Логотип Идель
ШӘХЕС

ТУЛГАН АЙГА КАРАП ЧӘЧЛӘРЕҢНЕ ТАРАТ

Бүген ярый, чөнки бүген Габделфәт абый Сафинның туган көне! Ә ул үз иҗатында моңланырга, уйланырга куша... Габделфәт Габдрахман улы Сафин 1962 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Арча районы Симетбаш авылында туа. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән Кырлайдан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы.


Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Габделфәт Сафин Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Аны тәмамлагач төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче булмыйча, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., Ш. Җиһангирова сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган альбомнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр… Габделфәт Сафин 20 альбом чыгара, 200дән артык җыр башкара, Татарстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Себердә, Пермьдә, Ижауда, Сарытауда, Йошкар-Олада, Башкортстан шәһәрләрендә, Чиләбедә, Екатеринбургта, Самарда һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә.


2001 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә, Габделфәт Габдрахман улы Сафинга татар музыкаль-эстрада сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Габделфәт Сафин бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр дә. Менә инде берничә ел ул нәшрият эше белән шөгыльләнә. Аның шәхси «Акчарлак» газетасы Татарстанда иң күп укылучы милли газета булып санала.


Габделфәт Сафин хатыны Рузилә белән кызлары Әдилә һәм уллары Зөлфәтне тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев