Логотип Идель
ШӘХЕС

ТЫЛСЫМ ГЫНАМЫ?

Әгәр иртә таңнан көлеп, башкаларны көлдереп йөрисегез килә икән – шаккатмагыз, бу бик табигый күренеш. Менә тәрәзәдән карагыз әле: бөтен тирәлек эче катып көлә. Бүген көлергә кирәк көн, чөнки 31 июль - мәшһүр француз киноактеры, комик, режиссер, сценарист Луи де Фюнесның туган көне. Жандармларның кызыклы вакыйгалары исегезгә төштеме?


Луи 1914 елның 31 июле көнне туа. Балачакта дуслары аны «Фюфю» дип атаганнар. Француз, испан һәм инглиз телләрен яхшы белгән. Балачагында рәсемнәр ясау һәм пианинода уйнау белән шөгыльләнде. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, кинематограф өлкәсендә үзен сыный башлый.


Шулай ук бүген Гарри Поттерның да әнисе туган көнен билгеләп үтә. Джоан Кэтлин Роулинг  1965 елның 31 июлендә туган. Джоанга дүрт ел тулгач, гаилә Винтербурн авылына күченә. Монда киләчәк язучы Поттер фамилияле балалар белән уйнады (киләчәктә ул бу фамилияне үз романнар каһарманы өчен алачак). Джоан монда Сент-Майклс башлангыч мәктәбендә укый.


Джоан Кэтлин Роулинг


Аңа тугыз яшь тулгач, гаилә янә Татшиллга күчә. Джоанга унбиш яшь тулгач исә аның әнисе склероз белән авырый башлый.


Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Роулинг Оксфордка керергә хыяллана, ләкин анда кабул ителми. Джоан Эксетер университетына керә. Сәнгать бакалавры дәрәҗәсен алып, Форкс шәһәренә күчә. 1990 елда Роулинг Манчестерга күченә.


1990 елның 30 декабрендә Джоан Роулингның әнисе вафат була, бу вакыйгадан соң ул Португалиягә күчергә карар кыла. 1991 елда, ул, Порту шәһәренә барып, инглиз телен укыта башлый. Моңа кадәр берничә китап язып караса да, ул аларны «начар» дип язудан туктый. Ләкин укытканда, ул тылсымчы малай турында яңа роман яза башлый.


1992 ел августында Джоан студент‑журналист Жоржи Арантеска кияүгә чыга. 1993 елда аларның Джессика исемле кызы туа. Аннан соң ире белән аерылыша, кызы белән Эдинбург шәһәренә күчә.


1997 елда Джоан Гарри Поттер турында беренче китапны чыгара. Бу китап зур популярлык яулый, Роулинг зур акчалар казана. 2004 елдан ул Бөекбританиянең иң бай хатын-кызы дип санала. 2008 елда Forbes журналы аның 1 млрд АКШ доллары булуы турында хәбәр итә. Гарри Поттер турында язылган китаплары өчен Джоан Роулингка күп әдәби премияләр бирелә. Ул өч тапкыр «Nestle Smarties Gold Award», ике тапкыр «British Book Awards», «The Bookseller Author of the Year Award» «Children’s Book Award» бүләкләренә ия. 2000 елда Роулинг Британ империясе ордены белән бүләкләнә.


2001 елда ул табиб Нил Скотт Мюррейга кияүгә чыга. 2003 елда аларның Дэвид исемле уллары, ә 2005 елда — Маккензи исемле кызлары дөньяга килә. Хәзерге вакытта Джоан Роулинг актив рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнә.


Чыганаклар: «Ялкын» архивы һәм ВикипедиЯ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев