ШУК МАЛАЙ ШӘВӘЛИДӘН ЗУР СӘЛАМ
Дусларыбыз, сезгә балачак иптәшебез шук малай Шәвәлидән зур сәлам: бүген аның әтисе Шәүкәт абый Галиев туган көн ләса... Әгәр 2011 елда вафат булмаган булса, Шәүкәт абыйга быел 83 яшь туласы иде...
Шәүкәт Галиев, чын исеме Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин – татар язучысы, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972).
Тормыш сукмаклары
Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы (хәзер Апас районына керә) авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.
1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга.
1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы «Сабантуй» («Яшь ленинчы») белән хезмәттәшлек итә. Әдип 2011 елның 7 маенда якты дөньядан китте.
Әдәбият өлкәсенә Шәүкәт Галиев Икенче дөнья сугышыннан соң килә. 1948 елдан республика басмаларында аның шигырьләре басыла башлый. Шагыйрь үз иҗатында юморга зур урын бирә.
Беренче чиратта, Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән таныла. Ул, тормышның кызыклы якларын табып, балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.
Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк – Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.
Әдип «Мактау билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Өйгә кайткач
Кибет янында өч кеше
Бер яртыны салып тора.
Милиционер килеп шунда
Усал гына тамак кыра:
— Һей, ярамый!
Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.
Бер сәрхуше, бугаз ертып,
Үзенчә җыр сузган итә.
Кай әмәлдер, каш җыерып,
Милиционер килеп җитә:
Һей, ярамый!
Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.
Артта калган бер аңсызы
Кул күтәргән хатынына.
Килеп чыга милиционер,
Әйтеп куя каты гына:
Һей, ярамый!
Өйгә кайткач. Өйгә кайткач.
Көлегез, көлегез
Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый;
Көлү бит ул гөнаһ түгел,
Начальникка да ярый.
Көлегез,
Көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Сау-сәләмәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше;
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше!
Көлеп карасын иренә
Кайчакларны хатын да,
Ирләр дә уйлап карасын
Бер елмаю хакында...
Елмаймыйбыз, дип кыстатса
Әгәр йөзе чытыклар,
Күңел кабыргаларына
Бу җыр төртеп кытыклар!
Тырышыйк, зур өлеш кертик
Без көлү өлкәсенә,
Тик үзебез генә калмыйк,
Әй, адәм көлкесенә!..
Көлегез,
Көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев