Логотип Идель
ШӘХЕС

ЗӨЛФИНӘ НАМАКАЕВА: «ТӨП МАКСАТЫМ – ИСЛАМ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ»

Үзе турында үзе: Татар кызы. Татар, рус, инглиз, алман һәм төрек телендә иркен аралашам. Сәяхәт итәргә, төрек телен, Төркияне һәм Истанбулны яратам. Төрек телен үзлектән өйрәнәм. Төркиядә булганда, мине еш кына «үзләренеке» дип кабул итәләр һәм туристик урыннарга ярты бәягә генә кертәләр.
Исеме: Намакаева Зөлфинә Зөфәр кызы

Яше: 21 яшь

Укый: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курсында

Булачак һөнәре: Инглиз һәм алман телләре укытучысы

Хыялы: Дөньяның бөтен илләрен күрү.

- Зөлфинә, синең инстаграм аккаунтыңда чит илләрдә төшкән фотолар еш күренә. Хәзер сине Чехиядә дип беләм. Укуың шундамы?

- Әйе, соңгы 3 елда Ауропада еш булырга туры килә. Гадәттә, елга бер тапкыр. Быел менә икенче тапкыр, кышкы сезонга киттем. Хәзер мин Чехия республикасында, аңа кадәр Германия һәм Австриядә укыдым. Алман телен өйрәнәм, шуңа күрә җәйге каникул вакытында тел өйрәтә торган курсларга язылырга, шул телдә сөйләшә торган мохиттә яшәргә тырышам. Алман теле бик зур практик күнекмәләр сорый. Хәзерге вакытта «Айзек» программасы буенча стажировка узам.

- Бу программа турында тулырак сөйлә әле.

- «Айзек» – дөньяны яхшыртуга юнәлдерелгән халыкара программа. Дөресен генә әйткәндә, аның турында мин бик күптәннән беләм. Ләкин стажировкага документлар бирергә кыюлыгым җитми иде. Быел кыш, бер күңелсез лекция вакытында, иптәш кыз белән интернетта Edison проекты турындагы мәгълүматка юлыктык. Edison «Айзек» тарафыннан уздырыла. Аның экология, экономика, иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. юнәлешләре бар. Мин белем дәрәҗәсен яхшырту юнәлешен сайладым.

- Синең бу программа кысаларында төп бурычың нинди?

- Балаларның инглиз телен белү дәрәҗәсен камилләштерү һәм инглиз теле дәресләре вакытында Россия турында сөйләү. Тик минем шәхси максатым бар – ул да булса ислам белән таныштыру. Мин – мөслимә һәм мин бөтен дөньяга, яңалыкка ачык. Кешеләр дә шуны аңласыннар иде. Чехия, ачыктан-ачык күрсәтмәсә дә, мигрантларга һәм алар өчен ят булган дин – исламга каршы тора. Шуңа күрә, монда булуымнан файдаланып, әйләнә-тирәмдәгеләрнең мөселманнар, ислам турындагы сорауларына җавап бирергә, стереотипларны җимерергә телим. Дәрес вакытында студентлар белән дә, мәктәп укучылары белән дә эшләргә туры килә (аудитория – 14-18 яшьлекләр). Теләгән һәркем миңа ислам, Россия турында сораулар бирә һәм җаваплар ала. Уку процессы гел инглиз телендә генә бара. Шулай итеп, без «Айзек» программасының төп бурычын да, минем шәхси бурычымны да үтибез.

[caption id="attachment_24208" align="alignright" width="300"] Зөлфинә - Чехиядә[/caption]



- Чит ил балалары Татарстан балаларыннан аерыламы?

- Бик каты аерыла, минемчә. Чехиядә балаларның белем дәрәҗәсе югары, тормыш кыйммәтләре үзгә. Алар чит телләрне яхшырак беләләр, еш кына берничә телдә әйбәт сөйләшәләр, һәр икенче бала спорт белән шөгыльләнә, музыка уен коралларында уйный. Укучылар белән теләсә нинди темага иркен сөйләшергә мөмкин, күп нәрсәне беләләр. Ләкин кимчелекләрсез дә булмый. Бик күп малайлар һәм кызлар тәмәке тарта, кайсы сыраның әйбәтрәк булуын белә. Еш кына Чехия балалары акселерат булып тоела, аларның балачагы булмаган һәм инде беркайчан да булмас кебек.

- Россия дигәч, укучыларның күз алдына нәрсә килә?

- Төрле яшьтәге балаларның ассоцияцияләре берүк. 11 яшьлекләр дә, 18 яшьлекләр өчен дә Россия аракы, аю һәм Себер белән күзаллана. Кайбер балалар өчен Россия ул – допинг иле дә икән әле.

- Кызыклы хәлләргә юлыкканың булдымы?

- Юк, алай истә калырлык хәлләр булмады. Ә менә көлке сүзләр күп. «Ужасный» сүзе «матур» дип тәрҗемә ителә икән. Берсендә миңа «ужасная», – диделәр, башта бер дә кызык булмады, аннары эшнең нидә икәнен аңлаттылар инде. «Красный» – «матур», «заказано» – «тыелган», «позор» «игътибар» дигәнне аңлата.

[caption id="attachment_24210" align="aligncenter" width="500"] Зөлфинә: "Венадан сәлам!"[/caption]

- Укудан буш вакытыңны ничек уздырасың?

- Укудан түгел, укытудан буш дияр идем. Шәһәр һәм ил белән танышам. Чехиягә килгәч кенә, укытучы эшенең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңладым. Алтынчы дәрес азагына үземне сыгылган лимон кебек хис итәм. Балалар бөтен энергияне алып бетерәләр. Моңарчы балалар белән эшләү минем өчен түгел дип уйлый идем, хәзер исә булачак һөнәремне дөрес сайлавымда шикләнмим. Укытучының хезмәт хакы зур түгеллеген яхшы беләбез. Тик эшнең асылы хезмәт хакы алуда түгел, ә балалар белән эшләүдә икән. Төп хыялым – бөтен балаларга да үрнәк укытучы булу. «Яраткан укытучың кем?» – дип сораганда, укучылар мине уйлауларын телим. Бәлки бу эшкә ныклап торып керешкәч, фикерләрем үзгәрер, кем белә бит.

Айгөл Абдрахманова

Фотолар - Зөлфинә Намакаеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев