Логотип Идель
ШӘХЕС

ШАМИЛ АБЫЙ, ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

Шамил Тимербулатов (Шамил Харис улы Тимербулатов) – композитор. Татарстанның (1995), Русиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (2013). 1950 елның 25 сентябренда Казанда туган. Казанның 6- санлы музыка мәктәбен (1967), Казан музыка укуханәсенең баян сыйныфын (1972), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов һәм Н. Җиһанов классы) (1977) тәмамлаган.

1965-1974 Казан үзешчән сәнгать оешмаларында аккомпаниатор. 1974 елдан Казан музыка укуханәсендә укыта. 1979 елдан Казан дәүләт консерваториясендә һәм П. Чайковский исемендәге музыка мәктәбендә укыта. Композитор үзенчәлекле, динамик иҗатында татар халык музыкасы традицияләренә таяна. Төрле жанрларны бергә уңышлы куша алу, үстерү осталыгы белән аерылып тора: татар фольклоры һәм джаз, ислам музыкасы һәм Аурупа классикасы, борынгы Көнчыгыш музыка традицияләре һәм заманча композитор техникасы. Иҗатында тема итеп милләт тарихы образларын һәм вакыйгаларын, татар халкы язмышын ала. Эстрада һәм балалар өчен музыка өлкәсендә дә эшли. Гөлшат Зәйнашева, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова сүзләренә җырлар язды.

Мәгълүмат Википидия сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев