Логотип Идель
ШӘХЕС

ТӨШНЕ ЮРАУ ӨЧЕН СИМВОЛЛАРНЫ АЧЫКЛА!

Безнең борынгы бабайлар төшләрне очышка тиңләгән. Төнлә кешенең җаны тәнен ташлап чыга да, вакыт һәм пространство буйлап сәяхәт итә дип ышанганнар. Имеш, очыш вакытында җан үткән һәм бүгенгене күрә ала. Төштә көндез бимазалаган проблемаларның чишелеше дә табыла. Әмма уянгач, еш кына күргәнннәрне аңлап һәм аңлатып биреп булмый. Нигә шулай соң? Чөнки төштә мәгълүмат символлар аша җиткерелә. Төшнең ни турында икәнен белер өчен, башта әнә шул символларны ачыклау кирәк.

Борынгы Мисыр, Вавилон, Греция, Рим, Көньяк һәм Төньяк Америка индеецлары, безнең төрки бабаларыбыз да төшләр кешене аллалар һәм үлеләр дөньясы белән тоташтыра, булачак вакыйгаларга ишарә итә, дип исәпләгәннәр. Төш юраучыларны патша сарайларында зурлап кабул иткәннәр, алардан куркып та торганнар.

Йосыфның атаклы төше

Исегезгә төшерегез әле, Йосыф пәйгамбәр дә бит фиргавеннең төшен юрап, тоткынлыктан азат ителә һәм Мисыр халкын ач үлемнән коткарып кала. «Мин төшемдә 7 симез сыер күрдем, аларны 7 арык сыер ашый, имеш, дәхи, 7 яшел башаклар вә 7 кипкән башак күрдем. Әй, җәмәгать, әгәр төш юрый белсәгез, минем төшемне юрагыз!» ‒ дигән була фиргавен. Әмма аның яраннары бу төшне саташуга гына кайтарып калдыра. Йосыф исә төшне болай юрап бирә: «7 ел тоташтан иген чәчегез, 7 елда уңыш яхшы булыр, алган уңышны сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар хәтле генә сугып алырсыз. Моның соңында 7 ел ачлык еллары килер, уңышлы 7 елда җыйган игеннәрегез 7 ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына игеннәрегез калыр. Ачлык еллардан соң, бер ел килер, ул елда яңгырлар явар, кешеләргә игеннәр вә җимешләр үсәр, һәр җәһәттән иркен булыр». Игътибар итегез, төшне юраганда, Йосыф гел символлар белән эш итә.

«Чын» вә «ялган» төшләр

Борынгы Грециядә төшләрне «чын» һәм «ялган»га бүлгәннәр. «Чын»нарына символик төшләрне, булачак вакыйгалар турында хәбәр итүче күрәзәләрне керткәннәр. Саташулар, төнге бастырылуларны «ялган» төш дип санаганнар.

Грек философы Артемидор «Онейрокритика» китабында төшләргә классификация ясый. Күрәзәчел һәм гадәти төшләрне аерып карый ул. Гадәти төшләр турында: «Гашыйкның төшендә сөйгән ярын күрүе табигый. Ач кешенең төшенә, әлбәттә, ризык керә, эчәсе килгән кеше – су эчә...» ‒ дип яза.

Символларга аеруча зур игътибар бирә: мәсәлән, атлетның төшенә  арыслан керә икән, бу – җиңүгә. Пычрак, нәҗес күрсәң, димәк, организмың микроблардан зыян күрә. Артемидор символлар кешенең җенесенә, яшенә, статусына, профессиясенә карап, индивидуаль була, ди.

Галиҗәнап Цензура!

Ә төшләр теориясенә чын-чынлап Австрия психологы Зигмунд Фрейд нигез сала. 1900 елда аның «Толкование сновидений» китабы басылып чыга. Фрейд, беренчеләрдән булып, төшләрне шәрехләгәндә кешенең яшерен теләк-омтылышларына һәм балачактагы хатирәләренә игътибар бирә.  Ул төшне кешенең психик дөньясына, аң төпкелендә яткан процессларына «ачкыч» буларак куллана.

Фрейд фикеренчә, төшләрдә кешенең чынбарлыкта үти алмаган, яшерергә мәҗбүр булган теләкләре чагылыш таба. Әлбәттә, символлар аша. Бу теләкләрне кеше үз аңы белән кабул итәргә дә әзер түгел, шуңа алар башка предметлар аша чагылдырыла.

Төшләрне аңлауны цензура да кыенлаштыра. Нәрсә соң ул цензура? Цензура – кеше аңында утырган тикшерүче, ягъни, кешенең намусы. Ул табигатьтән килгән яки тумыштан яралган күренеш түгел, ә иҗтимагый җайланма. Цензура балада 3 яшьтән соң формалаша. Аны акрынлап җәмгыятькә яраклаштыра. Бер карасаң, бик кирәкле күнекмә. Әмма кешенең эчке энергиясе тулаем башкаларга яраклашу өчен сарыф ителә түгелме соң? Цензура табигыйлекне, иҗади омтылышларны буып тормасын өчен, кайберәүләр аның богауларыннан читкә ыргыла. Әмма монда да артыгын кыланырга ярамый. Чөнки цензураның тиешенчә эшләмәве психик тайпылышлар, авырулар да китереп чыгара ала. Мәсәлән, күпчелек маньякларда һәм дини фанатикларда цензура үз вазыйфасын тиешенчә башкармый.

«Ә патша бит... ялангач!»

Төшләрдәге символларны шәрехләгәнче, Фрейд борынгы мифлар, әкиятләрне өйрәнеп чыга. Дөрес, кайбер символлар, халыкның үзенчәлекләренә карап, беркадәр аерылырга да мөмкин. Әмма, асылда, алар – бер. Шундый уртак символга нигезләнгән бер төшнең шәрехе белән танышыйк.

Сюжет: син (бу урында теләсә кем булырга мөмкин!) бик күп кеше җыелган урында ялангач басып торасың. Бик нык уңайсызланасың.

Бу сиңа «Ялангач патша» әкиятен хәтерләтмиме? Балачакта Андерсенның ул әкиятен укып, и көлә идек патшадан!  «Ә патша бит ялангач!», янәсе...

Символлар: нәрсә ул «кием»? Безне ят күзләрдән саклаучы, кеше алдында күркәм итеп күрсәтүче, дәрәҗәбезне билгеләүче. Безнең ясалма тышчабыз да әле ул! Әйтик, кунакка барганда, тиешенчә киенмәсәк, без хафага калабыз, башкалар арасында үзебезне «ала карга» итеп тоябыз. Барысы да кичке күлмәкләрдән, яки затлы пиджактан, ә син джинсы чалбар белән футболкадан, ди. Син үзеңне ничек кенә миңа шулай уңайлы дип ышандырырга тырышсаң да, эчтән барыбер кыенсынасың. (Протест йөзеннән шулай киенмәгән булсаң, билгеле!) Шулай итеп, тышчаның башкаларныкына туры килмәве сине психологик яктан да «ялангач» итә.

Шәрех: Иң мөһиме – синең төштәге кичерешең. Әгәр бу курку икән, димәк, син тормышта бик яшерен кеше. Бәлки, кайчандыр синнән көлгәннәр, үртәгәннәрдер. Һәм бу төш синең кабат «ялангач» (ягъни, үзең булып) күренүдән куркуыңны чагылдыра. Ниндидер ярамаган эш эшләп, шуның ачылуыннан куркырга да мөмкинсең.

Әгәр төштә ояласың икән, димәк, син өндә дә кимчелекләреңнән ояласың. Үз-үзеңә ышаныч җитеп бетми. Син кешеләрнең бәясен, мөнәсәбәтен үз эчке бәяңнән өстенрәк күрәсең. Киләчәктә сиңа бу проблема белән җитди көрәшергә кирәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев