Логотип Идель
Шәхес

«ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ КҮЛМӘКНЕ ҮЗЕМ ТЕКТЕМ!»

Бу дөньяда сәләтле балалар бик күп. Берәүләр күңелләрне эретерлек итеп шигырь сөйли, икенчеләрдә – сандугач моңы, ә кемдер чыгарылыш кичәсенә күлмәген дә үзе тегә, матур рәсемнәр дә ясый... Кызыксындырдыммы? Алайса, тизрәк Мушарраф исемле кыз белән әңгәмәне укы.
Исеме: Мушарраф Шәмсиева

Туган көне: 24.02.2001

Туган җире: Кукмара районы

Укый: Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университеты, костюм дизайны институты, 1нче курс

Хобби: рәсем ясау, тегү, фотога төшерү

Мушарраф, нәкъ менә дизайнер булырга теләү нәрсә белән бәйле?

– Тугызынчы сыйныфка кадәр мин кем булырга теләвемне гомумән белмәдем. Сәнгать мәктәбенә йөргәндә, рәссам буласы килә иде. Аны тәмамлагач, сигезенче сыйныфта мин беренче тапкыр технология фәне буенча олимпиадада катнашып карадым. Әкренләп миндә киемнәр тегү теләге уянды. Хыялымны чынга ашырырга уйладым һәм бер елдан соң үземнең беренче кием коллекцияcен дә булдырдым. Коллекциямдә 5 хатын-кыз күлмәге бар иде. Бу коллекцияне ясаганда, модельләштерү һәм тегү процессы белән якыннанрак таныштым. Миңа бу эш бик ошады! Алга таба, 4 ел буе, технология буенча олимпиадаларда даими катнаштым, үземдә тегүгә кагылышлы күнекмәләрне үстерергә тырыштым. Күңелемә кием дизайнеры һөнәре хуш килде. Мин – иҗат өчен, ә иҗат минем өчен икәнне аңладым.

Синеңчә, дизайнер эшендә иң мөһиме нәрсә?

– Мин әле дизайнер булырга укыйм гына, ләкин инде тәҗрибәм бар. Дизайнер эшендә иң мөһим әйбер ул – күзәтә белү һәм бәйсезлек, минемчә.

Илһам чыганагың кем яки нәрсә?

– Мин күзәтергә яратам. Башымда бер сурәт туу белән, мин аны кәгазьгә күчерәм. Дөнья шундый матур һәм бай, аның һәрбер почмагы илһамландыра!

Син 2 тапкыр технология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призёры. Олимпиадага әзерләнү ничек үтте һәм бу катнашу сиңа нәрсә бирде?

– Олимпиадада катнашу – тормышымның онытылмас бер өлеше. Әзерләнү вакыты да һаман истә... Мин бик аз йоклый идем, мәктәптә укытучым белән кичке 5ләргә кадәр әзерләнеп утыра идек, өйгә кайткач та буш вакытым калмый иде... Чөнки технология буенча олимпиада бик зур күләмле. Ул 3 бүлектән тора: практика (тегү), киемне модельләштерү, проектны яклау. Мин бик күп тектем, тестлар эшләдем, модельләштерү буенча китаплар укыдым. Моннан кала коллекция тегәсе һәм проектны да язасы бар иде... Шуңа күрә олимпиадага әзерлекне җәйдән башлый идем. Олипиадаларга мин бик рәхмәтле! Алар миңа бик күп тәҗрибә, белем бирде, ихтыяр көче тәрбияләде, сәләтле кешеләр белән таныштырды. Иң мөһиме – БДИ балларына игътибар итмичә, өстәмә имтиханнарсыз, университетның бюджет бүлегенә укырга керергә мөмкинлек бирде!

Әзерлек чорында укытучы бик мөһим роль уйный. Чөнки ул – синең киңәшчең, остазың һәм чын дус! Мине олимпиадага Кукмара районының 4нче мәктәбенең технология һәм рәсем укытучысы Альбина Рәфхат кызы Якупова әзерләде. Ул һәрвакыт миңа ярдәм итте, белем бирде, көч, куәт өстәп торды. Мин аңа бик рәхмәтлемен! Иң изге теләкләремне теләп калам!

Гыйбарәне дәвам итә аласыңмы: дизайнер буласым килә, моның өчен миңа...

– Дизайнер буласым килә, моның өчен миңа саф караш, күзәтүчәнлек, сабырлык кирәк!

15 яшеңдә син «Mersedes Fashion Week»та катнаштың. Ничек бу чарага эләктең?

– Бу чарага барачагымны белгәч, башым күккә тиде! Мине һәм безнең мәктәпнең тагын бер укучысын бу чарага дизайнерлар буларак чакырганнар иде. Без аның белән татар милли киемнәре коллекциясен күрсәттек. Ул коллекция 5 модельдән гыйбарәт иде ( 3се – олылар, 2се яшьләр өчен). Бу коллекция белән без Казанда узган «International Fashion» дип аталган халыкара бәйгедә чыгыш ясап, 3нче урын яуладык. Шул бәйгедә безне күрделәр, ошаттылар һәм Мәскәүгә мода атнасына чакырдылар. Бу сәфәр күңелемдә мәңгегә истә калачак, чөнки анда минем иң зур хыялым чынга ашты. Күргәзмә (показ) беткәч, мин барлык дизайнерлар белән бергә подиумга чыктым! 15 яшемдә! Бу бит чын могҗиза!

Буш вакытыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Буш вакытымда мин тегәргә, рәсем ясарга һәм фотога төшерергә яратам. Күңелем һәрвакыт иҗатка тартыла. Хәтта чыгарылыш кичәсенә дә күлмәгемне үзем тектем! Узган җәйне төрле фотосессияләр оештырдым. Минем ул өлкәдә дә камилләшәсем килә, чөнки дизайн һәм фото үзара тыгыз бәйләнештә.

Булачак дизайнерларга нинди киңәшләр бирер идең?

– Иң беренче киңәшем: вакытыгызны бушка уздырмагыз! Соң инде, дип уйламагыз! Бүгенге эшне иртәгегә калдырмыйлар! Яшь чактан ук камилләшү мөһим! Тормышның ләззәтен белеп, һәрвакыт алга, үсешкә омтылып яшәгез! Дизайн өлкәсе ошый икән, тегегез, модельләштерү турында китаплар укыгыз, һәрвакыт яңа мәгълүматлар туплагыз! Кечкенә адымнар белән зур хыялыгыз каршына атлагыз, һәр көнне үзегезне камилләштерегез! Тырышлыгыгызның нәтиҗәсе дә озак көттермәс! Барыгызга да уңышлар!
Көчле ихтыярлы, сәләтле, максатчан Мушарраф үзенең хыялларын могҗиза ярдәмендә чынга ашыра сыман. Ләкин шул могҗиза артында күпме тырышлык һәм сабырлык ята... Татар халык мәкалендәгечә, «кеше эше белән матур». Бу чыннан да шулай! Әйдәгез без дә, Мушарраф сыман, эшебез белән матур булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев