Логотип Идель
ШӘХЕС

ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН, РӨСТӘМ АБЫЙ!

«Рөстәм абый - безнең Президент.


Татарстанда хөрмәт итә аны һәрбер студент.


Бөтендөнья татарлары аңа респект җибәрә


Сәламәтлек Сезгә телибез туган көнегездә»


(SHIKERNYE төркеменең


Рөстәм Миңнехановка


багышланган клибыннан)


1 мартны һәркем язның беренче көне буларак кабул итә. Ә татарстанлылар өчен ул – үзгә бәйрәм. Чөнки нәкъ менә бу көнне безнең яраткан Президентыбыз – Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов туган. Бу сиңа язның беренче көне генә түгел инде!


ПРЕЗИДЕНТ «ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!» ТЕЛИ!


Рөстәм Нургалиевич Республикабызны илнең алдынгы позицияләрендә дә тота, үзе дә һәрвакыт беренчелектә (автоузышларда булсынмы ул, башка спорт төрендәме). Нәкъ менә шундый безнең Президентыбыз! Белмим, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче кешеләр ничек уянадыр, әмма татарстанлыларны һәр иртәдә Рөстәм Нургалиевичның эш кабинетыннан төшерелгән фото һәм «Хәерле иртә!» теләге сәламли. Күзләреңне ачып, җылы юрган астыннан телефоныңны эзләп табасың һәм Instagramда Президентның иртәнге постын күрәсең. Димәк, озакламый «таң әтәче» – будильник кычкырачак, укырга барырга вакыт дигән сүз! Яхшы теләк белән башланган көннең уңышлы узачагына шик юк.



Татарстанлылар һәр көнен Президент белән бергә үткәрә кебек. Моның өчен Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләрендәге аккаунтларына язылу да җитә. Бүген ул балык тотса, иртәгә яшьләр белән очраша, өченче көнне Татарстан предприятиесенә сәфәр кыла, башка көнне Татарстанның чит илләр белән хезмәттәшлеге өчен элемтәләр булдыра. Менә шулай, республикабыз алга барсын, дип тырыша ул.

60ТА ДА ЯШЬЛӘР БЕЛӘН БЕР ДУЛКЫНДА!


Президентка 61 яшь тула дисәк тә, егетләр кебек әле ул! Кем аңа моның кадәр бирсен, ди?! «Эх, 60 яшьтә аның кебек яшь һәм көр күңелле булып калырга иде,» – диючеләр дә юк түгелдер.


Замана техникасы белән дә уртак телне күптән тапты инде Президент. Димәк, замана балалары, яшьләр мәсьәләләрен дә яхшы белә дигән сүз бу. Социаль челтәрләрне дә актив кулланучы ул Рөстәм Нургалиевич. Бүгенгә Instagram челтәрендә аңа язылучыларның саны 202 меңнән артып китә. «Вконтакте»да да шактый – 134 меңнән артык. Ә «Твиттер»да Президентның уй-фикерләрен 116 мең кеше укый.


2015 елда Instagram челтәрендә уздырылган сораштыруларда да ул халык арасында популяр булган сәясәтчеләр арасында өченче урынга чыккан. Аны бары тик Россия Президенты Владимир Путин һәм Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыров кына уздырган иде.


БАЛАЧАГЫНДА ПРЕЗИДЕНТ НИНДИ БУЛГАН?


Танылган язучыбыз Галимҗан Ибраһимов үзенең «Кызыл чәчәкләр» әсәрендә «Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек», дип яза. Рөстәм абыйга да, Президент кәнәфиенә барып җитәр өчен, урау юлар аша узарга туры килгән. Тудың да, Президент булдың дигән сүз түгел бит әле бу!


Булачак Президент 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килгән. 1960 еллар башында Минңехановлар гаиләсе Саба районына күчеп китә. Анда гаилә башлыгы – Нургали абый – Саба урман хуҗалыгын җитәкли. Ә әниләре Вәсига апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул заманнарда әтиләре зур түрә саналса да, балаларына артык ирек биреп, азындырмый Миңнехановлар.



Дәресләр тәмамлангач, кечкенә Рөстәм башка малайлар белән бергә урамда уйный, авылның «үзәк» шугалагы булган күлдә шуа алар. Кечкенә Миңнеханов чаңгы шуарга яратканлыктан, бөтен дус-ишләрен чаңгыга бастыра. Дүртенче сыйныфта укыганда, Рөстәмгә ул заманнарда бик кыйммәтле дип саналган «Чайка» фотоаппаратын бүләк итәләр. Бер дусты белән алар фотога төшерү белән мавыга башлый.



Саба урман хужалыгы бистәсендә сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Рөстәм, барлык сыйныфташлары белән диярлек, Саба урта мәктәбенә укырга күчә. Белем йортына барырга туры юл булмый. Шуңа 15 чакрымлык юлны кайвакыт чаңгыда да узарга туры килә. Ләкин, гадәттә, дүшәмбе иртәсендә балаларны туган авылларыннан өсте каплаулы йөк машинасы утыртып алып китә торган була. Рөстәмнең әтисенең эш машинасы булса да, ул иптәшләреннән калышмый – бөтенесе белән бер машинада йөри. Уку көннәрендә укучылар интернатта яши. Ә шимбә көнне теге каплаулы йөк машинасы кабаттан укучылар артыннан килә.



Шунысы игътибарга лаек: Рөстәм үзенең сыйныфташларыннан бер яшькә кечерәк булса да, уку аңа җиңел бирелә. Дәресләрдә кулын күтәреп утырмаса да, укытучылар сораса, һәрвакыт җавап бирә ул. Мәктәптә укыган дәвердә немец телен яхшылап өйрәнә. Чит телдә укый-яза, икенче телгә тәрҗемә итә ала. Физика белән математика дәресләрен яхшы үзләштерә. Ә техниканы исә үзенең биш бармагы кебек белә.


ХЫЯЛДАГЫ КОМАНДА!


Татарстан яшьләре арасында Президент белән бер командада эшләргә теләүчеләр аз түгел. Хәзерге вакытта Кытайга эшләргә киткән татар егете Илфат Вәлиев тә – Рөстәм Миңнеханов командасында булырга теләүчеләрнең берсе. Бу хакта ул 2016 елның июль аенда уздырылган «Җәйге кампус»та әйтте. Татарстан Президент коммандасына эләксә, милли үзенчәлек юнәлешендә эшләү теләген белдергән иде. Ә Рөстәм Нургалиевич, үз чиратында, «Мин сине хәтердә калдырдым», дип елмаеп җавап бирде.

«Хәзерге вакытта Кытайда булуым – бары тик тәҗрибә генә. Киләчәктә кытай телен яхшылап өйрәнәсем килә, чөнки бу минем өчен яхшы белем багажы булачак. Гомумән алганда, Татарстаннан беркая да китәсем килми. Президент командасында эшләү теләгем көчле. Чөнки үз республикама файда китерәсем килә,» – ди Илфат.



ЯШЬ БУЫНГА ЫШАНЫЧЫ ЗУР АНЫҢ!


Хәер, безнең республикада Президентыбызны һәр студент кына түгел, ә яшьләрнең һәр вәкиле хөрмәт итә. Шулай булмый ни: безнең республикада балалар һәм яшьләр өчен күп кенә махсус программалар тормышка ашырыла бит!

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең быелгы утырышында да яшьләр өлкәсенә алга таба да игътибар биреләчәген ассызыкладылар.





  • Киләчәгебез – яшьләр кулында! Без аларның инициативаларына теләктәшлек күрсәтүне дәвам итәчәкбез, кирәкле инфраструктураны булдыру һәм үстерү өчен бөтен программаларны да саклап калачакбыз, – диде Президентыбыз.



Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезне республика яшьләре исеменнән чын күңелегездән юбилеегыз белән тәбриклибез! Киләчәктә дә республикабызның төрле тармакларын алга җибәреп, сау-сәламәт булып эшләргә язсын Сезгә! Шуны онытмагыз: Сезнең белән бөтен Татарстан горурлана!


[embed]https://youtu.be/a_3_tzS-Kto[/embed]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар "Комсомольская правда", Президентның рәсми сайтыннан һәм ВКдагы шәхси битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев