Логотип Идель
Шәхес

БУ БЛОГЕРНЫ БЕЛӘСЕҢМЕ ӘЛЕ?

Һәркемнең дә игътибар иткәне бардыр, Ютуб һәм Инстаграмда көннән-көн үзен “блогер” дип санаучылар саны артканнан-арта бара. Кем ничек булдыра ала, шулай кылана: үзләрен һәм хәтта эт-мәчеләрен төшерүчеләр дә җитәрлек.

Тулы исеме: Сөнгәтуллина Аделина Ирек кызы;

Туган көне: 20.09.2001;

Уку урыны: 18нче номерлы  мәктәпне тәмамлаган;

Instagram: @adelinkasmile

YouTube: Adelinka Smile

Бүген таныштырасы кызыбыз Ютубта барлык төр видеоязмаларны да урынлы дип саный. Үзе дә төрле форматта төшерергә ярата Аделина. Яшь блогер социаль челтәрләрдә Аделинка Смайл буларак таныш. “Ни өчен Аделинка Смайл? Җавап бик гади: русчага тәрҗемә иткәндә Аделинка-улыбка, рифмага туры килеп тора бит”, - ди кыз үзенең тәхәллүсе турында.

Аделина Интернет киңлекләренә 2013нче елның декабрь аенда кереп килә. Каналының күп өлешен видео күзәтүләр алып тора: киемгә, бизәнгечләргә... Хәзерге вакытта Adelinka Smile ның  Ютубта  32 меңгә якын язылучысы  бар (күбесенчә кызлар), ә Инсаграмда бу сан күпкә азрак, нибары 4500 чамасы. Казан кызының видеоязмаларын караучылар саны 18 меңнән алып 52 меңгә кадәр җитә!


– Ютуб белән Инстаграмдагы аудитория арасында аерма сизеләме?

Кызык, тик мин бернинди аерма да күрмим. Ике мәйданчыкта да минем язылучыларым чиксез әйбәт һәм эчкерсез! Шуннан чыгып, басмаларым астында тискәре комментарийлар да очраганы юк.

– Аделина, ә видеолар төшерү белән син кайчаннан кызыксына башладың? Дөресерәге, моңа  нәрсә этәрде?

-Миңа  кешеләр белән сөйләшү-аралашу бик ошый, каналны ачып җибәрүгә иң төп сәбәп шул булгандыр, мөгаен. Шулай ук үз тормышымда булган вакыйгаларны, хис-кичерешләремне башкалар белән бүлешергә яратам... Видеоязмаларны 12 яшьләр булганда төшерә башлаганмындыр, төгәл генә хәтерләмим.

 


 

– Иҗади кризис булганы бармы синдә?

– Юк, әмма бик төшерәсем килеп тә, видеоны төшермичә калган чакларым булды. Бу бары тик мөмкинлекләр булмау белән генә бәйле.

– Үз каналыңны ачып җибәргәндә авырлыклар белән очрашырга туры килдеме?

– Кыенлыклар бары тик монтаж белән генә килеп чыкты, дөресрәге, видеоларны монтажлый белмәү белән. Шулай ук баштарак тәнкыйтьне дөрес кабул итми идем...

–Үзең Ютубта кемнәрне күзтеп барасың? Татар блогерларының  иҗаты белән танышмы?

– Мин күп кенә блогерларның иҗаты белән танышып барырга тырышам. Мәсәлән, яратып карый торган каналларым арасында Катя Адушкина, Юлик һәм Xo life та бар. Татар блогерларына карашым уңай, алар да үсештә дип уйлыйм. Тик аларны, кызганыч, сирәк  карыйм...


Аделина, ә керем бармы әлеге хоббидан?

– Зур керем бар дип әйтә алмыйм, әмма мин бартер буенча рекламалар ясыйм, ә бу отышлы. Әйтик, миңа бер оешма бизәнгечләр җибәрә, ә мин аны үз чиратымда видеоларымда кулланам...

– Киләчәккә планнарың ниндирәк? Белгәнемчә, син рәсемнәр дә ясыйсың. Бу өлкә буенча китәргә уйламыйсыңмы?

– Әйе, мин быел сәнгать мәктәбен тәмамладым, тик бу юнәлеш буенча әлегә юлымны дәвам итәсем килми. Мораль һәм физик яктан да талчыктым... Киләчәктә үземне рухи яхтан үстерү белән шөгыльләнәсем, төрле яклап үсәсем килә!

“Блогерларның артып китүен тискәре күренеш дип әйтмәс идем. Үз иҗатыңны башкаларга күрсәтү, үз аудиторияңне яңа контент белән куандырып тору рәхәт бит ул!” – диде Аделина әңгәмә ахырында.

 

Аделинага үз тәхәллүсе бик тә килешә, кызның йөзендә гел елмаю! Без исә яшь блогерга күп язылучылар, текә контент һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев