Логотип Идель
ШӘХЕС

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Сираҗетдинова Зоя укучылары

"Исәнмесез! Мин Казан шәһәренең 49нчы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сираҗетдинова Зоя Петровна. Сезгә укучыларым язган шигырьләрне тәкъдим итәм. Хөрмәт белән, Зоя Петровна".

Яз сулышы

Тирә-якта кабат үзгәрешләр:
Табигать тә татлы йокысыннан уяна.
Җылы кояш нурларыннан эреп,
Гөрләвекләр булып кыш ага.

Яшел үлән чыга, бөреләнеп,
Тузганаклар башын калкыта.
Язлар килә диеп, шатланышып,
Сыерчыклар хәбәр тарата.

Кил син, язым, кил син, сабыр гына,
Һәрбер өйгә җылы нур керсен.
Яз сулышын өрсен Җир-Анага,
Бар табигать гөлгә күмелсен.

Абдуллина Дилбәр
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы

 

Җиһанда яз

Язгы кояш елмая,
Бар табигать уяна.
Агачлар яфрак яра,
Кошлар сайрап куана.

Умырзая чәчәк ата,
Хуш исләрен таратып.
Урамда хәзер җып-җылы,
Язны һәркем ярата.

Карлар эреп беттеләр,
Гөрләвекләр киптеләр.
Көзен җылы якка киткән
Кошлар кайтып җиттеләр.

Яз килде, шаулап, җиһанга
Матурлык, шатлык алып.
Бөтен якты дөньяга
Елмаюын таратып.

Динюшев Ильсаф
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
3 “В” сыйныф укучысы

 

Яз килә

Яз килә, яз килә!
Нинди матур фасыл!
Бөтен кар эреп,
Гөрләвекләр аккан вакыт!

Нуриева Мәрьям
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
1 “Г” сыйныф укучысы

 

Яз килә

Яз килә, яз килә!
Көннәр җылына.
Кояшның нуры безне
Урамга чакыра.

Без шатланышып,
Урамга чыгабыз,
Кыш белән саубуллашып,
Язны чакырабыз.

Харисов Әмирхан
Казан шәһәре, 49нчы мәктәпнең
1 “Г” сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев