Логотип Идель
ШӘХЕС

WORLDSKILLS KAZAN-2019: ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНЫҢ ТАЛИСМАННАРЫ НИНДИ БУЛАЧАК?

2019 елда Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының талисманнары кем булачагын беләсезме? Краснодар шәһәрендә узган WorldSkills милли чемпионатында бу серне чиштеләр.

Тагын ике елдан без Skillsy исемле малай һәм Smarty исемле кыз белән бергә Казанда үз илебез катнашучылары өчен җан атачакбыз. Легенда буенча, бу яшьләр фән, техника, сәнгать өлкәсендә белемле, уңышка ирешер өчен бөтен кирәкле күнекмәләргә ия.

Хәтерләсәсәгез, 2016 елның октябрендә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты талисманы концепциясен ясарга конкурс игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә, Skillsy исемле егетнең хуҗасы Максим Овчинников әлеге конкурста җиңеп чыкты.

Соңрак, оештыручылар, бу малайга иптәш булсын, дип Smarty исемле кызны да уйлап таба. Алар чемпионатның төп шигаре булган «Киләчәк – синең кулда!» дигән сүзләр белән илһамландыра.



Эмиль Гобәйдуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары:

– Бу – Казанда уздырылачак дөнья чемпионаты алдыннан бик истәлекле вакыйга. Без Skillsy һәм Smarty образлары яшьләр күңеленә хуш килер, уңышка ирешергә этәргеч булыр, дип уйлыйбыз. Бер яктан караганда, әлеге талисманнар яшь профессионаллар өчен үрнәк булып торса, икенче яктан – бу – WorldSkills дөнья чемпионатында катнашачак бөтен конкурсантларныц жыелма образы. Милли чемпиоантка да максатчан, тырыш яшьләр җыелган.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев