Логотип Идель
ШӘХЕС

«Татарча диктант»ны кайда язып булачак?

Нәрсә: “Татарча диктант” акциясе 

Кайда: 9 ил һәм Россиянең 20 төбәге 

Кайчан: 25 ноябрь көнне сәгать 10:00

2016 елдан башланып киткән «Яз» татарча диктантының аягы җиңел булды. Быел ул 25 ноябрьдә уза. 9 ил һәм Россиянең 20 төбәгендә яшәүчеләр бөтенесе бер вакытта диктант язарга парта артына утырачак. Дустым, исеңә төшерәм: былтыр Казанда әлеге диктант КФУның Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узган иде.

Акциянең максаты:
— татар телендә хатасыз язарга өйрәтү;
— әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру;
— орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

"Татарча диктант"ка Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Ханты-Манси автономияле округы, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗанда яшәүчеләр дә кушылачак. Татарстанда диктантны Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә язачаклар.



Казанда моның өчен махсус 5 мәйданчык билгеләнгән:
— КФУның Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залы;
— Казан дәүләт медицина университетының яңа уку корпусы;
— КХТИның Б корпусы;
— «Штаб» креатив резиденциясе;
— Казан дәүләт энергетика университеты.

Былтыргыдан аермалы буларак, диктант язарга килер өчен http://diktant.tatar сайтында теркәлергә кирәкми. «Язам» дигән кешегә «контроль эш» башланырга 15 минут алдан килеп, ручкасын әзерләп куйса, шул җитә.

Быелгы акциядә дә «укучыларга» татар әдәбиятының танылган әдибенең әсәреннән өзек укыячаклар. Әлегә нинди текст буласы сер булып сакланса да, аның авторы инде билгеле.

Аяз Гыйләҗевка багышланган диктант булачак ул. Шуңа күрә әсәрләрен яңадан карап, укып, яңартып алу кирәк булыр. Нәкъ менә әлеге язучы әсәрен сайлап алуыбыз юкка түгел. Киләсе елда – Аяз Гыйләҗевның юбилее (әдипнең тууына 90 ел тула – авт.). Әмма аның текстын юбилеена гына атап сайламадык. Үзебез укыган әсәрләрне халыкка танытырга тырышабыз, – дип аңлатты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Диктантны махсус бланкка язалар. Анда «укучы»ның исем-фамилиясе, электрон почта адресы күрсәтелә. Нәтиҗәдә, 1 ай эчендә диктант язучыларга электрон сертификатлар (аларда нинди билгегә язу да күрсәтелә) җибәрелә. Диктантны КФУның филология инстиуты галимнәре тикшерәчәк. Шуңа бу эштә проблема булмаячак, дип уйлый Тәбрис.

Акцияне оештыруда Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр һәм спорт министрлыгы катнаша. Оештыручылар Казандагы мәйданчыкларда 1 мең кеше җыелуына өметләнә.


Белешмә:

«Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр 2016 елның 29 октябрендә узды. Анда Россиянең 10 шәһәрендә яшәүчеләр катнашты. «Укучы»лар Әмирхан Еникинең «Җиз кыңгырау» әсәреннән өзекне язды. КФУның Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган диктантны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша укыды. Анда бәбиләрдән башлап, әбиләргә кадәр катнашты.

Сайтка сылтама: http://diktant.tatar

Видеоанонс: https://www.youtube.com/watch?v=UjnTSx9-Y_I

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев