Логотип Идель
ШӘХЕС

WORLDSKILLSТА КАТНАШУЧЫ БУЛАТНЫҢ ПРЕЗИДЕНТ БЕЛӘН ОЧРАШЫРГА ДА ВАКЫТЫ ЮК

Чит илләрдә сәяхәт итеп, Президент белән селфи ясап йөрисең киләме? Әгәр шулай икән, эшче һөнәрләрен үзләштер. Бүген гап-гади балта остасы, эретеп ябыштыручы яки фрезеровкалаучы да моңа ирешә ала.

Ышанмасаң, республиканың WorldSkills – эшче һөнәрләр чемпионаты җыелмасына гына күз сал. Күптән түгел Краснодарда ил буенча II урын яуладылар. Бүген инде алар Татарстан Президенты белән кул биреп күрешәләр, селфи ясыйлар. Тиздән исә дөньяның иң бай илләренең берсе – Берләшкән Гарәп әмирлекләренә, Абу-Даби шәһәренә юл тотачаклар.

Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте студенты Булат Галиуллин – шундый бәхет елмайган яшь белгечләрнең берсе. Кайчандыр балта остасы һөнәрен үзләштереп, илләр гизүне башына да китермәгәндер егет. Хәзер исә Казанга кайтып кергәне дә юк. Хәтта узган җомга Президент тәбрикләвенә дә килә алмаган. Графигы тыгыз.



– Болай ук булыр дип күз алдыма да китермәдем. Чемпионаттан башкага вакыт җитми башлады. ­Россия чемпионатыннан кайтып хәл алырга да өлгермәдек, 29 майдан инде Мәскәүдә күнегүләр башланды. Хәзер хаталар өстендә эшлибез. Краснодар шәһәрендә узган чемпионатта безгә бакчасарай (беседка) ясарга кушканнар иде, менә шунда киткән төгәлсезлекләрне төзәтәм. Ярыш алдыннан бирем аз гына үзгәртелде, шуңа өлгермәгән әйберләр дә күп булды, – ди егет.

Алай булса да, Булат «Яшь профессионаллар» V илкүләм чемпионатында I урын яулый. Россиядә аның кебек балта осталары юк дип кистереп әйтеп була. Яшь белгеч тренерларына чиксез рәхмәтле.

Булатның гына түгел, ярышларда катнашкан берничә дистә егет-кызның тормышын үзгәртә бу WorldSkills чемпионаты. Узган атнада республика җыелмасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Яшьләр өчен «Свияжские холмы» (Югары Ослан районы) ял йортында, «WorldSkills» стандартларына туры китереп, һөнәри осталык буенча икенче күчмә белем бирү сменасы оештырылды.

//shahrikazan.com//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев