Логотип Идель
ШӘХЕС

ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР БЕЗГӘ ТАПШЫРЫЛДЫ

Тапшырылмаган хатлар безгә тапшырылды: бүген Гадел Кутуйны белмәгән, аны укымаган кеше юктыр. Шушы кышкы көнне тагы бер тапкыр аның белән башлыйсыбыз килә. Чөнки бүген татар совет язучысы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы. «Тапшырылмаган хатлар» атаклы повестенең авторы, татар мөгаллиме Гадел ага Кутуйның туган көне.


Гадел КутуйГаделша Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә Сарытау губернасының Кузнецк өязе [1] Татар Кынадысы авылында мул тормышла крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылындагы мәктәптә ала. 1912 елда әтисе Нурмөхәммәт, игенчелек эшен ташлап, гаиләсе белән Самар губернасы Алексеевка дигән авылга күченә һәм бертуган Кутуевларның күн заводында эшли башлый. Гаделша шунда урыс мәктәбендә укуын дәвам иттерә.


1917 елда бертуган Кутуевлар 4 гаилә бергә Самар шәһәренә күчеп киләләр. Булачак язучының белем алуы һәм әдәби сәләтенең ачылып китүе өчен монда шартлар тагын да уңайлана төшә. Мәктәптә укуы белән бергә ул шәһәрдәге мәдәни клубларның берсендә рус язучысы Александр Неверов оештырган әдәби түгәрәккә йөри, рус телендә өйрәнчек беренче шигырьләрен яза, ныклап торып шул чордагы яңа рус поэзиясе, аерым алганда, Владимир Маяковский иҗаты белән якыннан таныша.


1920 елда унҗиде яшьлек Гадел укуын дәвам итү һәм татар әдәбиятына якынрак булыр өчен, Казанга килә һәм политехника институтының химия факультетына керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлый һәм Казан Татар-башкорт хәрби мәктәбенә әдәбият укытучысы булып эшкә керә. Бу чорда аның иҗат эшчәнлеге активлаша.


1925 елда Гадел Кутуй Казан шәрекъ педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1929 елда институтны тәмамлап чыккач, 1930-еллар дәвамында Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында фәнни сәркатип, мәктәпләрдә һәм Казан авиация теникумында әдәбият укытучысы булып эшли.


1942 елның июнендә Г.Кутуй фронтка китә һәм башта Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, Идел буенда Сталинград сугышында катнашканы өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.


Гадел Кутуй


Сталинградтан соң Кутуй гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Бөек Лукалар һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1944 елның көзендә ул Беренче Белоруссия фронтындагы татар телле «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Бу вакытта да Кутуй иҗат эшен ташламый, сугыш газеталары өчен мәкаләләр, хәбәрләр яза, төрле әдәби монтажлар төзи, әсәрләр иҗат итә. 1944 елда исә ул Казанга, иҗади ялга кайта һәм «Рөстәм маҗаралары» дигән маҗаралы-фантастик повестен яза.


Гадел Кутуй


Сугыш бетәр алдыннан, 1945 елның язында Гадел Кутуйның сәламәтлеге начарлана, ул хәрби госпитальгә яткырыла. 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев вафат була һәм шул шәһәр зиратында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев