Логотип Идель
ШӘХЕС

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ӨЧЕН МАХСУС САЙТ

Кулында смартфоны булмаган кешеләр бик сирәк хәзер. Яшьләрне, гомумән, гаджетлардан башка күз алдына китереп булмый. Аның ярдәмендә нәрсәләр генә эшләмиләр. Элек, мәсәлән,  китапны басма вариантта гына укысалар, хәзер барысы да уч төбендәге смартфонга сыеп бетә. Татар әдәбияты да искәрмә түгел!

«Китап – белем чишмәсе» дигән мәкальне инде 1нче сыйныфтан ук һәркем белә. Бу чишмә суын «эчәр» өчен хәзер tatkniga.ru сайтына керү дә җитә! 2016 елның июнь аеннан эшли башлаган сайтта инде 1500 китап сатылган, бирегә 15 мең кеше кереп, китаплар белән танышып чыгарга да өлгергән.

Биредә китапны укып кына калмыйсың, аларның электрон версиясен сатып алырга да мөмкин. Бүген Татарстан китап нәшриятының «Татар әдәбияты үзәге» сайты – tatkniga.ru тәкъдим ителде.

Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан китап нәшрияты директоры:

– Безнең интернет-портал интернет-кибет белән онлайн-китапханәне берләштерә. Биредә татар мәдәниятын, тарихын чагылдыра торган әдәбият белән танышырга мөмкин. Онлайн-китапханәдә китапларны акча түләп тә, бушлай да укып була. Җитмәсә, социаль челтәрләр аша керү мөмкинлеге дә бар.
2014 елда Татарстан китап нәшрияты интернет-кибет аша 16 төбәк белән эшләсә, быел бу төбәкләр саны 37гә җитте. Бу сан әле күп түгел, үсешкә җирлек бар. Портал татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Тиздән аның латин графикасындагы вариантын да эшләячәкләр.

Сайтта ниләр бар икән?

Tatkniga.ru сайты берничә юнәлешне үз эченә ала. Алар:

  • Электрон китапханә (биредә үзеңә ошаган теләсә нинди китапны укырга мөмкин);

  • Онлайн-уку (порталның төп үзенчәлеге – цифрлы форматта уку мөмкинлеге);

  • Укыту (цифрлы формат интерактив режимда уку гына түгел, ә белем алу мөмкинлеген дә бирә);

  • Интернет-кибет (биредә басма һәм электрон китапларны сатып алып була);

  • Авторлар (бу мәйданчыкта әдипләр белән танышырга, алар белән аралашырга да мөмкин);

  • Хәзер нәрсә укыйлар (укучыларның нинди китаплар укуын күрсәтә);

  • Каталог (порталдагы теләсә нинди китапны табарга мөмкинлек бирә).


Интерактив дәреслекләр

Мәктәп укучылары өчен бу сайтны табыш дияргә дә мөмкин. Чөнки алар биредә сканер аша уздырылган гади электрон дәреслекләрне генә түгел, ә интерактив китаплар белән таныша ала. Pdf-форматтан аермалы буларак, интерактив дәреслекләрдә, теоретик мәгълүматны алганнан соң, биремнәрне үтәү мөмкинлеге дә бар. «Мондый китаплар – укучыларга да укытучыларга да зур ярдәм. Чөнки бүгенге яшьләр шушы интерактив дәреслекләр ярдәмендә предметларны да яхшырак үзләштерерләр иде», – дип саный Татарстан китап нәшрияты директоры.

Соңгы арада аудиокитаплар популярлык казануы беркемгә дә сер түгел. Аларны җәяүләп тәпиләгәндә дә, машинада яки автобуста барганда да, тыңларга мөмкин. Тукай телендә аудиокитаплар бар барын, тик алар бик аз. Татар китабын сөючеләргә тагын бер яңалык: тиздән tatkniga.ru сайтында татарча аудиокитаплар да пәйда булачак.

Әлеге басмаларны танылган дикторлар, Татарстанның халык артистлары укыячак. Аудиокитаплар базасында интернет-радио эшләтеп җибәрү нияте бар икән. Аудиобасмалар яраткан артистның тавышы музыкаль фон белән бергә уралып барачак. Аларның бәясе символик рәвештә булачак. Чөнки акча түләгән вакытта кеше сатып алган әйберсенең кадерен белә башлый. Шуңа аудиокитаплар бушлай булмый.

Сайтның мобиль кушымтасы кайчан чыгар?

«Ялкын» журналы редакциясе Илдар абыйдан сайтның мобиль кушымтасы турында беренчеләрдән булып кызыксынды.

– Бүген бу сайт Android һәм iOS платформаларындагы төрле мобиль җайланмаларга яраклаштырылган. tatkniga.ru сайтының мобиль кушымтасын 2018 елда чыгарырга планлаштырабыз. Әлбәттә, без аны быел ук чыгарыр идек, ләкин эшләгән-эшләгән, аны сыйфатлы итеп, бөтен мөмкинлекләрне өйрәнеп башкарырга телибез, – дип аңлатты безгә җитәкче.
Порталның онлайн-китапханәсендә тәкъдим ителгән 1700 китапның 10 проценты гына түләүле икән. Алар яки әле табадан төшкән китаплар яки авторларның үз эшләре өчен акча эшләү мөмкинлеге. Китапларның электрон версиясе бәясе нәшер ителгәненең ярты бәясенә туры килә. Мисал өчен, басма китап 100 сум торса, электрон версиясе – 50 сум. Шунысы кызык: порталдагы 1700 китапның барысы да, кайсы елда чыгуына карамастан, хаталары калмасын өчен, яңадан укылып чыккан.




Белешмә: Татарстан китап нәшрияты – Россиядә иң өлкән нәшриятларның берсе. Бер гасырга якын тарихы булган нәшрият ел саен татар, рус, инглиз һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар телләрендә 200дән артык китап чыгара. Матур әдәбияттан кала биредә дәреслекләр, белешмәләр дә бастырыла. 2016 елда 500 меңгә якын тираж белән 200гә якын китап чыгарылган.

Нәшрият чыгарган китаплар Татарстаннан тыш, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләргә дә таратыла. Мәгариф оешмалары өчен басма һәм электрон китаплар нәшер ителә. Безнең республикада бастырылган китапларны якын һәм ерак чит илләрдә дә яратып укыйлар.

1 тапкыр ишеткәнче, 1 тапкыр күрүең яхшырак, диләр. Шуңа «Татар әдәбияты үзәге» сайтына рәхим ит, дустым!:)

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев