Логотип Идель
ШӘХЕС

«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПИТРӘЧНЕҢ «ШАТЛЫК» БАЛАЛАР ЙОРТЫНДА БӘЙРӘМ ОЕШТЫРДЫ.

Бүген, 10 июньдә, «Ялкын» журналы Питрәч бистәсенең «Шатлык» Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырды. Бу бәйрәм журнал уздырган «Яшьтәшеңә «Ялкын» бүләк ит» акциясенең йомгаклау этабы булды.

Акция барышында Казанның төрле мәктәпләрендә укучы балалар үз куллары белән брелоклар, алкалар, брошкалар, чәч кыстыргычлар һ.б. әйберләр ясады. Һәркайсы 100 сум торган бу эшләнмәләрне 1 июнь, Бөтендөнья балаларны яклау көнендә, Казан Кремле территориясендә узган бәйрәмдә теләге булган һәркем сатып алды. Редакция әлеге вак-төякләрне сатудан кергән акчага Питрәчнең Балалар йортына алып кайту өчен бүләкләр һәм тәм-томнар алды.

Бәйрәм сәгать 10.00 да башланды. Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен аниматорлар театраль-музыкаль тамаша оештырды. «Пиратлар» булып киенгән Женя белән Язилә балаларга шардан - кылыч, попугай, чәчәк, сабын куыгыннан «үзенчәлекле прическалар» ясарга өйрәтте, мавыктыргыч бәйге һәм уеннар оештырды. Балалар «пиратлар» күрсәткән фокусларны гаҗәпләнеп һәм кызыксынып күзәттеләр, аларның маҗараларына кушылып йөгерделәр, сикерделәр, көлештеләр.

 

Өлкән төркемдәгеләр өчен «Яңа гасыр» телеканалы хәбәрчесе Альбина Шиһапова чыгыш ясады. Ул үзе иҗат иткән рэп стилендәге җырлар башкарды, аннары үсмерләргә рэп җырлаганда һәм шигырьләр язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сөйләде. Ахырда балалар үзләре дә җыр иҗат итеп карады.

Бәйрәм теләкләр язылган кәгазь корабларны йөздерү өчен Мишә елгасына төшү белән тәмамланды. «Без бу Балалар йортына үткән кайтканда теләкләр язылган кәгазь кораблар ясаган идек. Ләкин кыш булу сәбәпле, аларны суга агыза алмадык. Бу кайтуның да бер максаты – шул корабларны агызып җибәрү иде. Бүген Мишәгә төшү, корабларны агызу үзе аерым бер маҗара булды. Ул чакта теләкләрен язган балаларның күбесе инде монда тәрбияләнми икән – кайсы кире гаиләсенә кайткан, кайсын асрамага алганнар. Бәлки әле язган теләкләре дә тормышка ашкандыр», - дип сөйләде «Ялкын» журналының баш редакторы Йолдыз Миңнуллина.

«Шатлык» приюты директоры Резеда Хәлилова редакция хезмәткәрләренә «искиткеч бәйрәм оештырдыгыз» дип рәхмәт әйтте. «Балаларга бик ошады. Безне онытмыйча кабат килүегез өчен, бүләкләр өчен дә, игътибарыгыз өчен дә рәхмәт», - диде директор.

[gallery link="file" size="medium" ids="1077,1072,1069"]

Редакция хезмәткәрләре балаларга алар өчен махсус әзерләнгән, «Ялкын» логотибы төшерелгән футболкалар, китаплар һәм тәм-томнар бүләк итте.

[gallery size="medium" link="file" ids="1070,1072,1073"]

Бәйрәмне оештыруда «Все будет в шоколаде» күңел ачу агентлыгы, Апас районының Каратун мәктәбе һәм Татар китап нәшрияты матди ярдәм күрсәтте.

Питрәч бистәсенең «Шатлык» Балалар йортында 3-17 яшьлек 22 бала тәрбияләнә.

[gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="1068,1071"]

Элемтә өчен:

8 (905) 317-21-91

Ләйсән Фәйзуллина

e-mail: yalkin@bk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев