Логотип Идель
ШӘХЕС

ТАТАРСТАН УКЫТУЧЫСЫ - БЕРЕНЧЕ БИШЛЕКТӘ!

Татарстан укытучысы Россиянең иң яхшы укытучылары бишлегенә кергән.

2016-2017 елда Татарстанда «Ел укытучысы» исеменә лаек булган 2нче лицей-интернат укытучысы Алмаз Хәмидуллин шушы көннәрдә Татарстан данын илкүләм конкурста яклый. Шушы минутларда Сочи шәһәрендә «Россия укытучысы-2017» Бөтенроссия конкурсы федераль этабының II турының җиңүчеләрен атадылар.

Шул рәвешле, Россиянең иң яхшы 5 укытучысы исеме билгеле булды. Алар: математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин (Казан), биология укытучысы Иван Смирнов (Мәскәү), математика укытучысы Владимир Пономаренко (Самара өлкәсе), тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илья Демаков (Санкт-Петербург), рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Мингачева (Ульян өлкәсе).

Бу мөгаллимнәр Мәскәүгә өченче турга барачак. Иртәгә аларны Россия Мәгариф һәм фән минитсры Ольга Васильева белән очрашу көтә.
Белешмә:«Россия укытучысы» Бөтенроссия конкурсы 1990нчы елдан бирле уздырыла. Быел анда илебезнең барлык 85 субъектыннан да укытучылар катнашкан. Былтыр әлеге бәйгедә Краснодар краеның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Александр Шагалов җиңеп чыккан. Бәйгенең финалы 5 октябрь – Укытучылар көненә багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев