Логотип Идель
ШӘХЕС

ТАТАР ТЕЛЕН ИСПАНИЯДӘ ДӘ БЕЛӘЛӘР!

Тукай телен чит илләрдә яшәүчеләр дә белә. Башка илләрдә яшәп тә татар теленөйрәнүче яшьләр турында язган идек. Аларның берсе – Япония кызы Мидзуки Накамура, икенчесе – Нигерия егете Алию Халид. Хәер, яшьләр генә түгел, олы кешеләр дә татар телен өйрәнә икән бит! Бернард Монот – шундыйлардан!
Исеме: Бернард Монот

Яше: 66 яшь

Туган урыны: Франциянең иң мөһим хәрби порт Брест

Яши: Испания, Валенсия

Эшләгән: дипломат булып (42 ел)

Белә: төрек, инглиз, гарәп, гасри грек, испан, португал, итальян, серп, татар, алман телләрен

– Бернард әфәнде, дипломат булып эшләгән вакытта Сезгә бик күп телләр өйрәнергә туры килгәндер…

– Әйе, мин 1972 елдан бирле төрек телен өйрәндем. Төрек теле белән Төркия һәм Балкан ярымутравының тарихы һәм мәдәнияте турында да күп укыдым. Шуның аркасында Франция Чит ил министрлыгының Шәрыкъ бүлегенең сәркатибе булу өчен имтихан уздым. Министрлыкта миңа гарәп телен өйрәттеләр.

– Ә татар теле белән ничек кызыксынып киттегез?

– Төрек теленнән кала, мин тагын бер төрки телне өйрәнергә теләдем. Башта Әзәрбайҗан телен белү теләге белән яндым, чөнки әзәричә төрекчә белән охшаш. Аннан соң татар теле турында интернетта күп укыдым да, аның матур һәм кызыклы тел булуны аңладым. 2013 елда татар телен өйрәнә башлауга төрек һәм гарәп телен белүем бик ярдәм итте. Дипломат карьерасында төбәк телләрен өйрәнергә вакыт юк иде. Шуңа лаеклы ялда булуым көтәргә туры килде.

– Татар телен өйрәнергә Сезгә кемнәр ярдәм итте?

– Бу телне өйрәнүдә “Ана теле” онлайн-мәктәбе бик булышты. Аеруча мин әлеге мәктәп җитәкчесе Кадрия Фәтхулловага бик рәхмәтлемен. Илсур Нәфыйковның “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган интернетта урнаштырылган 330 дәресе дә телне өйрәнүдә зур ярдәм булды.

– Яңа телне өйрәнү авыр булдымы?

– Телнең грамматика кагыйдәләре исә төрек грамматик кагыйдәләренә бик якын. Шуңа да төрек телен белүем ярдәм итте. Сүзләр дә бераз охшаш. Ләкин татар халкы 500 елдан бирле Россия территориясендә яши, шуңа күрә күп кенә сүзләр рус теленнән күчкән. Хәтта мәкальләр дә охшаш. Мин русча өйрәнмәдем. Минемчә, рус теле – бик авыр тел, ул гарәпчәдән дә авыррак тоела миңа.

– Телне өйрәнгәндә, нәрсәсе аеруча катлаулы иде?

– Безгә татар телендәге ярдәмче һәм аналитик фигыльләр авыр. Икенче кыенлык шул: татар телендә саф омонимнар бик аз. Татар телендә исем фигыль белән исемне аеру кыенрак, аеру өчен җөмләнең төгәл мәгънәсенә таянырга кирәк. Фигыльләр яки сүзләрнең берничә мәгънәсе бар, нәкъ рус телендә кебек. Аларны истә тоту бераз авыр.



– Сез бу телне күпме вакыт дәвамында өйрәндегез?

– Татар телен дүрт ел дәвамында өйрәнәм. “Ана теле” онлайн-мәктәбенә әле һаман да теркәлгәнмен. Дәресләрне кабатлыйм. Группалы дәресләрдә катнашам. Китаплар укыйм. “ТНВ Планета” каналын карыйм. Франциядә дә татар кешеләрен табып, алар белән дуслаштым.

– Татарча җырлар тыңлаганыгыз бармы?

– Әйе, әлбәттә. Берничә татар халык җырын беләм. Мәсәлән: “Кара урман кичкән чакта”, “Зөһрә йолдыз”, “Актаныш басмалары”, “Арча читекләре”, “Ай, былбылым». Заманча җырларны да тыңлыйм. “Туган як”, “Казан егетләре”нең “Ак чәчәкләр”, Рөстәм Асаевның җырларын яратам. Салават Фәхетдинов җырлый торган “Мин сине яратам, Татарстан” җырын да үз итәм. Ләкин миңа иң ошаганы – Илһам Шакировның җырлары.

– Татар әдәбиятына килсәк, нинди шигырь, хикәяләрне яратып укыйсыз?

– Ике татар шагыйрен беләм Габдулла Тукай һәм Роберт Миңнуллинны. Бөек Тукайның "Пар ат", “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык хикәясе” һәм Роберт Миңнуллин “Талбишек” шигыре бик ошый.

Ләкин прозага өстенлек бирәм. Хәзер Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен бик яратып укыйм. Бу романга кадәр Бертольд Брехтнең “Язмыш боҗрасы”ның татарчага тәрҗемәсен укыдым.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев