Логотип Идель
Шәхес

АЛЬБЕРТ НУРМИНСКИЙ: «ЯКЫННАРЫМ ИҖАТЫМА САГАЕП КАРЫЙ»

Аның җырлары «чепыркалар»да да, BMWларда да яңгырый. Кыска гына вакыт эчендә популярлык казанырга өлгергән, татарча рэп башкаручы оста, сәләтле яшь егет... Тел төбем кем турында икәнен күпләр аңлагандыр дип уйлыйм. Әйе, бу күп кенә кызларның йөрәгенә ут салган, егетләрнең хөрмәтен яулаган Альберт Нурминский!

Тулы исеме: Шәрәфетдинов Альберт Азат улы


Туган көне:1994 елның 1нче марты


Туган җире: Балтач районы, Норма авылы



– Альберт, нигә нәкъ «Нурминский» тәхәллүсен сайладың?

Әллә нинди исемнәр аласым килмәде, үземнең яраткан туган авылым Норма булгач, тоттым да «Нурминский» дип куштым.

– Профессияң буенча син кем? Белүемчә, музыка синең өчен хобби гына?

Мин механикка укып чыктым, бүгенге көндә бу юнәлеш буенча эшләмим. Җырлар иҗат итү минем хобби, бик дөрес. Тик әлеге мавыгуымны бик ошаттылар, шуңа күрә булган бөтен вакытымны тулысынча аңа багышларга туры килде.

– Ә нигә күп җырларың урам һәм группировкалар турында?

Күп кенә яшьләргә (бигрәк тә егетләргә) «бандитская романтика» хастыр инде ул. Киноларда да бу еш күренә бит. Мин яшәгән районда да андый вак-төяк хәлләр булмый калмады. Егетләрнең бергә җыелып нидер хәл иткәннәре, «движухалар», сугышулар... Мин исә бу вакыйгаларны күрдем, барысы да үз башымнан үтте, шуларны шигырь юлларына салырга тырыштым.

– Иҗатыңа карата гаиләң нинди фикердә? Каршы килмәделәрме?

Минем иҗатка карата өйдәгеләр яхшы карашта, горурланалар да бугай әле... Шулай да, әлеге дә баягы, бераз куркыныч темаларга язуыма сагаеп карыйлар. «Фикерләреңне әйбәтләп уйлап яз», дип тә әйткәннәре бар.

–Иҗат итү – авыр хезмәт. Син илһамны кайдан аласың? Тормышыңа рэп кайчан килеп керде? Моңа нәрсә сәбәпче булды? 

Иҗатымдагы күп нәрсә яшәү рәвешемә килеп тоташа. Нәрсә күрәм, шуны язам. Ә рэп белән инде 13 яшьтән шөгыльләнәм. Кечкенә вакытта чит ил рэперларын тыңлап үстем һәм бу миңа кызык тоела иде. Минем хыялым да алар кебек рэп уку иде, һәм менә ул теләгем чынга ашты!

– Кызларга рэп уку килешә, дип саныйсыңмы?

Мин тыңлаган җырчыларның (чит ил рэперлары) күбесе хатын-кыз һәм аларның иҗатын югары бәялиләр, ә татар эстрадасында андый рэп укучы кызлар юк, диярлек. Минемчә, кызларга рэп уку килешә. Моны бик көчле күренеш, дип саныйм.

– Популяр җырчыларның иҗатын өнәп бетермәүчеләр дә очрый. Синең андый «дошманнар»ың бармы?

Дошманнарым юк, дип әйтә алмыйм. Ләкин йөзгә үк бәреп әйткәннәре булмады әлегә. Мәсәлән, әби-бабайлар, олырак яшьтәге кешеләр минем иҗатымны бик үк аңлап бетерә алмыйлар.

– Альберт, бик күп кызларны кызыксындырган сорау: сөйгән ярың бармы?

Бу минем авырткан темаларымның берсе инде. Мин алай хисләргә бирелергә яратмыйм. Сөйгән ярым да юк. Матур кызлар күп, тик әлегә карьераны беренче урынга куйдым. Мәхәббәт учагында янарга да, камыт кияргә дә өлгерермен әле.

– Үзебезнең эстрада йолдызларын тыңлыйсыңмы? Кемнәрнең иҗатларын үз итәсең?

Үзебезнең татар җырчылары белән кызыксынганым юк, дисәм дә ялган булмас. Дуслар белән берәр кая барганда тыңлый алам, ә болай юк... «Ничек инде син бу йолдызны белмисең?»дип аптырыйлар. Миңа кызыклы булса тыңлар идем. Әмма күңелемә ятышлылар, үрнәкләр юк!

Буш вакытларыңны ничек уздырасың?

Андый чакта өйдәге эшләр белән маташам. Спорт залына йөрергә, үземне формада тотарга тырышам, ә кичен иптәшләр белән очршабыз. Һәм иҗат, иҗа-а-а-ат...

[caption id="attachment_34205" align="aligncenter" width="951"] «Минем иҗатым белән кызыксынучы тамашачым, рәхмәт тыңлаган һәм мине яраткан өчен... Киләчәктә дә, Алла боерса, сезне иҗатым белән сөендерергә насыйп булсын! Бергә булыйк, аерым торыйк».[/caption]




Нурминский яраткан төп бишлек:

  • “Я – легенда” фильмы

  • Чит ил рэбы

  • БМВ машиналары

  • Бәрәңге боламыгы белән тавык ите

  • Һәм, әлбәттә, үз тамашачысы!


Илүзә Касыймова

Фотолар геройның шәхси архывыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев