нәвапович үзенең дә «Ялкын» журналын укып үсүен сөйләде. Безгә бөтен телләрне белергә тырышырга кирәклеген әйтте. Минем уйлавымча да, бөтен телләрне өйрәнергә кирәк. Аларны яхшырак белер өчен башта үзеңнең телеңне әйбәт итеп белергә тиешсең. Чөнки туган телеңне өйрәнгәннән соң, сиңа чит телләрне аңлау җинел булачак. Министрларның үз эшләреннән тыш нәрсә белән кызыксынуларын беләсем килә иде гел. Соравыма җавап итеп «Мин күбрәк спорт белән кызыксынам. Без укыганда, хәзерге шикелле мәктәпкә йөртә торган автобуслар юк иде. Мин өч сыйныфны туган авылымда укыдым, аннары күрше авылларга күп километрлар җәяү йөреп укырга кирәк булды. Кыш көне укырга чаңгыда да бара идем», – диде.

Миңа бу очрашу бик ошады. Мондый чаралардан соң тагын да тырышып укыйсы, уңышка ирешәсе килә башлый. «Ялкын» журналы һәм Энгель Нәваповичка бик зур рәхмәт!



Энҗе Әхмәтҗанова, 8 нче сыйныф, Казан:

– «Ялкын» редколлегиясе белән Татарстан Республикасының Премьер-министры ярдәмчесе, Мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвапович белән очрашуга барабыз дигән хәбәр ишеткәч, ничек шатланганымны белсәгез!. Әлеге очрашу безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки уку – безнең төп вазыйфабыз. Киләчәктә куйган максатларыбызга ирешү өчен без, беренче чиратта, тырышып укырга тиешбез. Мәктәп, уку өлкәсендә булган сорауларыбызны турыдан-туры Энгель Нәваповичка бирә алуыбыз да ни тора бит!. Без аның балачагы, мәктәп вакыты, студент еллары турында да сорадык. Кешеләргә булган мөнәсәбәте белән дә кызыксындык. Ул минем: «Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмыйсыз?» дигән соравыма «Икейөзле, ялганчы кешеләрне хөрмәт итмим», – дип җавап бирде. Бу җавап миңа бик ошады, чөнки мин дә шулай дип уйлыйм. «Кеше һәрчак кеше булып калырга тиеш» дигән сүзләре хәзер бер маяк булып тора.

Энгель абый безгә тырышып укырга кушты. Әмма шул ук вакытта сәламәтлек турында да онытмаска киңәш итте. «Моның өчен спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга кирәк», – ди ул. Энгель Нәвапович кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнгән. Зур җитәкче булуына карамастан, хәзер дә спорт белән шөгыльләнергә вакыт таба икән. Менә бу – ичмасам, үрнәк!

Очрашуыбыз бик җылы һәм ихлас булды. Үземне кызыксындырган күп сорауларга җавап таптым. Безгә шундый мөмкинлек биргәнегез, файдалы киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Энгель абый! Без аларны, һичшиксез, үтәрбез.

Р.S. Энгель Нәвап улы белән әңгәмәнең тулы вариантын журналның июнь саныннан укый аласыз.


Белешмә:

Фәттахов Энгель Нәвап улы

1961 елның 12 июнендә дөньяга килә

1983 елда Актаныш районының авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында инженер булып эшли башлый

1998 елда Актаныш районы башлыгы итеп билгеләнә

2012 елдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкара

2013 елдан – Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары

Техник фәннәр кандидаты

Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

9 фәнни хезмәт һәм 2 ачыш авторы

Айгөл Абдрахманова

Ринат Нәҗметдинов фотолары

"Ялкын" архивыннан, 2017 ел, июль


#лидерлармәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев