Логотип Идель
Шәхес

БУЛАТ ШӘЙМИЕВ: “ФАМИЛИЯМ - БАБАЙДАН!” 

Исеме: Булат Шәймиев
Туган җире: Саба районы, Олы Нырты авылы
Туган көне: 23.10.1997
Укый: Казан федераль университетының Л.Тостой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, чит телләр бүлегендә 3 курста.
Белгән телләре: татар, рус, инглиз, алман телләре
Шөгыльләре: җырлый, укулеледа уйный, телләр өйрәнә, инглиз теле укыта.

Телләр белгән – илләр гизгән


- Нәрсә ул синең өчен тел?

- Бүгенге көндә югары дәрәҗәдә татарча, русча һәм инглизчә сөйләшәм, алман телен өйрәнәм . Инглиз теленең Америка һәм Британия акцентларында иркен аралашам, ләкин моның белән генә тукталып калырга җыенмыйм. Киләчәктә төрек, испан, француз, кытай телләрен өйрәнергә теләгем зур. Һәр тел үзенчәлекле, берсендәге әйберне икенчесендә нәкъ шундый итеп әйтеп булмый. Нинди телдә күбрәк аралашу-сөйләшүенә карап, кешенең уйлавы, тормышка карата мөнәсәбәте дә формалаша.

- Моның кадәр күп сандагы телләр башыңда ботка хасил итмәсе соң?

- Итмәс әле. Унар тел белгән кешеләр бар бит. Баш миендә һәрберсе үз урынын таба аның.

- Тел өйрәнүдә үз ысулларың белән уртаклашсаң иде.

- Дәрестә алган белемнәр белән канәгать булырга ярамый. Күп очракта кеше сүзләрне дә белә, тик сөйләшеп китә алмый. Тел өйрәнүдә иң җитешмәгәне - аралашу булмау. Үзем аралашуны Интернетта башладым. Төрле кешеләр белән онлайн режимда инглизчә сөйләшә торган сайт бар. Күпмдер вакыт башкаларның сөйләшкәнен тыңлап утырдым, аннан үзем дә кушылдым. Ике еллап шулай тырыша торгач, тормышта да җайлы гына сукалый ала башладым. Бүген татар теленнән инглиз теленә күчү минем өчен артык авырлык тудырмый. Башкаларга тел өйрәтү дә файдалы: бер ел балаларга инглиз тел өйрәттем, хәзерге көндә студентлар белән эшлим.

Күптән түгел “Һарри Поттер” татарчага тәрҗемә ителде. Әлеге эшкә бик теләп алындым, турыдан-туры иглиз теленнән тәрҗемә иткәч, үзем белмәгән яңа сүзләргә юлыктым.

- Ни өчен мәктәптә 10 ел буе укып та, аннан чыгып киткәндә кеше инглиз телен сөйләшерлек дәрәҗәдә белми?

- Фәненә карата мәхәббәт уятыр өчен укытучының башта үзе укыткан фәнне нык яратуы кирәк. Фәннәренә гашыйк укытучылар сирәк, төп бәла шунда чагыла.

- Еш кына безгә – татарларга бер телдән икенче телгә еш күчеп сөйләшергә туры килә. Ничек җайлы гына күчәргә? Әле син бит инглиз телендә да даими сөйләшәсең.

- Башта җайлы гына сөйләшеп китүе авыр. Сөйләшәсе телне тыңларга һәм шул телдә бер-ике җөмлә әйтергә кирәк. Үзем дә еш кына татарча сөйләшкәндә инглиз телен, инглизчә сөйләшкәндә татар телен кушам. Ә русчага тәрҗемә иткәндә татарчасы да, инглизчәсе дә искә төшә, русчасын искә төшерә алмый тилмергән чаклар еш була (көлә).

Ана теле бер булыр ЯКИ “Үзара татарча сөйләшсәк, безгә кем нәрсә әйтсен?!”


- Белгән телләрең арасыннан иң күбе кайсысында сөйләшәсең?

- Соңгы вакытта рус телен университетта гына кулланам. Әле анда да дәресләребезнең күп өлеше инглизчә үтә. Әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең күбесе – татар. Иң күбе татарча сөйләшәм. Сөйләмемдә рус сүзләрен кыстырмыйча сөйләшү максаты куйдым. Берәр сүзнең татарчага тәрҗемәсен белмәсәм, сүзлектән карыйм һәм ул сүзне кулланышка кертеп җибәрәм. Телебез бик бай икән бит! Минем кеше ишетмәгән сүзләр кулланып сөйләшкәнне тыңлап торганнан соң әти-әнием еш кына “Кешечә сөйләш әле”, - дип әйтәләр (көлә).

- Татар теле дип җан атуың кайчан башланды һәм моңа нәрсә сәбәпче булды?

- Мәктәптә укыганда югары сыйныфларда башланды ул. Якташым, татар галиме Әбрар Кәримуллинга багышланган конференциядә катнашуым сәбәпче булды моңа. Әлеге шәхеснең милли җанлы булуы, телебезгә булган мәхәббәте илһамландырды ахры мине.

- Татарча каверлар ясавың, видеолар төшерүең турында сөйләсәң иде.

- Татар телен популярлаштыруны әнә шул видеолар төшерүдән башларга булдым. Тәүге каверымны беренче курста укыганда яздырдым. “YouTube”та үз каналлымны булдырып, аны шунда урнаштырып та куйдым. Беренче тамашачыларым дусларым иде, алар ошаттылар. Илһамланып китеп, бу эшне әлегәчә дәвам итәм. Бүгенге көндә каналлыма 400дән артык кеше язылган.

- Соңгы вакытта Интернетта татарча аралашу шактый артты, тик, нигәдер, урамга чыгуга, әлеге кешеләр эреп юкка чыга. Реаль тормышта татарча аралашуны арттыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип саныйсың? Үзең ниләр эшисең?

- Минме нәрсә эшлим? Татарча сөйләшәм! Татар белән татар татарча аралашырга тиеш, үзем рус телен бары тик рус кешеләре белән аралашу өчен генә кулланам. Татарларның иң зур кимчелеге – татарча белеп тә, туган телләрендә сөйләшмәүләре. Үзем укыган уку йортындагы хәлне мисал итеп китерәм: шәһәр кызымы, ул авыл кызымы – барысы да үлә-бетә русча сөйләшә. Мин аларга татарча эндәшәм, алар миңа русча җавап кайтара.

Туган телебездә сөйләшергә оялу гадәте сеңгән инде безгә, заманында урамда татарча сөйләшү тыелган була бит. Соңгы вакытта бер дулкын актив татар яшьләре барлыкка килде, алар татарча аралаша, тик андыйлар аз санда шул. Нинди генә татарча чарага барма, барысында да бер үк йөзләргә тап буласың.

Төзәтәсе кимчелегем бар: берәр җиргә кереп, татарча сөйләшә башлый алмыйм. Әнә шул канга сеңгән оялу бетми бит, нәрсә эшләтәсең инде аны?

- Татар телендә сөйләшкәнеңне яратмаучылар бармы?

- Бер-ике кеше бар, алар – Россиянең чит өлкәләреннән килгән кешелщр. Мин татарлар белән сөйләшәкәндә: “Без бит аңламыйбыз, татарча сөйләш әле”, - диләр. Ә мин: “Нәрсәсен аңламыйсың инде, аның бит бер авырлыгы да юк: менә бу сүз шуны аңлата, монысы менә шуны”, - дип шаярып җавап кайтарам. Хәзер ияләнделәр инде, артык сүз әйтмиләр. Барысы да үзебездән тора. Үзара татарча сөйләшсәк, безгә кем нәрсә әйтсен?!

Татарның 3 мие бар: баш мие, арка мие һәә-әә-әәм... Шәймие!


- Фамилияң турында сорау бирми булмас. Кайдан алдың бу фамилияне?

- Фамилиям бабайдан! Үз бабамнан! Бабаемның исеме Шәймөхәммәт булган, аны кыскартып, Шәйми дип йөрткәннәр. Бик еш “Оныгы мәллә?”, “Туганы мәллә?” ише сораулар бирәләр. Ияләштем инде.

Тел әйтә алмаганны җыр әйтер




- Безнең өчен ят уен коралында – укулеледа уйныйсың. Ул гына да түгел, татарча җырларны шул уен коралына уйнап башкарасың. Әлеге кызыксынуың турында тулырак сөйләсәң иде.

- Укулеле – гавай халкының мили уен коралы. Икенче курста укыганда кечкенәрәген алсам, соңрак зурракны, сыйфатлыракны сатып алдым. Уйнарга үзлектән, инглизчә видеолар карап өйрәндем. Гитарада уйный белгәч, монысына өйрәнү артык кыен булмады. Дөресен генә әйткәндә, укулеледа гитарада уйнауга караганда җиңелрәк тә әле, кыллары бармакны кисми.

- Күптән түгел “Чәк-чәк” музеенда беренче концертың булып узды. Нәрсәдән башланды әлеге идея?

- Әлеге идеяне миңа музей җитәкчесе тәкъдим итте. Әзерлек өчен вакыт бик аз иде: барлык ясаган каверларымны тупладам да, тәвәкәлләдем. Концертта татар һәм инглиз телләрендә җырладым, чараны шул ук телләрдә алып та бардым. Утызлап кеше җыйналды, араларында инглиз дусларым да бар иде, бик ошаттылар. Оештыручылар концерт башында түбәтәй куйдылар: теләгән булган кеше акча сала ала иде, 700 сум акча җыйналды.

- Музыкаль белемең юк дип беләм. Кыенлыклар тумыймы?

- Белем булмау кыенлыклар тудырмый калмый. Ноталарны белсәм, белемем булса, эшем күпкә тизрәк барыр иде. Алайса күп вакыт аккорд эзләп үтә. Әнием музыка уктыучысы булгач, азмы-күпме җырларга өйрәнә алдым, тик тавышым дөрес куелмаган минем. Алай дисәң, танылган җырчылар арасында да музыкаль белемнәре булмаганнар шактый.
Булат тыңларга тәкъдим итә:
“Gauga”, “Башкарма”, “Свидание”, “Алканат” төркемнәре, Зәринә Вилданова, Мубай, Виктор Цой, Илһам Шакиров.

- Илһам Шакиров иҗатына да мөккибән икән син. Кайчан ачтың аны үзең өчен?

- Камал театрында куела торган “Мәхәббәт-FM» спектаклен караганнан соң. Спектакльдә Илһам абыйның берничә җыр яңгырый. Мәктәптә укыганда ретро-җырларны бөтенләй тыңлый алмый идем. Ә монда ишеткәннән соң әллә нишләп киттем. Ник моңарчы игътибар итмәдем икән, дидем.

- Барысына да ничек җитешәсең? Серен ач әле.

- Хәзерге вакытта каналлымны алып барам, укыйм, төрле проектлада катнышам. Дөресен генә әйткәндә, тик утырырга яратмыйм. Кул кушырып йөрсәм, эчем поша башлый. Һәр минутымны файдалы итеп уздырырга тырышам. Иң авыры – ялкаулыкны җиңү, үзем дә еш көрәшгәм аның белән. Күп эш җыелса, берсен дә эшлисе килми башлый.



Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев