Логотип Идель
Шәхес

БЛОГЕР БУЛУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ КИРӘК?

Хәзер социаль челтәрләрдә моңарчы беркемгә таныш булмаган кешеләр кинәт популярлык казана ала. Ләкин блогыңны топта тоту өчен, халык сине онытмасын өчен, бәлки киләчәктә реклама бирүче сине тапсын өчен бертуктаусыз "эшләргә" кирәк. Шәхси блогыңны башлап, бераздан "сүнмичә-сүрелмичә" аны алып бару һәм популяр булып калу серләре нәрсәдә соң? Бу сорауны без танылган Казан блогерларның берсе, шулай ук "ВМкухни", "ВМстрой" ширкәтләре гамәлдәше Раил Биктаһировка бирергә булдык.

- Сине блог башлап җибәрергэ иң элек нәрсә этәрде?

- Мин аны һәрвакыт алып барган кебек тоела миңа. Блог алып бара башлаганчы, һәркемгә ачык шәхси битемдә яза идем. Вакытлар утү белән генә, бу шөгыль блог булып формалашты. Баштарак миңа интернет аша клиентлар табу, керемне арттыру мөмкинлеге этәргеч бирә иде, чөнки аның ярдәмендә генә без ширкәтебезгә инвесторлар, хезмәткәрләр, яңа филиаллар, клиентлар һ.б. тарта алабыз. Ни дисәң дә бу - керемне арттыру һәм үз брендыңны үстерү ысулы. Ә бу исә ширкәтебезне үстерү дигән сүз.

- Блогыңда, бизнестан кала, мәңгелек темаларга (гаилә кыйммәтләре, үзлегеңнән үсү, дуслык) постларың да бар. Димәк, блог алып бару сиңа үзеңә ошый?

- Әлбәттә. Керем алу өчен генә блог алып барасаң, бу шөгыль сине туйдырачак һәм син аны бик тиз ташлыйчаксың. Алдарак әйткәнемчә, блог алып бара башлаганчы, мотивация, үзара мөнәсәбәтләргә багышланган ачык постлар яза идем. Бу Вконтакте социаль челтәре яңа килеп чыккан көннәр иде. Анда теркәлү белән яза башладым. Берникадәр вакыттан соң, барысын аерым блог буларак формалаштырдым. Темаларны мин икегә бүлдем: бизнес турында авыррак постларны блогка, ә фотоларымны, кыска гына фикерләремне, тормышчан постларымны социаль биткә урнаштырдым.

- "Яшь" блогерлар башлаган эшләрен, даими эшләү хаҗәте һәм тиешле нәтиҗә юклыгын сәбәп итеп, ташлый. Бер айдан соң блогыңны ташламаска мотивация каян алдын?

- Беренче көннәрне авыр булды. Блогларның төп валютасы - лайклар, шәрехләр һәм язылучылар. Бу иң төп казаныш. Чынлыкта исә, бик конкуренцияле юнәлеш бу. Әгәр дә син акча салмыйча, реклама ясамыйча, блогыңны үстермисең икән, моннан бик тиз туюың ихтимал. Чөнки бушлык нәтиҗә бирмичәк. Мин бүгенге көндә дә унлаган, йөзләгән ташландык блогларны күзәтәм. Кемдер блогын алып бара башлаган, анда әти-әнисе, туганнары, классташлары язылган һәм вәссәлам: блог онытылган. Күп язылучылар кирәк булса, блог үсеше күп чыгым да таләп итәчәк. Юкса, бу блог түгел, ә гади көндәлек булачак.

- Күбрәк нинди темаларга язырга яратасың?

- Шәхеснең үсеш-үзгәреше турындадыр. Үз тарихыма тукталсак, мин, ни дисәң дә, бай гаиләдән түгел, кызганычка каршы, югары белемем дә юк, элегрәк 12-13 меңгә заводта эшли идем. Үз өстемдә эшләгән вакытта, миңа үсәргә-үзгәрергә комачаулык итүче психологик киртәләрне җиңеп чыгам булып чыга. Мин нәкъ менә психология, кешенең үзгәрүе, ул вакытта нәрсә кичерүе, нинди авырлыкларга тап булуы һәм аларны чишү юллары турында язарга яратам.



- Үз блогыңа син уртача күпме вакыт сарыф итәсең?

- Элегрәк мине күбрәк керем кызыктыра дигән идем инде. Бүген исә максатлар бүтән. Баштарак миңа яшь миллионер Аяз Шабутдинов этәргеч бирде (ул беренчеләрдән булып блог башлый, бу миндә дә кызыксыну уята). Мин дә шул форматка күчәргә уйладым. Бүген исә блог алып бару хобби кебегрәк. Бер-ике көн постлар язмыйм икән, тынычсызлана башлыйм, тормышыма нидер җитми кебек. Бу эшкә эчкерсез мәхәббәт уянудан, тагын да күбрәк керем китерә башлаган хобби ул. Бер пост язуга минем 10-15 минут, бик озын булса, ярты сәгать вакыт китә. Бу исә берничек тә көндәлек тормышта комачауламый. Руль артында да язам, гафу итегез, ваннада да язган бар. Минем өчен бу, алдан әзерлек таләп итми торган, бары тик үз фикереңне белдерү ысулы. Кинәт кенә илһам килеп ала, һәм мин фикерләремне текстка күчерәм.

- Блогны үстерү өчен эш алып баруда иң кыены нәрсә?

- Куәттер. Кәефсез вакытлар була, бу еш кына нигезсез. Пост позитив һәм мәхәббәтсез языла икән, тупас һәм кытыршы килеп чыга. Иң кыены - илһамны көтеп алу. Чын күңелдән язмасаң, укучыларның активлыгы да, ихлас язмалар белән чагыштырганда, 2-3, кайвакыт ун тапкыр да кимрәк була. Укучы бөтен нәрсәне күреп тора, аны алдап булмый.

- Яңа бу эшкә тотынган блогерларга син нинди киңәшләр бирер идең?

- Максатыңны һәрдаим күз алдында тотудыр, бәлки. Алай да түгел, үз концепцияңне булдыру. Беренче сорау: кем син, үзеңне кем итеп күрсәтәсең килә? Бик күп блоглар шул сәбәпле рельслардан чыгып китә дә инде: автор билгеле бер максат куймаган. Шул сәбәпле ул бары тик үз гамәлләрен тасвирлау белән шөгыльләнә: тегендә бардым, монда абындым, ашадым һ.б. Кешеләр моңардан бик тиз туя. Һәрбер язучының үз укучысы бар икәнен онытмаска кирәк. Әгәр дә сез, дөньядагы барлык йорт куяннарын ашатырга телисез дип язасыгыз икән, моны укучы үз аудиторияң дә табылачак. Кешеләргә сезнең моны нинди максат белән һәм ни өчен язуыгызны белүе мөһим. Шуңа күрә төгәл концепция булырга тиеш.

Айгөл Харрасова,
КФУның журналистика факультеты студенты


Фотолар Раил Биктаһировның шәхси битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев