Логотип Идель
ШӘХЕС

ТАТАРСТАНГА IT-ШНИКЛАР ҖЫЕЛА

Чөнки Татарстанда WorldSkills стандартлары буенча IT-чемпионат узачак. Моның турында Петербург халыкара икътисадый форумында килешкәннәр.

Илкүләм тармак чемпионатын 2017 елның декабрь аенда Иннополиста уздырырга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чара илнең IT тармагында халыкара стандартлар нигезендә кадрлар белән тәэмин итүне үстерергә ярдәм итәчәк.

Чемпионатта югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары, «Касперский лабораториясе»н, «Кибер Россия»не, «Ростелеком»ны һәм «Фирма «1C»ны да кертеп, эре предприятие хезмәткәрләре катнашачак.

Анда катнашучылар якынча ун компетенциядә көч сынашачак, бишесе –  мәгълүмат иминлеге, машинада укытуның алгоритмнарын эшләү, магистраль кабель челтәрләре, әйберләрнең сәнәгати интернеты, компьютер уеннарын һәм мультимедиа кушымталарын эшләү – тәкъдир итү рәвешендә булачак. Төп компетенцияләр элеккегечә калачак – бизнес өчен программа хәл ителешләре, веб-дизайн, мобиль робототехника, CAD инженер графикасы, системалы һәм челтәр администрацияләве.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев