Логотип Идель
ШӘХЕС

ТИНЧУРИНЛЫЛАР ДӘРВИШЛӘР БИСТӘСЕ ИНТЕРНАТ-ЙОРТЫНДА КУНАКТА

29 май көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында булып кайтты.

Тинчуринлылар интернатта тәрбияләнүчеләргә Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Али баба һәм өч карак» хәйрия спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Әлеге әкият театр сәхнәсендә иң озак уйналган спектакльләрнең берсе. Серле шәрыкъ әкиятләренә нигезләнеп куелган могҗизалы балалар спектакле җыр-биюләр, уен-көлке, маҗараларга нигезләнә. Шуңа да малайлар һәм кызлар аны аеруча яратып карады.



Хәйрия спектакле, якынлашып килә торган 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне алдыннан сабыйларга менә дигән бүләк булды.

Дәрвишләр бистәсендәге интернатта хәзерге вакытта 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге 200ләп бала тәрбияләнә. Аларга уңайлы тормыш шартлары булдырылган. Биредә заманча аппаратура белән җиһазландырылган медицина кабинетлары, уку бүлмәләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев